• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 08 Декабрь Әхсән Баян (1927-2013)
  • 08 Декабрь Илдар Әхмәтов
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 

               

12.04.2019 Мәдәният

Уйный сазым да минем бәйрәм көен...

Апрельнең беренче ял көннәрендә Самараның “Заря” мәдәният сарае ике көн буе милли җыр-моңнарыбыздан гөрләп торды. Моңа I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале сәбәпче булды. Өлкәбезнең төрле районнарыннан, Самарадан, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән (Казахстан, Кытай) килгән төрле яшьтәге талант ияләре – барлыгы 500дән артык кеше “Вокал”, “Музыка коралы”, “Бию”, “Сәнгатьле уку” номинацияләрендә сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестивальне ачу тантанасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм халык шагыйре Роберт Миңнуллин, жюри рәисе — Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева чыгыш ясап, бәйгечеләргә уңышлар теләделәр. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та бу фестивальнең (элек ул “Татар балалары җырлый” дип атала иде һәм, башлыча, шәһәр милли-мәдәни автономиясе хисабына оештырыла иде) 23 еллык тарихы булуын белдерде. “Соңгы елларда ул “Мирас” исеме астында уздырылды, ә быел хәтта Халыкара фестиваль дәрәҗәсенә дә ия булды. Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы ярдәмендә уздырылган чара быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана”, — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы һәм фестивальнең уңышлы узуына шиге булмавын белдерде.
 
 
Һәм ул ялгышмады да. Бәйге бик матур узды! Бу ике көндә “Заря” мәдәният сараендагы бәйрәм атмосферасын, ташып торган энергетикасын кәгазь битендә генә язып, аңлатып булмый! Моның өчен бу чарада катнашырга, барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк иде. Киенеп-чишенү бүлмәләрендә, баскычларда, бер сүз белән әйткәндә, кайда мөмкин - шунда репетицияләр барды, бина-ның һәр почмагында диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бәйгечеләрнең берсе - җырлый, икенчесе - бии, өченчесе гармун сузып җибәрә... Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйтмешли: “Уйный сазым да минем бәйрәм көен...” Искиткеч тамаша! Артистлар танышалар, бер-берсенә киңәшләрен бирәләр, тәҗрибә уртаклашалар... Әйтерсең лә бүгенге сәхнәдә алар көндәшләр түгел, ә күптәнге дуслар.
 
Төрле төбәкләрдән килгән татарларның сөйләм үзенчәлекләре дә аралашырга комачауламый. Киресенчә, яшьләр: “Бу әйбер сездә ничек атала? Ә моны ничек әйтәсез?” – дип кызыксыналар. Димәк, фестиваль татар мәдәниятен генә түгел, тел байлыгын, халкыбызның татулыгын да күрсәтте, төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән милләттәшләребезне берләштерә алды.
 
 
Бу чара тагын да күркәм узсын өчен Самараның татар милли хәрәкәт активистлары бар көчләрен куйдылар. Өлкә “Ак калфак” оешмасының Самара яшьләре бүлеге әгъзасы, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрова фойеда “Осталар шәһәрчеге” оештырган иде. Аның һәм Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Миләүшә Завьялованың милли стильдә ясалган бизәнү әйберләре, Рөстәм Матназаровның агачтан ясалган уенчыклары, Михаил Митрофановның тал чыбыгыннан үрелгән әйберләре берсен дә битараф калдырмады.
 
Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең технология укытучысы, “Мирас” музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова оештырган күргәзмәдә дә балаларның кул эшләре - тоташ чигү ысулы белән эшләнгән натюрмортлар, ыргак ярдәмендә ясалган чәчәк гөлләмәләре, открыткалар һәм башка әйберләр күз явын алырлык матур һәм үзенчәлекле иде.
 
Фестиваль кунаклары туганнарына, якыннарына Самара күчтәнәчләрен сатып алдылар. Җирле эшкуарлар Мәүлед һәм Римма Низамовларның талкыш каләве, бавырсак кебек милли тәм-томнары, Әлфия Сөләйманованың хуш исле үләннәр салып ясаган чәйләре, шоколадлы сувенирлары күз ачып йомганчы таралды. Ә бала-чага Самараның “Шатлык” татар балалар клубы оештырган уен мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнадылар. Хәер, балалар гына түгел, шактый өлкән яшьтәге бәйгечеләр дә, сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, шашка, өстәл хоккее кебек уеннарда көч сынаштылар.
 
