поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.04.2010 Җәмгыять

ТАТАР-МАРИ ЯШЬЛӘРЕН НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?

Уртак тарих, уртак проблемалар берләштерә. Марилар татарлар белән Явыз Иван гаскәрләренә каршы бергә көрәшкән. Аннан 20 ел буе ханлыкны торгызу буенча да дошманнарга каршы бергә торган. XVIII гасырга кадәр дәвам иткән милли-азатлык хәрәкәтләрендә дә татарлар белән марилар бергә күтәрелеп чыккан. Соңгы елларда татар һәм мари яшьләре арасында үзара элемтә җанланып китте. Мари-татар дуслыгы кичәсе оештырылу да мөнәсәбәтләрне яхшыртуга күпер булып тора. Узган ел татар яшьләре мариларга («ВийАР» мәдәниара бәйләнешләр җәмгыяте) «Мый марлар ойлем!» («Мин марича сөйләшәм!») акциясен уздырырга ярдәм итте. Бер сүз белән әйткәндә, татар һәм мари яшьләрен берләштерүче әйбер ул – бүгенге төп проблемаларның уртак булуы.

Йошкар-Ола шәһәрендә «Яшьләрне милли традицияләрдә тәрбияләү. Туган тел, йола һәм рухи мирасны саклауда актуаль сораулар» дигән темага “түгәрәк өстәл” узды. Биредә татар яшьләре форумы, татар яшьләренең «Фикер», Йошкар-Олада оешкан татар яшьләренең «Очрашу» (Йошкар-Ола) клублары катнашты. Шулай ук мари яшьләре дә чакырулы иде. Аерым алганда, «ВийАр» җәмгыяте, мари яшьләре союзы «У Вий», «Эрвий» оешмасы борчыган проблемаларны ачып салды.

 

«БЕЗ ТАТАРЛАР!» ДИЮ – ТАТАРЛЫКМЫ?

 

Мари илендә татар яшьләре белән эшләүче Рамай Юлдашев фикеренчә, яшьләр «Без татарлар!» дисә дә, бу тышкы күренеш кенә булып кала. Чынлыкта телләрен, йолаларын оныта баралар, татар рухындагы тәрбия әкренләп юкка чыга. Республиканың татар мәдәнияте үзәге башлыгы Илгиз Гайсин да татар яшьләрен активрак булырга чакырды. «Әлегә бинаны төзекләндерәсебез бар. Киләсе елга форум күпкә киңрәк масштабта, башка формада, эчтәлеклерәк узар. Төп бурычыбыз -яшьләрне милли эшләргә тарту», – дип белдерде ул.

 

Бүген Русиядә татар мәдәни үзәкләренең дүртесен генә дәүләт оештырган. Мәскәү, Екатеринбург, Ульянда һәм дүртенчесе 1997 елда Мари Иле җитәкчеләре тарафыннан Йошкар-Ола шәһәрендә ачылды. Үзәкне дәүләт финанслый, Милләт, матбугат һәм мәдәният эшләре буенча министрлык ярдәм итә.

 

МАРИЛАР ТАТАРДАН ҮРНӘК АЛА

 

Бүген татарның 80%ы шәһәрдә яши. Мариларда хәл, киресенчә, халыкның 80%ы авылда көн күрә. Шәһәрдә яшәүче мари яшьләренең күпчелеге ана телләрен белми, йола, гореф-гадәтләрен оныткан. Дәүләт тарафыннан милли тормыш тәэмин ителми, милли балалар бакчасы һәм мәктәп-гимназияләр тулы канлы түгел. Рухи кыйммәтләребез югала бара. Шуңа да мари яшьләренә милли шәһәр субкультурасы булдыру мөһим булып кала. Рамай Юлдашев әйтүенчә, 20-30 елдан мари халкының күпчелеге шәһәрдә яшәячәк, шуңа да бу шәһәр субкультурасын булдыру - котылгысыз процесс. Бу очракта «Үзебез» хәрәкәте, Татар яшьләре форумы шәһәрдә татар мохитен булдыру белән шөгыльләнүе — шуңа бер адым.

 

Дөрес, соңгы елларда мариларда рок, хип-хоп юнәлешләре барлыкка килгән. Ләкин милли проблемалар тар даирәне генә борчый. Мари Иле радиосы мөхәррире Наташа Пушкина фикеренчә, безнең сүзләр тар даирәдә генә сөйләнеп кала.

 

—  Төп масса урамда, аларны бу проблемалар кызыксындырмый, — диде ул. — Безгә сорауны яшьләр ни өчен үз туган телен белми дип куярга кирәкми, ә бәлки, «Мари яшьләре ни өчен туган телен белергә тиеш?» - дигән рәвештә эшләргәдер. Иң мөһиме - заманча технологияләр уйларга кирәк. «Татар булу модно!» дигән сүзләр мариларда да кулланылырга тиеш.

