поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2019 Тарих

"Юрий Гагарин белән очрашуымны, кул кысып күрүшемне кат-кат сөйләттеләр"

Барыбызга да яхшы таныш булган гармунчы, җырчы, милли чараларны матур итеп алып баручы Идеал Галәүтдинов - хәрби көчләр һәм стратегик ракета гаскәрләре ветераны, отставкадагы полковник та бит әле. Ул 1961 елның 14 апрелендә, очраклы рәвештә, Мәскәүнең Внуково аэропортында Юрий Гагаринны каршылау тантанасына эләгә.

- 1961 елда мин Украинаның Славута шәһәрендә хезмәт итә идем. Апрель башында отпуск бирделәр. Самарканд шә-һәрендә яшәүче авыру апам янына барып кайтырга булдым. Моның өчен Киевка кадәр - поезд, ә аннан самолет белән башта Мәскәүгә, ә аннан Ташкент аша Самаркандка очарга кирәк иде.
 
12 апрельдә иртәнге чәйне эчтем дә билет алырга киттем. Көн җылы. Офицерлар йорты янына барып җиткәндә радиодан диктор Юрий Левитанның тантаналы тавышы яңгырады: “12 апреля 1961 года в Советском Союзе выведен на орбиту вокруг Земли первый в мире космический корабль-спутник “Восток” с человеком на борту.
 
Пилотом-космонавтом космического корабля-спутника “Восток” является гражданин Союза Советских Социалистических республик летчик майор Гагарин Юрий Алексеевич...”
 
Юрий Гагаринның 108 минут эчендә җир шарын әйләнеп, яңадан җиргә кайту хәбәре бертуктаусыз радиодан кабатланып торды. Урам халык белән тулды. Шатланышып бер-беребезне сәламлибез, “ура” кычкырабыз, бөтенләй ят кешеләр белән кочаклашабыз... Кинәт барлыкка килгән митингта ялкынлы чыгышлар яңгырый, шатлыгыбыз, горурлыгыбыз эчебезгә сыймый иде!
 
...Шушы шатлыклы хисләр тәэсирендә Мәскәүгә очтым. 14 апрель иртәсендә мин утырган самолет Внуково аэропортына килеп төште. Самолет трапыннан ук яңа такталардан, бруслардан төзелгән трибунаны күреп алдым. Зур-зур тягачлар аэропорттагы самолетларны бер-бер артлы каядыр өстериләр. Кыскасы, мәйданны ниндидер зур тантана өчен әзерлиләр. Мин моны болай гына калдыра торган кеше түгел бит инде. Аэропорт хезмәткәреннән сораган идем, авызын ерып: “Готовимся к встрече Гагарина”, - дип җавап бирде. Моны ишеткәч, мин пассажирлар артыннан аэровокзалга кереп китмәдем, аэропорт кырында калдым. “Артык” кешеләрне кырдан чыгарсалар да, очучы формасында булганга күрә, мине калдырдылар. Ул вакытта әле стратегик ракетачыларның махсус хәрби формасы юк иде, без авиация училищесының җәйге формасыннан йөри идек.
 
Трибуна янынарак барып, беренче рәткә бастым. Сәгать уникеләр тирәсендә Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ) хезмәткәрләре чит ил дипломатларын трибунаның уң ягына бастыра башлагач, миңа бераз сулгарак “шуышырга” туры килде, килүен, әмма беренче рәттән китмәдем. Кулымда “ФЭД” фотоаппараты иде. Сәгать беренче яртыларда трибунага бер-бер артлы җитәкчеләр һәм мәртәбәле кунаклар күтәрелә башлады – Никита Хрущев, Анастас Микоян, Советлар Союзы маршаллары Климент Ворошилов, Семен Буденный, Монголия җитәкчесе Юмжагийн Цеденбал һәм башкалар. Шулай ук Юрий Гагаринның әнисе белән әтисе, хатыны Валентина Ивановна, туганнары бар иде.
 
Аэропорт халык белән тула башлады. Трибунадан самолет килеп туктаячак урынга кадәр йөз метрлы кызыл келәм сузылган. Барыбыз да түземсезлек белән көтәбез.
 
12 сәгать 37 минутта Внуково күгендә ИЛ-18 самолеты күренде. Халык шунда ук: “Гагарин! Гагарин!” дип кычкыра башлады. Ул утырган самолетны җиде хәрби истребитель озата килделәр. Внуково аэропортына җитәрәк алар, канатларын чайкап, зәңгәр күктә югалдылар. Самолет ипләп кенә утырды һәм нәкъ келәм турына килеп туктады.
 
Юрий Гагарин траптан төшеп, җыелган халыкның көчле алкышларына күмелеп, җитез генә трибунага таба атлады. Никита Сергеевичка рапорт тапшырганнан соң, ул трибунадагы җитәкчеләр белән күрешеп чыкты һәм хәләл җефете Валентинаны кочып: “Вот, видишь, все хорошо, а ты волновалась”, - дип әйткәне ишетелде. Хатыны, әлбәттә, иренең космоска очу куркынычын сизми калмагандыр. Әллә исән-сау әйләнеп кайта, әллә...
 
 
Күрешүләр тәмамланганнан соң, Никита Хрущев трибунадан төшеп, Гагаринны чит ил дипломатлары белән таныштыра башлады. Юрий Алексеевичның күзе минем формага төшкән, күрәсең. Дипломатлар рәтенең иң ахырында басып торган миңа якын килеп: “О, земляк!” – дип кулын сузды. Аның кулын кысып: “Здравствуйте, Юрий Алексеевич! С возвращением на Землю”, - дип җавап кайтардым. Ул башкалар белән күрешеп тормады һәм, Хрущев белән бергә ачык машинага утырып, мәйданны әйләнделәр дә Мәскәүгә, Кызыл Мәйданга китеп бардылар.
 
Самаркандка самолетым кичке сәгать тугызда гына булганлыктан, чит ил кешеләре төялгән автобуска менеп утырдым да Мәскәүгә киттем. Анда галәмәт хәлләр икән! Юл буйлары, мәйданнар халык белән шыгрым тулы иде. Бөтен җирдә чәчәкләр, шатлыклы авазлар ишетелә...
 
Тантананың рәсми өлеше тәмамланган булса да, халык таралмады, уеннар, җырлар башланды. Мин ашап чыгу нияте белән Кызыл Мәйдан кырыенда урнашкан “Балчуг” ресторанына таба юнәлдем. Янында халык дулкыны чайкала. Хәрби формамны күреп алган швейцар: “Без бүген чит ил кешеләрен һәм очучыларны гына кертәбез”, - дип ымлады, һәм халык миңа юл биреп: “Поздравляем, поздравляем!” - дип ресторанга кертеп җибәрделәр.
 
Менә инде өстәл тирәсендә бер немец, африкалы, инглиз һәм мин, татар егете, утырабыз. Юрий Гагарин хөрмәтенә, безнең ил хөрмәтенә тостлар әйтеп, ашадык-эчтек тә, мин кичке самолетыма да соңгармыйча, Самаркандка очтым.
 
Әле дә, яз җиткән саен бу онытылмаслык көннең мизгелләре күңелемдә уяна һәм горурлык хисләрем яңара сыман.
 
Самаркандта апам хастаханәдә авырып ята иде. Мин аның янына килгәч, Гагаринны күрүемне сөйләп бирдем. Бу хәбәрне ишеткән табиблар, шәфкать туташлары, күрше палаталарда ятучылар, кыскасы, хастаханәдәге бөтен кешеләр дә минем Юрий Гагарин белән очрашуны, кул кысып күрүшене зур кызыксыну белән тыңладылар һәм кат-кат сөйләттеләр. Мин Кызыл Мәйданда самолеттан таратылган листовкаларны җыеп алган идем. Шуларны халыкка бүләк иттем. Берсен үземә дә калдырдым.
 
Минем Юрий Гагарин белән очрашуымны ишетеп, Самарканд мәктәпләренә очрашуларга чакырдылар, Суперфосфат бистәсендәге Мәдәният сараенда уздырылган кичәдә дә катнаштым. Кыскасы, 25 көнлек отпускның һәр көне Юрий Гагаринның космоска очуы белән бәйле булды. Бу очрашулар, халыкның самими шатлыгы шундый матур хатирә булып күңелемдә калды.
 
Соңрак, Мәскәүгә командировкаларга чакырылганда, офицерларны беренче чиратта Звездный шәһәрчегендәге Космонавтлар музеена алып баралар иде. Анда без, космонавтлар белән очрашу чараларында катнашып, Юрий Гагаринның үзе белән булмаса да, аның хәләле, кызлары белән күрешеп, шәхси киемнәрен карый идек. Хәтта космоска очкан кабинасы эченә кереп утырып карарга тырышканымны хәтерлим. Тик, буем 172 сантиметр булганлыктан, мин ул капсулага сыя алмадым, әлбәттә. Кара син, шундый кечкенә генә буйлы, тыйнак һәм мөлаем кешедә шулкадәр гайрәт, батырлык булган бит! Беренче космонавт исемен йөрткән Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагаринның батырлыгы, фидакарь хезмәте Ватанга хезмәт итүчеләр өчен мәңгелек гыйбрәт булып калачак.

---
Бердәмлек
№ --- | 12.04.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»