поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.04.2019 Ир белән хатын

Иремнән мондый “бүләк” көтмәгән идем...

– Мин – яшем иллене узган гади авыл хатыны, – дип сөйләп китте Фәнисә. – Бүгенге көндә үземне дөрләп янган учак өстеннән очучы күбәләктәй хис итәм. Менә-менә ялкын телләре канатларымны көйдереп алыр да, барлы- юклы гомеремне бер секунд эчендә харап итәр сыман...

30 ел бергә яшәгән иремнән күңелем кайтты. Эчемдә бушлык, иргә карата битарафлык... Ике улым өчен утка керергә әзер торган ана, гомерлеккә бергә булырга антлар эчкән сөекле тормыш иптәшемә тугры хатын булып яшәдем. Тик утыз елдан соң, инде гомеребезнең алтын көзенә кереп барган мәлдә, иремнең оятсызларча җаныма төкерергә тайчынмавы бәгыремне парә-парә кисә.

Идрис белән минем арада әкиятләрдә генә була торган мәхәббәт иде. Күргән-белгәннәрнең һәркайсы көнләшеп карый иде. Араларында явызлык теләүчеләр дә булгандыр инде. Ул мәлләрдә мин бу кадәр бәхетле булуыма үзем дә ышанмый идем, тормышым төш кебек кенә тоела иде. Шулай матур башланган тормышыбыз соңгы сулышыбызга кадәр дәвам итәр кебек иде. Ялгышканмын икән...
 
Идрис белән мине туй мәҗлесендә таныштырдылар. Өстәл артында кара-каршы туры килгән идек. Аллаһы Тәгалә шул көнне: “Бу егет синең хәләлең булачак”, – дип, язмышымны тәгаенләгәндер. Идрис очрашып йөргән чакта минем һәр теләгемне авырсынмыйча үти, һәр очрашуга чәчәк бәйләме белән килә иде. Шулай матур гына йөргәндә, егетем кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, һич икеләнүсез ризалаштым. Яшь булуына да карамастан, үзенең шәхси эше булган егет тормыш корырга менә дигән ир булып чыкты. Без өйләнешкән елда ук Идрисне дәрәҗәле урынга җитәкче итеп куйдылар. Бу вакытта мин бала табарга әзерләнә идем. көтеп алган шатлыкларыбыз – игезәк улларыбыз туды. Иремнең башы күккә тиде. Безне бала тудыру йортыннан алып чыгуга, зур бәйрәм ясады. Ике яктан да әти-әниләр безнең өчен сөенеп туя алмадылар. Бәхет бер килсә килә бит ул, безнең бәхетне шушы нарасыйларыбыз тагын да тулыландырды. Дәрәҗәле җитәкче булганлыктан, улларыбыз мәктәп яшенә җиткәч тә, ирем миңа кабат эшкә чыгарга ризалык бирмәде. Үз йортыбыз белән торганга, миңа өйдә дә эш җитәрлек иде. Иремне, улларымны һәр көнне тәмле ризыклар пешереп каршы ала торган булдым. Идрискә эше буенча еш кына командировкаларга да йөрергә туры килә иде. Кайвакыт кунарга да кайта алмый, әмма мин моңа бер дә начар карамадым, чөнки аны җаным-тәнем белән яраттым, аңа ышана идем. Шуңа да чит-ятларның күңелемә шом салырга тырышуларын бары тик көнләшү галәмәте дип кенә уйлый идем.
 
Сигез ай элек сәламәтлегем начарлана башлады. Хатын- кызлар врачына күренергә дип, шәһәргә юл тоттым. Үзебезнекеләргә ышанмаудан түгел, ә халык теленә керүдән куркып бардым. Врач миңа коточкыч диогноз куйды. Бер мәлгә дөньяның асты-өскә килгән сыман тоелды. Авыруыннан әллә ни курыкмадым, ник дигәндә, хәзер әллә нинди чирләрне дә дәвалыйлар бит, мине чир тудырган сәбәп таң калдырды. Ничек итеп мин – тәртипле хуҗабикә ханым, өйдә утырган, иремә тугрылык саклаган килеш, яман венерик чир эләктерим ди?.. Башыма күсәк белән ордылар мени! Бу хәбәргә күңелем бер дә ышанырга теләмәде. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел дип врачка күпме аңлатырга тырышсам да, ул мине аңламады. Бары тик: “Алайса, бу сезгә ирегездән “бүләк” инде”, – диде. Менә сиңа, мә! Үз җаныңнан да кадерле саналган кешең сиңа шундый сюрприз ясасын әле! Димәк, Идрис миңа хыянәт иткән һәм бу чирне кемнәндер эләктергән... Йә Раббым, иңне-иңгә куеп ничә ел бергә яшәгән сөекле ирем, балаларымның сөекле-газиз әтисе мине кемгәдер алыштырган, минем хисләремнән көлгән булып чыга түгелме соң?!
 
Ул көнне өйгә ничек кайтканымны да хәтерләмим. Әйтерсең лә, дөньяны кара болыт басты... Башымда мең төрле уй: нишләргә, кайларга барып, кемнәргә сөйләргә бу хәсрәтемне?!
 
Идрискә барысын да түми-чәчми сөйләп бирдем. Үзен аклап бер генә сүз дә әйтә алмады. Хыянәт ачысы күпләргә камиллекнең чиге кебек тоелган тормышыбызны бер мизгел эчендә төбе-тамыры белән җимереп атты. Күңелдә ярату калмады, аның урынын эчпошыргыч битарафлык биләп алды. Аерылыр идем – гомеремнең калган елларын ялгызлыкта яшисем килми, аннары улларымнан читенсенәм. Белмим, ниләр генә булып бетәр безнең белән... Ахыры хәерле булса иде инде...
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.04.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»