• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

17.04.2019 Мәгариф

Васил Гарифуллин: “Хәер сорашып, милли кадрлар әзерләп булмый”

“Бездә медиабелем бирү үсмәгән, ул юк. Югыйсә республикада – иң бай медиакыр, иң күп мәгълүмат чаралары, зур тиражлар, дип мактанабыз. Тик мәгълүматны дөрес итеп файдаланырга өйрәтү буенча фәнни үзәк юк. Бу фән, бакчадан башланып, мәктәптә дәвам иттере­лер­гә тиеш. Әдәбият та, башкасы да халыкка медиа өлкәсе кебек зур йогынты ясый алмый бүген”, – ди КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гари­фул­лин. Аның белән милли кадрлар әзерләү, бюджет урыннары турында сөйләштек.

– Васил Заһитович, уз­ган ел күп кенә вузларда, шул исәптән КФУда, журналистика юнәлешенә бюд­жет урыннары б­и­рел­мәде. Дөрес, узган ел бу проблеманы республика хөкүмәте максатчан программа булдырып хәл итте. Ә быелгы абитуриентлар сездә буш­лай укый алырмы?

– Журналистлар әзерләү өчен быел университетка сигез бюджет урыны би­релә. Шуның яртысы – татар бүлегенә. Соңгы елларда бюджет урыннарының саны гел 4-5 тирәсендә тибрәлде. Татар бүлегендә соңгы вакытларда гел 10–12 студент укыды. Бары узган гасырның туксанынчы елларында гына татар төркеменә 20ләп студент җыя алдык. Максатчан укыту программасы быел да дәвам итәчәк. Былтыр аны “Яңа Гасыр” телера­дио­компаниясенең генераль директоры Илшат Әминов үз үрнәгендә башлап җи­бәрде. Телерадиокомпания өч студентны үз хисабына укытуга кереште. Быел да бу эшне дәвам итәчәкләр. Бу тәҗрибә бик уңышлы булды, конкурста чит төбәкләрдән дә яшьләр катнашты. Татарстан Президенты да, әлеге проблемага игътибар итеп, республика хисабыннан журналистлар әзерләү буенча күрсәтмә бирде. Шуның нигезендә тагын ун кешене укырга алдык. Шул исәптән “Алтын каләм” фестива­лен­дә җиң­гән бер бала респуб­лика хисабына урыс бү­леген­дә белем ала. Татар төрке­мендә 12 кешене тү­ләүсез укытабыз. Илдә максатчан программа буенча журналистларны беренче тапкыр әзерләү бу. Без мондый ихтыяҗ хакында дистә елдан артык әйтеп килдек. Тик озак вакыт әлеге фи­кер­гә игътибар итүче генә булмады. Ниһаять, боз кузгалды...
 
Милли кадрлар әзерләү дәүләт сәясәте булырга тиеш. Урыннар бирегез дип, хәер сорашып кына хәл итә торган әйбер түгел бу. Федераль вуз кысасында гына да хәл итеп бетереп булмый моны. Безнең вуз­ның максаты – белем сыйфаты буенча дөнья күлә­мендә танылу, иң алдынгы вузлар белән көндәшлек итү. Шуңа күрә Татарстанда милли университет булдыру ихтыяҗы  көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Милли психолог, икътисадчы да, милли социолог, юрист та кирәк. Суд эшләре дә татарча үсеш алырга тиеш. Федераль вузның уставында, укыту инглиз-урыс телендә алып барыла, дип язылган. Татар телендә укыту каралмаган. Шулай да бу мәсьәләдә җи­тәкчелегебез белән ур­так тел табып эшлибез, милли бүлектә укучыларга күп­челек фәннәр­не туган телдә укытабыз. Бездәге нигез­ләмәләр буенча һәр уку төркемендә 25әр студент укырга тиеш булуга ка­рамас­тан, кечкенә төркем­нәр белән татарча эшләргә рөхсәт бирәләр.
 
– Соңгы елларда журналистика бүлеге үз исемен берничә тапкыр алыш­тырды. Мондый үз­гәрешләр нәрсәгә бәйле?
 
– Исем үзгәртү кечкенә струк­тураларны эреләнде­рү процессына бәйле. Оп­тимальләштерүдән беркая да китә алмыйсың. Иң соңгы булып, безнең 4-5әр генә кеше эшли торган вак кафедралар берләште. Без хә­зерге вакытта “Журналис­тика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе” исемен йөртәбез. Мондый үз­гә­реш­ләрнең белгечлекләр әзерләүгә тискәре йогынтысы юк. Киресенчә, бел­геч­лекләрнең саны арта гына бара.
 
– Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре саны ки­мү каләм тибрәтүче, ки­ләчәктә телевидениедә, радио, газета-журнал­лар­­да эшләргә теләүче ба­лаларны хыялларыннан биз­­дерүгә китер­мәсме?
 
– Хәзерге күзәтүләр буенча иҗат итүчеләр кимеде дип әйтмәс идем. Мәктәп балалары өчен оештырыла торган төрле бәйгеләргә килгән эшләрдә татар теле язмышына карата үз фи­керләрен белдерү, бүгенге вәзгыять белән килешмәү күренә. Бу, минемчә, милли журналистиканы үстерә генә. Журналистика белән бәйле конкурслар күп. Без аларда еш кына бер үк укучыларны күрәбез. Димәк, очраклы гына катнашмыйлар. Әйткәнемчә, соңгы вакытта журналистика өлкәсе белән кызыксынучы актив балалар саны арта бара. Бәйгеләрдә җиңүчеләрне иҗади имтиханнардан азат итәбез. “Алтын каләм” җи­ңүчесе исә бюджет урынына укырга керә. Әмма бүген журналист булырга теләгән балаларның киләчәгенә ясалма киртәләр дә куела. Беренчесе БДИга бәйле. Журналистика бүлегенә укырга керү өчен урыс әдәбиятыннан сынау би­рергә кирәк. Әмма яшь­ләр­нең күбесе аны сайламый. Күпләр, мәсәлән, җәмгыять белемен сайларга тырыша. Чөнки аның нәтиҗәсе күп төрле белгечлекләргә сынау тотканда исәпкә алына. Икенчесе – югары уку йортларында бюджет урынна­рының саны елдан-ел кими баруы.

– Бүген үз гаджеты булган, интернетта утырган һәр кеше мәгълүмат таратуда катнаша. Шул исәп­тән, дөресен дә, дө­рес булмаганын да язалар. Моны журналис­ти­ка­ның бер төре дип әйтеп буламы?
 
– Бу – журналистика түгел. Кызганычка, безнең илдә журналистиканың вазифалары тиешенчә башкарылып бетми. Журналистлар “урман санитары” эшен башкаручы бүре кебек җәмгыятьнең санитарлары бу­лырга, кайда тискәре проб­лема бар, шуны күрер­гә, аны хәл итү юлларын күрсәтергә тиеш. Яхшыны үрнәк итеп күрсәтергә була анысы. Ләкин бездә күбрәк әнә шулай, мактау белән генә шөгыльләнеп, журналистика пиарга әйләнә. Ә социаль челтәр, интернет исә чүплек өемен хәтерлә­тә. Дөрес, аннан да файдалысын эзләргә була, әмма табуы кыенрак. Интернеттагы мәгълүмат, ялган мәгъ­лүмат өчен беркем җавап бирми. Кайберәүләр чел­тәр­дә ир­тән торуга нәрсә ашаганына, нинди кием кигәненә, кайсы җире авыртканына кадәр яза. Бу нинди журналистика? Элек иҗат ке­шеләре көндәлек алып бара иде. Ләкин үз­ләре өчен генә. Ә болай эчке дөньяң­ны бар кешегә чы­гарып сел­кү кирәкме икән? Бәл­кем, танылган кеше булса, кызыклыдыр. Әм­ма хәзер һәр кеше шуның белән мавыга башлады.
 
Әгәр кеше дөрес мәгъ­лүмат, тәрбия, фикер ише­тер­гә тели икән, сыйфатлы журналистиканы сайларга тиеш.
 
– Җәмгыятьне акны карадан аерырга ничек итеп өйрәтергә соң?
 
– Без мәктәпләрдә җәм­гыять белеме, география, му­зыка, әдәбиятны һәм баш­­касын да өйрәтәбез. Бик әйбәт. Ләкин әдәбият халыкка зур йогынты ясамый бүген. Татар әдәбия­тында елына ничә әсәр дөнья күрә икән? Ул китап­ларны актив рә­веш­тә укыйлармы? Югыйсә шул әдә­биятны өйрәнү бе­лән шөгыльләнә торган зур гыйльми институтыбыз да бар. Медиа өлкәсен махсус фәнни яктан тикшерү, аны җайга салып тору, дөрес юлга юнәлтү, дәреслекләр, тиешле методикалар булдырып, балаларны кече яшьтән мәгълүмат чаралары белән эшләргә өйрәтү мөһим. Россиядәге күп кенә төбәкләрдә андый фәнни үзәкләр бик актив һәм файдалы эшләп килә.
 
Ә бездә бу мөһим тармакны фәнни өйрәнү җайга салынмаган. Татарстан бу яктан да башкаларга үрнәк булырга тиеш!

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.04.2019
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов