|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2019 Җәмгыять
Татар язучылары Тукай каберен зиярат кылды12 апрельдә Лениногорск каласының Үзәк мәдәният сараенда шагыйрь, педагог Таһир Шәмсуаровка 65 яшь тулуга багышланган кичә узды. Юбилей һәм иҗат кичәсендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Клара Булатова, Минзифа Әхмәтшина, прозаик Рифкать Шаһиев катнашты. 15 апрельдә татар язучылары, киң җәмәгатьчелек Г. Тукай каберен зиярат кылды. Бөек шагыйрьнең вафатына быел 106 ел.
15 апрельдә татар язучыларының «Татар-информ» агентлыгы белән уртак проекты – Туфан Миңнуллин истәлегенә интернет-флешмобның дәвамы язылды. Флешмобта барлыгы 16 язучы катнаша. Язмалар 1 майда «Татар-информ» да, социаль челтәрләрдә чыга башлаячак.
15 апрельдә Әтнә районының Күәм урта мәктәбендә күренекле шагыйрь Самат Шакирның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Кичә шагыйрьнең әсәрләре, истәлекләр белән үрелеп барды. Искә алу кичәсендә катнашкан язучылар-Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, Г. Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов, шагыйрьнең кызы Зөбәрҗәт ханым Нуриева Самат Шакир иҗатының халкыбыз өчен зур әдәби байлык булуын ассызыкладылар, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|