поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.04.2019 Авыл

Авыл туризмы: “Әтәч тә кычкырмаган авылга кеше алып килеп булмый”

Бүген Татарстанда авыл туризмы бармы? Туризмның әлеге төре чәчәк атсын өчен нишләргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга ТНВ телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында сөйләштеләр.

Биектау районындагы КФХы башлыгы Габделәхмәт Котдусов авыл туризмының кызыклы һәм четрекле тармак булуын әйтеп үтте. «Без 2010 елдан бирле крестьян-фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнәбез. 100 кешедән башласак, бүген инде алтышар-җидешәр мең кеше кабул итәбез. Биектау Казаннан ерак түгел. Безнең ара бары тик 35 км гына. Бу факт бик зур роль уйный. Икенчедән, авылыбызда 1200 кеше яши. Әтәч кычкырмаган авылга турист алып килеп булмый, шуңа күрә авылның нинди хәлдә булуы да мөһим», — дип сөйләде Габделәхмәт абый.
 
Габделәхмәт Котдусовның хуҗалыгында йөз баш сарык, страуслар, атлар, сыерлар, күркәләр, аккошлар һәм башкалар да бар. Чын зоопарк! «Безнең максатыбыз — туристларга хайван күрсәтү түгел. Авыл халкының яшәешен, авылның гореф-гадәтләрен күрсәтү - менә монысы төп максат. Туристлар сипарат аерталар, сыер савалар, каймаклар кабып карыйлар», — дип өстәде КФХ җитәкчесе.
 
Президент Рөстәм Миннеханов Биектау районының крестьян-фермер хуҗалыгына ярдәм иткән. Туристлар уңышлы гына сәфәр кылсыннар өчен, юл кирәк. «Юлларыбыз начар иде. Рөстәм Миннеханов әмере белән асфальт салынды», — диде Габделәхмәт Котдусов.
 
Белгечләр фикеренчә, крестьян-фермер хуҗалыгының табышы зур түгел, шуңа күрә дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Кунакларны кабул итәр өчен билгеле шартлар кирәк.
 
«Авыл хуҗалыкларына да, фермерларга да махсус программалар бар. Дәүләт грантлар кертсә, яхшы булыр иде. Иң мөһиме — сораучылар бар», — диде Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров.
 
«Кадрәк» спорт-сәламәтләндерү үзәге директоры Юрий Гарнышев фикеренчә, кластер, ягъни бер урында туристик районнарның җыелмасын булдырырга кирәк. «Бер район гына туризмны оештыра алмый. Аллаһ боерса, торак булдырырга иде. Турист килеп, өч-дүрт көн туктала алачак. Соңыннан аның Сарманга да, Мөслимгә дә, Актанышка да, Тукай районына да, Чаллы шәһәренә дә барып килү мөмкинлеге булачак. Әлеге проект турында әле сөйләшүләр булыр. Аның киләчәге зур дип ышанам», - дип сөйләде Юрий.
 
«Кызганыч, тапшыру кысаларында гына әлеге теманы ачып бетереп булмый. Теманы әле тагын күтәреп чыгарбыз», — дип алып баручы Венера Аитова тапшыруның әлеге санын тәмамлады.
 


---
ТНВ
№ --- | 18.04.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»