|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2019 Җәмгыять
Казанда «Сәлам, Габдулла» флешмобы узачакГабдулла Тукай – чынлап та халыкныкымы? Ул күпме кешегә якын? Әллә ул һәйкәл, символ гынамы? Тукай татарларны берләштерәме? 26 апрель көнне Казанда узачак флешмоб шушы сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – опера һәм балет театры янында, икенчесе – Пушкин урамындагы Тукай исемен йөрткән бакчада. Чараны оештыручыларның максаты – әлеге ике һәйкәл арасында сузылган кешеләр чылбыры ясау. Чылбыр Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнары буйлап узачак. Опера театры янындагы беренче һәйкәл янына килгән кеше: «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта, һәм үзенең икенче ягындагы күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы кешегә тапшыра. Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торачак – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары. Танышу шушы тәртиптә бөтен чылбыр буенча узар (катнашканнар юл аркылы да исәнләшә ала бит!), ә соңгы кеше бакчадагы һәйкәлгә «Саумы, Габдулла», – дип, акцияне тәмамлар дип планлаштырыла.
Бу чылбыр – Тукайдан этәрелеп китү һәм Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка яңадан якынайту. Тукай яшь каһарман, яшь килеш киткән һәм әле дә яшьләрне илһамландыра торган шәхес.
Акциядә катнашу өчен теркәлү мәҗбүри.
Очрашу 26 апрель, 14.00тә Опера театры бинасы, Тукай һәйкәле янында.
--- |
Иң күп укылган
|