|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2008 Матбугат
2013 ЕЛНЫҢ ҖӘЙГЕ УНИВЕРСИАДАСЫ КАЙДА УЗАЧАГЫН ҮЗ КҮЗЛӘРЕГЕЗ БЕЛӘН КҮРЕГЕЗ!31нче майда Брюссель шәһәрендә 2013 елда бөтендөнья студент уеннарының кайсы илдә узачагы игълан ителәчәк. XXVII Җәйге Универсиаданы үзендә үткәрү өчен өч шәһәр көрәшә: Виго (Испания), Гван Җу (Көньяк Корея) һәм Казан (Россия). "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе җиңүче шәһәрне игълан итү тантанасын турыдан-туры эфирда күрсәтәчәк. 20 сәгать 30 минутта "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында Брюссельдән турыдан-туры трансляция башлана. Фәкать "Татарстан - Яңа Гасыр" каналын караучылар гына тарихи вакыйга шаһитлары була алачак. 31нче майда 20 сәгать 30 минутта "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесен карыйбыз һәм газиз Казаныбыз өчен җан атабыз!
--- |
Иң күп укылган
|