|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2019 Авыл
Ашламасыз уңыш юк. Мамадышка... Париж аша барасымы?Табигать шартлары күпме генә каршылык күрсәтергә тырышса да, республиканың кайбер районнарында язгы кыр эшләре башланып китте. Сарман районының “Җәлил” агрофирмасы, Ютазы районының Тукай исемендәге һәм башка хуҗалык кырларында уҗымнарны тукландыру бара. “Ак Барс” холдинг компаниясе һәм “Кызыл Шәрык агро” хуҗалыкларына бу эштә уннан артык “Ан-2” очкычы ярдәмгә килә. Уҗымнар язын дәррәү күтәрелеп китсен өчен иртә язда аларны тукландыру мул уңыш алу өчен иң мөһим шартларның берсе булып тора. Әмма, редакциягә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, байтак хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге түбән. Мәсәлән, Әгерҗе районының кайбер хуҗалыклары быел чәчүне тиешле сыйфат белән башкарып чыга алмаска да мөмкин. Сәбәбе – булган техниканың яртысыннан артыгы әлегәчә төзекләндерелмәү. Югары җитештерүчән орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка кирәк-яраклар юк дәрәҗәсендә.
Эре инвесторларда гына түгел, фермер хуҗалыкларында да хәлләр катлаулы.
Чүпрәле районы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Бикчуров хуҗалыгы республикада иң уңышлы эшләүчедән саналса да, анда да проблемалар җитәрлек икән. Әмма иң беренче чиратта ул үз хуҗалыгы түгел, башка фермерлар өчен борчыла.
– Язгы кыр эшләре башланганда хәлнең бу кадәрле үк кыен булганы юк иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, башка еллардагы кебек, “Татнефть” һәм “ТАИФ” оешмалары аша ташламалы бәя белән ягулык алырга мөмкинлек бирүенә рәхмәт. Тик быел хуҗалыкларга аны кайтарту үзенә күрә зур проблемага әйләнеп бара. Быел безгә ягулык артыннан Мамадышка... Париж аша барырга туры килер, ахры. Янәшәдә генә Буа ягулык-майлау станцияләре була торып, Чүпрәле фермерлары ягулыкны ни өчендер 500 километр ара үтеп, Лаеш районыннан барып алырга тиеш. Исәпләгәч, исләр китә: бу бит – ташламалы бәя белән дә тоннасы 42700 сумга төшүче солярканың һәр литры тагын берничә сумга артачак дигән сүз, – ди Равил Бикчуров.
Түбән Кама районындагы “Якташлар” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаков быелгы шартларда игеннәрне ашламасыз үстерү отышлырак булачак дип саный. Тәҗрибәле игенче аптыраганнан әйтә бу сүзләрне. Хикмәт шунда: башка еллардан аермалы буларак, быел хуҗалыкларга ашлама алу буенча дәүләт ярдәменә өмет итәр өчен, башта үзләрендә һәр гектарга 30 килограмм ашлама булдыру зарур. Шул чагында гына хуҗалыкларга дәүләт ашлама алырга ярдәм кулы сузарга вәгъдә итә. Кем әйтмешли, ачка үлмәс өчен ашап кил булып чыга инде. Меңнәрчә гектар җир эшкәртүче фермерга килограммы 30 сум чамасы торучы ашлама алырга миллионнарча сум акчаны кайдан юнәтергә? Ашлык бәясе узган елдагыча 5-6 сум булса, кайбер фермерлар өчен иген үстереп азаплануның файдасы да калмый.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сүзләренә караганда, хуҗалыкларга язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен 25 миллиард сум акча кирәк. Бу сумманың яртысын алар үзләре таба, калган сумманы банклардан алырга мәҗбүр. Шул исәптән, ашламага – 8,5 миллиард сум, ягулык-майлау материалларына 7,8 миллиард сум кирәк.
Сер түгел, моңарчы кайбер хуҗалыклар дәүләттән күпме ашлама алса, шуның белән эш итә иде. Билгеле, мондый ысул белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Аеруча сөрү җире 1 мең гектардан да азрак булган хуҗалыкларда. Ә андый фермер хуҗалыклары бездә 2 меңнән артып китә. Ашламаган җир аш бирми дигәндәй, уңышлары да – гектарыннан 15-17 центнер гына. Быелгы үзгәрешләр шушы хәлгә чик кую өчен эшләнә бугай.
Югыйсә һәркемгә мәгълүм: ашламасыз мул уңышка өмет юк. Республика җитәкчелеге дә быел һәр гектарга 70 килограмм күләмендә ашлама кертүне бурыч итеп куя. Әйтергә кирәк, республиканың егермедән артык районы ашлама туплауга бөтен көчләрен куеп эшли.
Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Гектарына 30 килограмм да ашлама туплый алмаган хуҗалыклар быел да көтелгән уңышны ала алмаячак. Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләре белән әйткәндә, фермерлар карамагында булган 320 мең гектар сөрү җиренең ашламасыз калуы бар.
Дөрес, ашлама алырга әле дә соң түгел. Монда инде икенең берсе: йә җитәрлек күләмдә ашлама кулланып, табышлы эшли башларга, йә җирне азаплаудан туктарга гына кала. Башка юл юк.
Марат Әхмәтов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
– Сөрү җиренең гектарына нибары 30 килограмм ашлама туплау ул – чик. Ашлама аннан да азрак кертелсә, игенченең бөтен хезмәте, тырышлыгы файдасызга әйләнә.
Камил СӘГЪДӘТШИН |
Иң күп укылган
|