поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2010 Җәмгыять

БАШ МИЕ ХИКМӘТЛӘРЕ

“Татарстан яшьләре”н укучылар хәтерлиләрдер: күптән түгел генә бу юлларның авторы газетада “Җан һәм уй” дигән язма бастырган иде. Язма күләмлегә китү сәбәпле, барлык мәгълүматны һәм әйтергә теләгән фикерләремне анда сыйдыра алмадым. Шулай да без үзебезнең иң мөһим әгъзаларыбыздан берсе – табигый компьютерыбыз, ягъни баш миебез турында күбрәк белергә тиешбез дип саныйм.

Белү фикерләүгә этәрә, ә фикерләү исә адәм баласын үзе өчен үтергеч бик күп ялгыш адымнардан, һәлакәттән саклый. Баш мие никадәр генә камил булмасын, ул бары тик әгъза гына, уйның чыганагы түгел, ә уйның коралы. Әлбәттә, фикерләүдә аның роле чамасыз зур. Шул ук вакытта иң камил баш миенә ия кешеләр дә, фикерләү сәләтләрен югалтып, тормышның төбенә төшәләр, эчкечелек, наркоманлык, азгынлык сазлыгына батып, гомерләрен аяныч төгәллиләр, рәшәткә артына эләгәләр. Зеклар арасында нинди генә талантлы кешеләр, алтын куллы осталар, интеллектуаллар юк! Боларның энергиясе, сәләте җәмгыятьнең үсешенә юнәлдерелсә, без барыбыз да берьюлы никадәр отар идек. Тик теләк һәм хис колы, нәфес тоткыны булу сәбәпле, күпчелек юлдан яза. Һәрнәрсәдән матди файда алуны максат итеп куйган либераль җәмгыять бәндәләрне шәхес буларак таркалуга этәрә дә инде. Инсаннарның уйлау сәләтен юк итеп гипнозлау – бу җәмгыятьнең төп максаты.

 

Озынга киткән керешне туктатып, төп мәсьәләгә күчик. Укучы гаҗәпләнмәсен: адәм баласының һәлакәтле юлдан атлавына күп очракта нәкъ менә баш мие “гаепле”. Соңгы сүзне куш тырнаклар эченә махсус алдым, чөнки җавапны баш мие түгел, шәхес бирә. Шәхес үз инстинктлары белән идарә итә белмәсә, бу дөньяда ләззәт кичерергә мөмкин, әмма бәхет кичермәс, ахирәтен исә бөтенләй харап ук итәр. Әйдәгез, Коръәнгә мөрәҗәгать итик тә, фани дөньяда ләззәт колы булган бәндәләрнең хәленә күз салыйк. Мин Коръән тәфсиреннән дәлил алырга кирәк очракта, гадәттә, мөселман булмаган Крачковскийның урысча тәфсирен файдаланам. 96 нчы сүрәнең 14-15 нче аятьләрендәге Аллаһы Тәгаләнең тәмугка ташлана торган адәм баласы турындагы сүзләрен Крачковский менә болай тәфсир кыла: “Так нет! Если он не удержится, Мы схватим его за хохол, хохол лживый, грешный”. Монда маңгай чәче, башның маңгай өлеше турында сүз алып барыла. Игътибар итик: Коръәнгә Крачковский тәфсир ясаган елларда әле баш миенең маңгай өлеше турындагы ачышны галимнәр ачарга әзерләнәләр генә. Ул ачыш менә нәрсәдән гыйбарәт: баш миенең алгы өлеше кешенең хәрәкәтләрен нигезләү, дәлилләү өчен җавап бирә. Белгечләр әйтүенчә, адәм баласын ялганга, явызлыкка этәрә торган үзәк нәкъ менә шунда урнашкан. Америка нейропсихологы К. Прибрам, мәсәлән, минең маңгай өлеше ачлык, эчәсе килү, җенси теләкләр кебек ихтыяҗларның ниятен-программасын билгели дип әйтә. Баш миенең бу өлеше җәрәхәтләнсә, ул шешсә яисә үлекләсә, кеше тыңлаучан колга әверелә. Маңгай өлешенең бу үзлекләре турында галимнәргә XX гасырның икенче яртысында гына мәгълүм була башлый. Ә Коръән исә VII йөздә үк инде минең алгы кабыгының ялганга һәм гөнаһка һәвәслеккә этәрүе хакында белеп сөйли, кешегә нәфсе-теләкләрнең тумыштан һәм табигый рәвештә бирелгәнлеген хәбәр итә, инсаннарны, фикерләп, нәфселәренә хуҗа булырга чакыра, киресенчә икән, маңгай чәченнән өстерәп тәмугка ташланачакларын искәртә.

 

Гашыйк булу, бер җенеснең икенчесенә тартылуы, исерткечләр һәм отыш уеннары белән мавыгу, ләззәткә омтылу, мал ярату, көнчелек-тәкәбберлек – болар барысы да хис-тойгы өлкәсенә карыйлар, фикерләү монда катнашмый диярлек. Ситуациягә анализ ясый алган кеше эмоциональ өлкәне контрольдә тотмауның һәлакәткә китерүенә төшенә һәм хаталы адымнардан үзен саклый. Либераль җәмгыятьтә исә кеше фикерләүдән туктый, нәтиҗәдә, гаилә институты җимерелә, угрылык һәм мал талау арта, эчкечелек һәм наркоманлык сазлыгы бәндәләрне үзенә бик җиңел суыра, ирләрдә – ирләргә, хатын-кызларда нәфис затка хас үзенчәлекләр югала һәм карыйсың: ир кеше хатынына икенче бер ир белән хыянәт итә башлый. Соңгысы бөтенләй акылга сыймаслык хәл булса да, хәзерге җәмгыять өчен мода, культ дәрәҗәсенә үсеп җитеп килә. Һәм без инде аерым шәхесләр, кешеләр урынына, нәфес теләкләре артыннан чапкан хайваннар көтүен күзәтәбез. Ассызыклап әйтик, интеллектка ия булган хайваннар көтүе турында сүз бара. Кешегә хас булган оят, намус, шәфкатьлелек сыйфатлары югала, җәмгыятьне бәхет-сәгадәт ташлап китә, бәндәләр стресс һәм депрессия кичереп яши башлыйлар, психика бозыла.

 

Инде хәзер яңадан баш миенә әйләнеп кайтыйк. Искиткеч катлаулы төзелешле бу әгъзаны галимнәр, билгеле инде, әле дә өйрәнеп бетерә алмадылар. Минең алгы кабыгы турында беренче ачышлар ясалгач ук, табиблар шизофрения белән авыручыларны дәвалау өчен, фәнни телдә лейкотомия дип аталган операция ясый башлыйлар, ягъни баш миенең алгы кабыгы белән калган өлешләр арасындагы бәйләнешне өзәләр. Баштарак бу “түбә кый-шаю”га каршы бик уңышлы операция дип санала, әмма соңыннан, кешенең бөтенләй ихтыярсыз җан иясенә әйләнүен аңлап алганнан соң, хирург пычагын ул тирәләрдә уйнату хәерлегә түгел дигән нәтиҗәгә киленә. Лейкотомия СССРда 1951 елда ук тыела.

