поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.04.2019 Милләт

“Кем соң без, татар булмасак?”

18 - 19 апрельдә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы съезды уздырылды. Самарадан бу чарага өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова һәм бер төркем активистлар барган иде. Хатын-кызлар корылтаенда “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы тәкъдим ителүе турында билгеле булгач, съезд алдыннан “Бердәмлек” хәбәрчесе, Разия ханым Әюпова белән очрашып, “Стратегия” буенча туган уй-фикерләре белән уртаклашуын соралды.

- 26 мартта Васил Шәйхразиев, Самара, Пенза, Саратов, Оренбург өлкәләре һәм Мордовия Республикасының татар активистларын Самарага җыеп, “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы белән таныштырган иде инде. Ул вакытта без, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы каршында эшләүче Самараның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре, чарага ныклап әзерләндек. Өлкә районнарында, өлкә үзәгендә һәм шәһәрләрендә эшләп торган хатын-кызлар оешмалары, вәкилләре милли киемнәрен киеп, милли бизәкләр төшерелгән чигешләрен, бәйләгән-теккән әйберләрен, суккан паласларын алып килеп, күргәзмәләр оештырдылар, татар милли ризыклары пешереп, мул өстәлләр кордылар һәм, читтән килгән кунакларны җыр-биюләр белән каршылап, тәмле ашатып кунак иттеләр. Монда Кошки районының Иске Җүрәй авылы һәм Похвистнево районының Мәчәләй авылы үзешчәннәренең, “Яктылык” татар мәктәбе укучы һәм укытучыларының эшен билгеләп үтәсе килә.

- “Стратегия”нең аңлашылмыйча калган урыннары булмадымы?
 
- Самара төбәге татарларынең “Стратегия”гә битараф булмавы күренеп торды. Васил әфәнденең чыгышыннан соң, фикер алышулар булмаса да, һәркем татар милләтен саклап калу өчен тагын нәрсә эшләп була, дип уйлангандыр. Ә сораулар булды, әлбәттә. Мәсәлән, без 2014 елда Казанга, хатын-кызларның чираттагы корылтаена баргач, Самара өлкәсендә дә “Ак калфак” оешмасын оештырырга карар кылдык. Шул чакларда безгә: “Разия ханым, сез оешмага олы яшьтәге апаларны җыймагыз. Безгә яшьләр кирәк”, - дип әйткәннәр иде. Бу пунктлар корылтай резолюциясенә дә кертелгән. Соңыннан, Самарага кайткач, безнең өлкә делегатлары, “Белоснежка” татар кафесында җыелып, оешманың киләчәге турында гәпләшеп утырдылар. Ахырда без “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов имамлыгында икенде намазын укыган идек. Шулай хатын-кызларның иҗтимагый һәм дини тормышы үрелеп бара башлады. Ә ник соң Васил Шәйхразиев тәкъдим иткән “Стратегия”дә дин турында бик аз язылган?
 
Гаилә, милләт кыйммәтләренең гаиләдән башлануы барыбызга да яхшы билгеле. Ата-ана, әби-бабай тәрбиясе татар телендә барса, милли үзаң балага бишек җырлары, милли ашлар, татар бизәкләре аша керсә, аның чын татар кешесе булып үсүендә шик юк. Монда бик күп уйланырлык әйберләр бар, дип уйлыйм. Шуңа да безнең оешма еш кына рус шәһәрендә яшәүче әбиләрнең кем булуларын исләренә төшерү өчен төрле чаралар уздырып тора. Анда инде бишек җырлары да, татар шагыйрьләренең әдәби кичәләре дә, җырлый-җырлый калфак, изү чиккәндә гореф-гадәтләребезне барлау кичәләре дә эшкә җигелә. Әбиләр өйләренә рухланып кайталар, намаз укымаганнары мәчеткә барып дин гыйлеме өйрәнә башлыйлар, оныкларына кыстыбый һәм бавырсаклар ашатып, өйдә милли мохит тудырырга тырышалар. Стратегия ул бит Татарстан өчен генә түгел, бөтен татарлар өчен дә. Ә рус шәһәрләрендә яшәүче татарларны башта уятырга, онытылып беткән гореф-гадәтләребезне күрсәтергә дә кирәк.
 