Бу вакытта төрле мәйданчыкларда фестивальнең сайлап алу туры бара иде. Узган еллар белән чагыштырганда “Уен кораллары” бәйгесендә катнашырга теләүчеләр саны быел аеруча күп булды. Музыка коралларының төрлелеге дә гаҗәпләндерде. Бәйгечеләр татар халык моңнарын баянда, кашыкларда, кубызда, фортепианода, саксофонда һәм скрипкада уйнап күрсәттеләр. Татарстан Республикасының атказанган артисты, дирижер Рәсим Ильясовка, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самараның Дмитрий Шаталов исемендәге музыка училищесы мөгаллиме Евгений Афанасьевка һәм “Салават” җыр театры баянчысы Илфат Шәеховка алар арасыннан иң шәпләрен сайлап алу бер дә җиңел булмагандыр, мөгаен.
 
 
“Сәнгатьле уку” номинациясендә күбесенчә Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Роберт Миңнуллиның шигырьләре яңгырады. Бәйгечеләр туган якка, ана теленә, сугыш темасына багышланган шигырьләрне йөрәккә үтеп керерлек итеп укыдылар. Аеруча Гөлия Сәлахетдинованың (Ульян шәһәре), София Шәрәфетдинованың (Камышлы районының Иске Ярмәк авылы), Гүзәлия Шәкүрованың (Са-мараның “Яктылык” татар мәктәбе), Асия Сәгыйтованың (Казахстан Республикасының Уральск шәһәре) чыгышлары истә калырлык булды.
 
- Халкыбызның танылган шагыйре Габдулла Тукай гомеренең бер өлеше Уральск шәһәрендә узган. Моның белән без бик горурланабыз. Шәһәребездә Тукай музее да бар. Асия бүген бөек шагыйребезнең “Театр” дип аталган шигырен сөйләде. Гомумән, Казахстан җирендә яшәсәк тә, татарлыгыбызны югалтмаска тырышабыз. Татар үзәге, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшләп килә, балалар, яшьләр белән дә эш алып барабыз, - дип сөйләде остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Әмирова.
 
Жюрида утырган Роберт Мөгәллим улы үзенең шигырьләре укылышын ничек кабул итте икән? “Мирас” фестивале ошады микән? Әдиптән шул турыда сораштык.
 
- Үземнең шигырьләрне башка кеше укыганда бераз уңайсызлык хис итәм, - дип тыйнак кына елмаеп куйды шагыйрь. - Ә менә “Мирас” фестиваленә килгәндә, бу бик зур һәм мөһим чара. Татарстаннан читтә яшәп, татарлыкны саклап калу җиңел түгел. Самара татарлары бу юнәлештә зур эшләр башкаралар. Биредә “Яктылык” мәктәбе эшләп килә, татарның шактый өлеше туган телендә сөйләшә, милли чаралар, бәйрәмнәр оештырыла. Шул чараларны уздыру өчен милләтпәрвәрләр, иганәчеләр бар. Бу куандыра, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин. Ул һәм аның белән жюрида утырган Татарстанның атказанган укытучысы, Самараның
 
“Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина, дәүләт социаль-педагогика университеты мөгаллиме Лилия Сәлахова “Сәнгатьле уку” номинациясендә барлык бәйгечеләрнең дә лаеклы чыгыш ясауларын белдерделәр.
 
Ә зур сәхнәдә вокал һәм хореография номерлары үрелеп бара иде. Беренчеләрен Венера Ганиева, “Кайнар хит “ программасы продюсеры Ленар Кашафетдинов, Халыкара бәйгеләр лауреаты Базарбай Бикчәнтәев бәяләсә, биючеләрнең иң шәпләрен Татарстанның халык артисты, җыр һәм бию дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, Самараның мәдәният һәм сәнгать академиясе мөгаллимнәре Валентин Селезнев һәм хореограф Рәшит Гыйззәтуллин сайлап алдылар. Жюри составында шулай ук Россия рәссамнары берлегенең Самара бүлеге рәисе Олег Емельянов, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова һәм Миләүшә Завьялова да бар иде. Остазлар бәйгедә катнашучылар өчен мастер-класслар оештырып, тәҗрибә уртаклаштылар, файдалы киңәшләрен бирделәр.
 