 

Баш миен өйрәнүче галимнәр озакламый баш миендә кешенең хис-тойгылары белән идарә итүче махсус үзәкләр бар икәнен ачыклыйлар. Шул үзәкләрне электр тогы белән стимуллаштырып (моның өчен баш миенә электрод урнаштырыла), тыныч җан иясен агрессивка әйләндерергә, туклык хисен юкка чыгарып, әле генә ашап киткән кешене яңадан табын артына утыртырга мөмкин икәнлеге ачыклана. Үткән гасырның алтмышынчы елларында мондый тәҗрибәләр маймыллар белән үткәрелә. Электр сигналларын ерактан тапшырып, ми белән читтән торып идарә итү технологиясе дә эшләнә. Мидәге канәгатьлек үзәгенә электрод урнаштырылган күселәрнең ашау-эчүне дә онытуы турындагы тәҗрибәне ишетмәгән кеше бар микән? Баш миен электр белән стимуллаштыру ысулын хайваннарны өйрәткәндә актив куллана башлыйлар. Әйтик, американнар дельфиннарга АКШның су асты көймәләрен чит илләрнекеннән аерырга өйрәткәндә, шул ысулдан нәтиҗәле файдаланалар.

 

Хис-тойгы үзәкләренә тәэсир ясау ысулы ярдәмендә кеше белән дә ерактан торып идарә итү мөмкинлеге сер түгел. Алтмышынчы-җитмешенче елларда НАСА шул юл ярдәмендә орбитадагы космонавтларның тормышы белән идарә итү механизмын эшли башлый, бу хакта хәтта “Балтимор сан” газетасында игълан да ителә, әмма шуннан соңгы тәҗрибәләр мәгълүм түгел.

 

Ми өлкәләрен электр белән стимуллаштыру ысулы ярдәмендә хис-тойгылар белән идарә итү кешегә йогынты ясауның бердәнбер юлы түгел. Төрле гормоннар һәм химиядә пептидлар дип атала торган органик матдәләрнең дә канга кертелгән гадәттән тыш аз микъдары кеше психикасын, хәтерен кискен үзгәртергә мөмкин икәнлеге дә инде күптән мәгълүм. Канга адреналин бүленеп чыкканда, кешедә курку хисе барлыкка килүен хәзер мәктәп баласы да белә, норадралин дигәне исә, киресенчә, адәм баласын тынычландыра, стресслардан азат итә.

 

Бүгенге көндә фән тарафыннан баш миенә тәэсир итә торган илледән артык пептид өйрәнелгән. Алар арасында оныту, күнегү, тану, шәхесне икегә таркату пептидлары бар. Әйтик, билгеле бер төрдәге пептид кертелгән кеше мәгълүматны хәтерләп кала, пептидның тәэсире бетүгә, аны оныта. Пептидны яңадан керткәч кенә, мәгълүмат тагын хәтердә яңара. Мондый кеше кодлаштырылган мәгълүмат чыганагына әверелә. Фәннең бу юнәлештә үсеше адәм баласын җинаятьчел рәвештә зомбилаштыруга, идән асты заводларында кол итеп эшләүгә киң мөмкинлекләр ача. Бүген Көнбатышта коллар белән сәүдә итү киң тарала бара, Русиянең идән асты заводларында тир түгүче мескеннәр дә байтак. Күпчелек очракларда рәхәт тормыш, җиңел акча эзләп киткән ирләр һәм фахишәлек белән мантырга хыялланган хатын-кызлар сатылу объектына әйләнәләр. Күп кенә очракларда аларның кайберләре хәтерләрен югалткан хәлдә табыла, кан тамырларында укол эзләре ярылып ята. Кайдадыр идән асты заводларында эшләгәннәрен, рәхимсез рәвештә эксплуатацияләнгәннәрен генә хәтерлиләр. Бүгенге заман технологияләре инде адәм баласының тәненә микрочиплар кертеп, аның белән ерактан торып идарә итү мөмкинлекләре бирә башлады.

 

Күп вакыт хистеләк колы булу адәм баласын кыен хәлгә куя, җинаятьчел төркемнәр ыргыткан кармакка эләгүгә китерә. Шуңа да баш миенә салынган инстинктларны, нәфес теләкләрен контрольдә тоту өчен инсаннарга акыл бирелгән. Аллаһы Тәгаләнең шәригатенә тотынган очракта гына кеше шәхесен саклый, проблемаларның дөрес чишелешен таба ала.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 50 | 22.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»