Самара татарлары бу юнәлештә күп эшли. Авылларда татар теле, аз булса да, укытыла. Самарада “Яктылык” татар мәктәбе эшләп тора. Газеталар һәм журналлар чыга, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Ләкин бу эшләр барысы да ата-аналар һәм балалар бергә эшләгәндә генә нәтиҗәле була ала. Ә инде кайсы бала рус мәктәбендә белем ала икән, аны өйдә укытырга кирәк, әлбәттә. Чөнки үз телендә укый белмәгән бала, гаиләдән аерылса, телне бик тиз онытачак.
 
Әти-әнигә өйдә татар мохиты, буыннар җебе булдырырга кирәк. Без, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары, төрле чаралар уздырганда бу турыда гел сөйләп торабыз. Милли бәйрәмнәр булсынмы, дини бәйрәмнәрме, балаларның әбиләре, әниләре белән килүен таләп итәбез. Остаханәләр уздырганда да: калфак-изү, сөлге-кулъяулык чиккәндәме, аш-су күргәзмәләре әзерләгәндәме, балаларның эшләрен аерып күрсәтергә тырышабыз.
 
Ә инде дин мәсьәләсенә килгәндә, без абыстайларыбыз һәм хәзрәтләребез белән тыгыз элемтәдә торабыз. Чөнки алар балаларыбызны милли рухта тәрбияләү өчен бик зур көч куялар. Мәчетләрдә “Ачык ишекләр көне” уздырып, Хәйрия өмәләре оештырып, балаларны мәчет тирәсендә берләштерәләр. Ахырда, яше-карты учакта пешкән пылау белән сыйланганда, күңелле генә бәйрәм килеп чыга.
 
Менә шулай Самара төбәге татарлары “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын каршы ала. Самарада һәм Тольяттида “Татар кызы” бәйгеләре, “Мирас” татар мәдәнияте фестивале кебек зур чаралар булсынмы, “Бердәмлек”, “Сәлам” татар газеталары, “Самар татарлары” журналы, шул ук исемдәге татар сайты чараларыбызны яктыртып баралар, ә тарихчыларыбыз һәр татар авылының тарихын язып калырга ашыгалар. Әле күптән түгел генә “Сәлам” газетасы хәбәрчесе Фәрид Шириязданов Иске Ярмәк авылы тарихын язып чыгарган булса, Шамил Баһаутдинов “Туган тел” җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган китабын тәмамлап килә, дигән хәбәрләр йөри. Азат Надиров, Нурхәтим Биккулов (мәрхүм) кебек танылган рәссамнарыбыз да бар. “Татар халкының үсеш стратегия-се” эскизы язылган икән, Татарстан милли эштә актив булган кешеләрне яисә оешмаларны җылы сүз, яисә бүләк белән ешрак шатландырса, бигрәк тә рәхмәтле булыр идек.
 
Казаннан килгән концертларга, театр тамашаларына Самара халкы дәррәү йөри, Аллага шөкер. Инде “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизына таянып, шуларның сыйфатын тагын да яхшыртып, татар сәнгатен дөнья халкына да күрсәтеп, татарлыгын җуйган милләттәшләребезнең күңелләрендә горурлык хисләре уятып, үз милләте күләгәсенә кайтуларын телибез. Татар конгрессы тарафыннан боз кузгалды, дип уйларга сәбәп бар. “Читтә яшәүче татарларга карата киләчәктә дә шулай игътибарлы булсалар, тагын да тырышыбрак эшләрбез”, - диделәр “Ак калфак” утырышына җыелган хатын-кызларыбыз.
 
“Кем соң без, татар булмасак?” шигарен уйлап тапкан кеше бик зирәк кешедер ул. Бу сүзләр һәркемне уйлануга, милләтеңне барлауга, гореф-гадәтләрне саклауга һәм татар телле балалар үстерүгә әйди.
 
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 19.04.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»