|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2019 Хәвеф-хәтәр
Бөгелмәдә берничә автомобиль катнашында куркыныч юл һәлакәте булган (ФОТО, ВИДЕО)Шаһитлар Бөгелмәдә полицейский автомобиле белән юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергән. Авария урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә басылып чыкты. «Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген 9.15 сәгатьтә ведомостводан тыш полиция хезмәткәрләре кабызылган сирена һәм утлар яктыртып хәрәкәт иткән. Гафиятуллин һәм Калинин урамнары киселешендә хокук саклау органнары светофорның кызыл сигналына чыгып өлгерергә тырышкан, әмма «Нива» һәм «Киа Серато» белән бәрелешә, анысы «Солярис»ка барып бәрелә», – дип сөйләде Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Галяува Диана.
Кадрларда бәрелешү нәтиҗәсендә барлык автомобильләргә дә җитди зыян килүе күренә, ә «Нива» түбәсенә әйләнеп капланган. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.
--- |
Иң күп укылган
|