 

«ВийАР» (зирәклек) мәдәниара бәйләнешләр җәмгыяте рәисе Алена Иванова исә, татар яшьләренең «Очрашу» клубы инициативасы белән берлектә «Мый марлар ойлем!» акциясен уздырдык, дип белдерде. Мари Илендә татар һәм мари яшьләрен берләштерүче үзенчәлекләр җитәрлек.

 

Рамай Юлдашев әйтүенчә, татарларга марилардан үрнәк алырлык әйберләр бар.

 

– Марилар белән чагыштырганда, татарлар милли киемнәрен югалтты, ул сәхнәдә генә калды. Бүгенге заманча киемнәрдә мари тамгасы кебек башка йолалы вак-төякләр яшәү рәвешенә кертелде, – диде ул һәм шаярып. – Бездә ТНВ аркасында татарлар концерт һәм башка күңел ачу чараларына йөрми башлады. Мариларда һәр чара аншлаг белән уза.

 

МАРИЛАР ДӘҮЛӘТКӘ ТАЯНА

 

Валентин Колумб исемендәге үзәк-музей директоры Владимир Козлов, тәрбия мәсьәләсендә дәүләт катышмаса, милләткә зыян киләчәк дип саный.

 

– Әгәр безнең республикада мари теленә, мари тәрбиясенә игътибар булмаса, бу республика бөтенләй Мари Иле булудан туктый. Мари мәктәпләрен яба башласалар, тел юкка чыга. Дәүләтнең милли мәсьәләләрдә катнашуы бик мөһим.

 

14-17 яшь вакытында балаларда кризис чоры башлана. 14 яшендә кызым марича сөйләшүдән туктады. 17 яшенә кадәр аның эчке кичерешләре булды, инде үзем русчага күчсәм, ул аптырап, миннән: “Ник русча сөйләшәсең?” – дип сорый.

 

Мәдәният, матбугат һәм милли эшләр буенча министрлыкның баш белгече Георгий Чемеков форумда яшьләр белән төрле чаралар оештырырга кирәк, дип басым ясады. «Яшьләр шул чараларның үзәгендә кайнарга тиеш. Шуның белән аларны ана теле мохитенә җәлеп итәргә кирәк. Бу үз нәтиҗәсен бирер», – ди ул.

 

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕН НИ БОРЧЫЙ?

 

Мари Илендә яшәүче татар яшьләре иң күп кулланылучы сайтлар арасыннан bulmas.ru, tatarlar.ru, azatliq.org сәхифәләрен билгеләп үтте. Ләкин татар яшьләрен борчыганы – яшьләрнең рухи тормыштан аерылуы. Рух булмаса, кеше милләтен дә, телен, халкын онытачак. Бу ассимиляциягә китерә. Ничек бүген миллилеккә җәлеп итәргә һәм ничек бу рухны киң колач җәйдерергә? Бу сорауларга татар яшьләре үзләре җавап эзли. Сүз татар халкының аерылгысыз мәдәнияте, рухы булган ислам дине турында да барды.

 

Татар яшьләрен катнаш никах мәсьәләсе дә борчый. Алар бу процессны ничек тә киметү юлларын эзли. Мари фән институты тикшеренүләреннән күренгәнчә, Мари Илендә татар ир-атларының 66%ы катнаш никахка тискәре караш белдерә икән. Хатын-кызлар, киресенчә, уңай карый.

 

Тагын бер проблема: татар әти-әниләре балаларын милли тормыштан аера. «Болгар» бию ансамбле җитәкчесе Гөлнара Таһирова милләт киләчәге өчен борчылуын белдерә. «Ни өчендер, безнең татар әти-әниләре үз балаларын татар оешмалары, татар төркемнәренә илтми, аннан ераграк тотарга тырыша. Татар бию түгәрәге була торып, әти-әниләр балаларын башка мәдәният, мәсәлән, ирландия бию түгәрәгенә бирә. Хәзер бер төркемне көчкә туплыйбыз».

 

ҖАНИСӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК

 

– Мариларга санны арттырырга кирәк, чөнки 1 миллионнан ким халыкның яшәүгә сәләте аз була. Татарларга 2нче урынны, дәүләт төзүче халык дигән статусны саклап калырга кирәк, – ди Р.Юлдашев. – Без башкортлар кебек мәҗбүри яздырту сәясәте ягында түгел, мари мәктәпләрен мәҗбүри башкортлаштырдылар, 300 мең татарны башкорт дип яздылар. Безгә санлы һәм сыйфатлы җанисәп кирәк.

 

Соңыннан татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин татар һәм мари яшьләренә дә җанисәп вакытында актив катнашырга, туган-тумача, күрше-дусларыбызны үз милләтләрен билгеләргә чакырды.

 

Татар һәм мариларга агымдагы елның октябрь аенда узачак җанисәп вакыты зур сынау булачак. Татарның бүген 2 миллион халкы ана телен белми, шәһәрдә яшәүче татарларның 40%ы катнаш никах белән яши. Бүген мариларның гомумхалык саны 700мең тирәсе. Форумда катнашучылар исә бертавыштан: “Җанисәптә һәрбер татар, һәрбер мари өчен дә көрәшергә кирәк”, – ди.


Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 15 | 21.04.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»