|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2019 Мәдәният
Өч татар артистына Татарстанның халык артисты исеме бирелдеУңышлы иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен Тинчурин театры актрисасы Миләүшә Нәҗмиевага, Кариев театры артистлары Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиевка “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 апрельдә кул куйган, дип яза Татар-информ.
Миләүшә Нәҗмиева 30 елдан артык Тинчурин театрында эшли. Халидә Сөнгатуллина Кариев театрының беренче артистларыннан, Илфат Камалиев театрда 20 елдан артык эшли.
--- |
Иң күп укылган
|