|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2010 Җәмгыять
БЕЗ ЯЛКАУМЫ, ӘЛЛӘ АЛАР ӘРСЕЗМЕ?Күптән түгел оныгым йөри торган балалар бакчасында өч бертуган әзәрбайҗан баласы пәйда булды. Тәрбиячеләр әйтүенчә, өчесе өч группада йөрсә дә, мөмкинлек чыктымы, гел бергә булырга тырышалар, үзара шулкадәр дуслар, ди. Әниләре якындагы мәктәптә укытучы булып эшли, әтиләре төзелештә ниндидер җитәкче икән. Бу хакта ишетеп кенә белә идем, беркөнне үземә дә алар белән очрашырга туры килде. Дөресен әйтим, үзләрен бик горур тотучы, үз телләрендә сөйләшүче, үзгә киенүче бу кардәшләрне бакчада яратып ук бетермиләр. Сабыйларын киендереп алып чыгып киткәч, ике әни алар артыннан яратмыйча карап калды.
– Үзебезнекеләргә эш юк, боларны нәрсә дип тоталар икән монда? – диде беренчесе.
– Әйтмә инде, без бакчадагы бер урын өчен өчәр ел чиратта торабыз, боларның өч баласы да берьюлы йөри башлады, – дип аның сүзен җөпләде икенчесе. – Акча хәл итә шул барысын да. Фатирның да өч бүлмәлесен “снимать итә” икән алар.
Мондый сөйләшүләрне хәзер һәр адымда ишетергә була. Чөнки читтән килүчеләрне кайда гына очратмыйсың. Элегрәк көньяктагы республикалардан килгән гражданнар базарда җимеш сата, ресторанда аш-су әзерли, аяк киеме төзәтү белән шөгыльләнә иде, хәзер алар эшләмәгән бер генә эш тә юк кебек. Автобус шоферы да алар, кондуктор да, кибеттә сатучы да. Ярый ла үзләрен кунак кебек кенә тотсалар, кайчак шул халыкның безнекеләргә мыскыллы карашын да тоярга туры килә.
Чынлап та, нигә кирәк соң алар безгә? Үзебезнекеләр эшсезлектән интеккән бер мәлдә, нигә аларга ачык чырай күрсәтәбез?
Министрлар Кабинеты яки министрлыклар оештырган киңәшмәләрдә, читтән килүчеләргә эш урыннарын квоталау хакында сүз чыкканда, җаен туры китереп, җитәкчеләрне дә шул сораулар белән аптыратам. Гадәттә аларның җаваплары бертөслерәк була: “Алар безнекеләр яратмый торган иң авыр, аз түләнә торган эшләргә дә риза”. Беләм, икенче – алар әйтеп бетерми торган сәбәп тә бар, билгеле: бу гамәл РФ Хөкүмәтенең чит ил гражданнарын эшкә җәлеп итү турындагы махсус карарына (22.12.2006 ел) нигезләнеп башкарыла. Ул карарны, телисеңме-теләмисеңме, үтәргә кирәк. Чит илдән җәлеп ителгән спортчылар, университет укытучылары да шул карарны тормышка ашыруда “ярдәм итә”.
Читтән килүчеләргә алдагы ел өчен эш урыннарын квоталау гадәттә ел башында башланып, берничә ай буе бара. Мәсәлән, киләсе ел өчен заявкалар кабул итү 1 майга кадәр дәвам итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәшгульлек программалары һәм хезмәт базары бүлеге җитәкчесе Е.Кибардина әйтүенчә, эш бирүчеләр соңгы елларда чит ил гражданнарына заявка бирүне киметә башлаган. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы 2009 елга безнең республикага 52,3 мең кешегә квота планлаштырган булган, аннары бу санны киметеп, 38 мең кешегә генә калдырган. Быелга планлаштырылган сан – 29,9 мең кеше. Алдагы елда тагын да кимрәк булырга охшаган. Күрәсең, 10 мең сумлык хезмәт хакы (гадәттә читтән килүчеләргә уртача шулкадәр сумма вәгъдә ителә) мигрантларны да кызыксындырмый башлаган.
Министрлыкта әйтүләренчә, агымдагы елның гыйнвар-март айларында республика оешма, предприятиеләрендә 11,4 мең чит ил гражданы эшли. Аларның 8,5 меңе 2009 елда да бездә эшләгән булган. Гадәттә рөхсәт бер елга бирелә, аннары, предприятие, оешма заявканы озайтса, гастарбайтер тагын бер елга яки аннан да күбрәккә кала ала. Иң күп килүчеләр Үзбәкстаннан, Төркия, Таҗикстан, Әзәрбайҗан, Украинадан. Украина гражданнарының килүе күбрәк универсиада төзелешләренә бәйле. Ә топ-менеджерлар гадәттә Төркия, Төньяк Корея, Хорватия, Канада, Һиндстан, Германия, Босния һәм Герцеговинадан җәлеп ителә.
Бер ара, ил чикләре ачылгач, халыкның күчеп йөрүе гадәти хәлгә әйләнә башлаган иде. Читләр безгә килде, безнекеләр читкә китте. Бигрәк тә яшьләр Көнбатыш Европа илләрен, Американы үз итте. Ләкин су да бер болганып ала да, аннан тонган шикелле, миграция процессы да тынычланып килә, күрәсең. Татарстанда мигрантларның елдан-ел кими баруы шуңа ишарә. Әмма барыбызга да бу бер көнлек дөньяда дустанә яшәргә, ә безгә килеп эшләүчеләргә үзләрен кунак кебек тотарга кирәк. Анысы бәхәссез.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|