 
Ике көн барган сайлап алу турыннан соң тамашачыларны гала-концерт көтә иде. Ул Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы белән башланып китте. Мөфти фестивальнең балаларда милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уятуда, аларны милли рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын әйтеп үтте. Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самараның “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин жюри әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Мөхтәрәм кунаклар — Самара өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре Мария Пошехонова, Дмитрий Долганов та күркәм чыгышлар ясап, өлкә мәдәният министры вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Филипповның, шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның котлауларын җиткереп, чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйттеләр, талантларга мәйдан бирүче фестивальне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның котлау хатын укып узды, оештыручыларга, бәйгедә катнашучыларга рәхмәтләрен әйтеп, конгресс бүләкләрен тапшырды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьянның котлау хатын укыганнан соң, бу чараны оештыруда актив катнашучыларга, ике көн ару-талуны белмичә эшләгән волонтерларга һәм аларның җитәкчеләренә (Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары) рәхмәтләрен җиткерде. “I Халыкара “Мирас” фестивален оештырып, аны уздыруга күп көч куйган Искәндәр Сәетовка һәм гаиләсенә аеруча зур рәхмәт. Аңардан башка бу чара шундый зур дәрәҗәдә узмаган булыр иде”, - диде Ильяс Шәкүров.
 
Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаган артистларның исемнәре яңгырады. Фестивальнең “Музыка кораллары” номинациясендә Гран-при бүләгенә Самараның Шаталов исемендәге музыка училищесының халык уен кораллары оркестры ия булды. “Вокал” номинациясендә бу югары бүләкне Дилүс Гомәров (Татарстанның Әлмәт шәһәреннән) алды. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Мирас” бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
 
Бәйге бик матур концерт белән тәмамланды. Башкортостанның Туймазы шәһәреннән килгән “Җидегән йолдыз” халык ансамбленең (җитәкчеләре Айгөл Корбанова һәм Илдар Госаметдинов) чыгышы аеруча күркәм булды. Артистларның үз-үзләрен тотышы, зәвык белән тегелгән сәхнә киемнәре - бар да профессионалларча иде. Ә моңлы тавышлары, оста биюләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
 
Похвистнево районының Гали авылы йолдызчыклары Камилә һәм Наилә Хәсәновалар, Камышлы районы, Яңа Усман авылының - “Нежность”, Самараның - “Самоцветы” хореография коллективлары, самаралы Айрат Сәлимов, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры (җитәкчесе Инзилә Гыйззәтуллина), Нефтегорск “Дуслык” татар милли үзәге әгъзасы Алинә Стерликова, Оренбург өлкәсе Зубочестинский авылының “Каминика” дуэты, Башкортостанның Дүртөйле авылы “Хәзинә” ансамбле һәм башка чыгышларны тамашачы кайнар алкышларга күмә барды. Ә жюри әгъзалары Венера Ганиева, Базарбай Бикчәнтәев, Рәсим Ильясов һәм Илфат Шәеховның чыгышлары чараны тагын да ямьләндерде.
 
Кызганычка, бәйрәмдә башкарылган номерларның һәркайсы турында язып бетереп булмый. Бәйгечеләрнең барысы да сәләтле, чын артистлар диярсең. Оештыру эшләрендә җитешсезлекләр булса да, тулаем алганда, фестиваль матур узды.
 
Быелгы фестивальнең төп иганәчеләре - Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров һәм региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев. Чыгымнарның бер өлеше фестивальдә катнашу өчен түләнгән взнослар, башка иганәчеләрнең матди ярдәме белән капланган.
 
- Улым Румил Насыйров өлкәбездә узган төрле бәйгеләрдә даими катнаша. Шуңа да чагыштыра алабыз. Бу фестиваль истә калырлык зур чараларның берсе. Аннан да яхшырак була алмас та кебек. Халыкара “Мирас” фестивале дәвамлы булсын, яңадан-яңа сәләтләрне ачу эшенә үз өлешен кертсен иде, - дип теләде Кошки районының Иске Җүрәй авылыннан килгән Юлия Гафина.
 
Чараның шулай матур узуында, һичшиксез, оештыручыларның өлеше зурдан. “Мирас” фестиваленең директоры Искәндәр Сәетовка, милли оешмалар җитәкчеләренә, иганәчеләргә, чараны матур итеп алып барган Инзилә Гыйззәтулинага, Алия Галиуллинага, аларның ярдәмчеләренә, волонтерларга, гомумән, бу чараны уздыруда актив катнашкан һәркемгә Самара татарлары рәхмәтле булып калды.
 
Алия АРСЛАНОВА.
 
Автор һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 12.04.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай