поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.04.2019 Ана теле

Ана теле: Басым канунын беләсезме? Сөйләмегездә үтәләме?

Телебезнең асыл үзенчәлекләрен билгеләүче закон дәрәҗәсендәге факторлары рәтендә Гыйбадулла Алпаров “5. Басым” үзенчәлеген дә аерып күрсәтә.

Яңа канунга керешер алдыннан, сөйләмдә төп кануннарны куллану турында башлангыч (кереш) язмага кире кайтып, янә бераз уйланып алыйк әле. Хәтерлим:    беренче канунга керешкәнче үк әле интернетчыларыбыздан да, болай аралашучылардан да кызыксыну, сораулар ишетелгән иде. Үземә дә тел фәнендә моңарчы ул кануннар турында ни сөйләнелгән, бәян ителгән өстәмә кызыксынырга туры килде. Менә мондый фикер-тезиска юлыктык. Лотфи Яфаров: “Тел гыйлеме буенча ирекле дискуссиягә (егерменче гасырның илленче еллары – Н.И.) кадәр тюркологиядә төрки телләрнең барысына, шул исәптән татар теленә хас булган тик бер генә закон, сингармонизм законы, турында гына сөйләнелә иде. Телдәге башка бик күп күренешләр объектив закон булып исәпләнеп йөртелмәделәр һәм тел үсешенең закончалыгы күзлегеннән каралып тикшерелмәделәр. Ә бу хәл практикада ялгыш нәтиҗәләр ясауга, тел фактларына каршы куелган кагыйдәләр төзүгә китереп чыгара иде.
 
...Совет тел белемендә нәкъ шушы мәсьәлә буенча, җәмәгатьчелекнең киң һәм актив катнашуы белән, фикер алышулар үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә телдә бер-берсенә диалектик тыгыз бәйләнештәге гомуми һәм хосусый эчке законнарның хәрәкәт итеп торулары ачыкланды.  Телнең гомумән күп гасырлар буена сакланган үзенчәлеге, аның сүзлек составы, төп сүзлек фонды һәм грамматик төзелешләрнең тотрыклылык һәм үзгәрүчәнлек дәрәҗәләрендәге төрлелекләр гомуми эчке закон булып саналалар. Иске сыйфат элементларының әкренләп бетә баруы, яңа сыйфат элементларының тууы, милли үзьяшәешлеген саклау сәләте кебек күренешләр дә тел үсешенең гомуми эчке законнарына керәләр. Чөнки болар барлык телләр өчен дә гомуми. Димәк, алар һәрбер телдә төрлечә гәүдәләнә, хосусый законнар белән бик тыгыз бәйләнештә яшиләр. Хосусый яки, академик В.В.Виноградов сүзләре белән әйткәндә, милли-индивидуаль эчке законнарга һәрбер аерым телнең яки семья һәм ыруг телләре группаларының конкрет үз эчендәге үсеш үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләре керә.   Б.А.Серебренников болай ди (“Тел үсеше эчке законнарының асылын ачыклауга карата” (Доклады и сообщения. Институт языкознания,1953): “Тел – иң катлаулы күренеш. Ул – кеше фикерләвенең практик гәүдәләнеше генә түгел, бәлки шул ук вакытта бу гәүдәләнешнең бик төрле характердагы закончалыклар хәрәкәт иткән материаль средстволар системасы да”. Лотфи Яфаров дәвам итә: –  Телдәге теге яки бу дәвамлы, тотрыклы күренешләр, үзгәреш тенденцияләре – һәммәсе дә эчке законнар хәрәкәтенә буйсынган булалар.. Менә шушы законнар белән исәпләшеп бетмәү нәтиҗәсендә, тел өчен чит булган ясалма һәм көчләп  тагылган очраклы кагыйдәләрнең теге я бу телдә табылуы мөмкин, әлбәттә. Ләкин телдәге мондый очраклы һәм тел законнарына каршы килә торган хәлләргә тел озак түзеп тора алмый. Ул аларны үзләштерә алмый, шуңа күрә алардан арынырга тырыша. (ындыр, ыңгырчак, ычкын, ызгыш, энҗе сүзләренең ндыр дип язылу мисалы);   Яшәп һәм хәрәкәт итеп тора торган тел законнары, табигать законнары кебек, үзләреннән-үзләре генә, кешеләрдән бәйсез рәвештә генә тумаганнар, бәлки телнең иҗатчысы, иясе булган теге яки бу халыкның практик эшчәнлекләре уңаенда туганнар”.
   
Сүз уңаеннан телләрнең төп кануннарын белүнең әһәмиятен янә бер искә төшереп үтү артык булмас дим. Атаклы лингвист Лев Успенскийның  бер гыйбарәсе истә тора: “Тел материалыннан, табигый тел матдәсеннән азат, шәрә фикер була алмый. Шуңа күрә дә кеше ничек уйлый, фикерли икәнен, аның уйлавы нинди законнар белән башкарыла икәнен беләсебез килсә (шуннан  да мөһимрәк тагын нинди ният була алыр?), эшне тел законнарын өйрәнүдән башларга кирәк”.
   
Янә бер фикерне дә искә төшерик әле. Газетка даими язучы хөрмәтле укучыбыз  Зәрия Хәбипованың ана телебезне кайгыртып язган җитди язмасыннан бер өзек: “Без телебезнең камиллеген, гади, төгәл грамматикалы булуын, кыска сүзләрнең  күп булып, уйлаган фикерне шулай ук төгәл, тиз җиткерү мөмкинлегенә ия икәнен онытабыз. Ә бу фикерләүдә, язуда, китап бастыруда экономия барлыкка китерә, эшне тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә бит. Ник галимнәр халыкка татар теленең өстенлекле яклары турында сөйләми? Гаепләрләр дип куркалармы? Бу бит чынбарлык, исбатланган әйберләр”. (Татарстан яшьләре, 2019, 4 апр.). Килешегез, ана телебезнең төп кануннары турында хәбәрдәр булганда гына шушындый гамәли әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер.
 
Хәзер төп темабызга кайтып, басым төшенчәсен искә төшереп, аңа берникадәр нәзәри яктан күзәтү ясап алыйк. Тел тарихы белән төпле кызыксынган әдибебез Нурихан Фәттах болай уйланган: “Вакыт үтү белән кешелек җәмгыяте дә үзгәргән: адәм баласының дөньяга карашлары киңәйгән, тирәнәйгән. Шул ук вакытта аның иҗекләр ярдәмендә үзенең фикерләрен, хис-тойгыларын чагылдыру мөмкинлеге дә артканнан-арта барган. Ләкин а һәм у төрендәге аерым сузыклардан яисә тулы иҗекләрдән торган сүзләр генә куллану кешенең ихтыяҗларына тулы җавап бирми башлаган. Тартык-сузык төрендәге иҗекләр ярдәмендә яңарак һәм катлаулырак төшенчәләрне белдерү өчен бөтенләй яңа чаралар кирәк булган: Шул рәвешчә, тел үсешендә яңа чор башланган.
   
Бу яңа чорның кайчан, кайда башлануын без, әлбәттә. берничек тә белә алмыйбыз. Ләкин дөнья телләренең бүгенге төрлелегенә нигезләнеп фикер йөрткәндә, тел үсешендәге мондый яңалыкның, хәтта сикерешнең булуы шиксез. Тартык-сузык авазлардан торган иҗекләр ярдәмендә яңа төшенчәләр белдерү тел үсешендә ике төрле юнәлештә барган.
   
Беренче юнәлеш. Яңа мәгънә белдерү өчен бер иҗеккә икенче иҗек ялганып әйтелгән һәм шул нигездә ике иҗекле сүзләр барлыкка килгән. Ике иҗекле сүзләрдән соң өч, дүрт иҗекле сүзләр формалашкан.
   
Икенче юнәлеш. Яңа мәгънә белдерү зарурлыгы тугач, бер иҗеккә икенче иҗек ялганмаган, иҗекнең бары әйтелү рәвеше генә үзгәртелгән. Кытай теле һәм Кытай теленә охшаган башка телләр  башлыча шушы юнәлештә үскәннәр. Бүгенге кытай теледә, мәсәлән, ма иҗеге биш төрле рәвештә (тонда) әйтелә һәм биш төрле мәгънә белдерә ала... Ләкин бу телләрдә дә кайчандыр бик ерак заманнарда иҗекләрнең әйтелү рәвешен (тонын) үзгәртеп яңа мәгънә ясау ысулы булган. Грамматика китапларында “басым” дип атала торган күренешнең сакланып калуы шул турыда сөйли дә инде. Мәсәлән, татар телендә кара  сүзе ике төрле басым белән әйтелә һәм өч  төрле мәгънә белдерә ала. Шул ук вакытта яңа мәгънәле сүзләр ясауда “ басым” методы куллана торган кытай, вьетнам, лаос һ.б. телләрдә икешәр, хәтта өчәр иҗекле сүзләр дә очрый. (Н.Фәттах. Шәҗәрә,47–48 б.);
   
Басым категориясенә, аны сөйләм гамәлиятендә куллану үзенчәлегенә  карата да тел фәнебездә шактый мул мәгьлүмат тупланган. Иң әүвәле Г.Алпаровны искә төшерик: “...Бер үк авазлар, бер үк гармония белән әйтелгән сүзләр күп вакыт бездә үзләренең басымнары (ударение) белән аерылалар. Басым сүзнең мәгълүм урыннарындагы сузык бер авазын көчлерәк чыгарып әйтүдән гыйбарәт ...” (Алпаров Гыйбад. Күрсәт. хезмәт, 31 бит).
   
Бу язмасында галим татар теленең үзенчәлеген тәгаенли торган басым факторы барлыгын икърар итә, моны дәлилләүче мисаллар китерә (мәсәлән, басым ярдәмендә фигыльне исемнән аерып булу мөмкинлеген билгели), тик законның нидән гыйбарәт икәнен тәфсилләми.
   
Аның башка хезмәтләреннән, татар телен тикшергән бүтән галимнәр (В.Богородицкий, М.Зәкиев һ.б.) фикереннән аңлашылганча, басым законы болай билгеләнә: татарның һәр тамыр сүзендә басым соңгы иҗеккә төшә. Сүзгә ничә генә кушымча ялганса да басым азаккы иҗеккә күчә бара. Казан сүзендәге ике а, язуда ике бертөрле хәреф белән язылса да, әйтүдә ике төрле а белән әйтелә; зан иҗеге беренче иҗек кадан көчлерәк әйтелә. Казанда – Казандагы – Казандагылар – Казандагыларга. Соңгы иҗеккә төшкән басым көче белән беренче иҗеккә төшкәнен чагыштырсак, беренчесе инде бетү-ишетелмәү хәленә җиткән булыр.
   
Бу канунны сөйләмдә үтәү әлләни кыен бурыч түгел кебек, дөресен әйткәндә, һәр татарга ул ана сөте белән керергә тиеш. Әмма әйтелешне әнисе авызыннан ук бозык хәлдә кабул иткән балалар артканнан-арта бара – басым канунын бүген шәһәр татарларының, аеруча яшьләренең, күпчелеге боза да боза инде, бозык басым хәтта мәктәпне авылда саф татарча укып тәмамлаган балаларның сөйләмендә дә ешайды. Кулына микрофон алган җитәкчеләрнең, белгечләрнең, хәтта радио, телевидение журналистларының, дикторларының, ди-джейларының саф татарча әйтмәү очраклары хатага саналмый башлады.
   
Шул ук вакытта бу факторга гамәли әһәмият бирү очраклары безгә өлге була алыр иде. Бер генә мисал: Россия радиосы продолҗить диде дә продолжать дип төзәтте (20 авг. 2018); Аңлашылса кирәк, дөрес басым – дөрес мәгънә ул. Басым бозылуның мәгънә бозылуга китерүе бар. Бер радиобызда диктор арттыру урынына арт-тору диде, басым “арт”ка төшкәч, икенче өлештә мөстәкыйль басым барлыкка килә дә ул тору дип әйтелә, ягъни арт-тору. Мәгънәгә нинди хилафлык килүен аңлатуның  кирәге калмыйдыр. Тик төзәтеп әйтү дә, гафу үтенү дә булмады.
   
Җырда басым бозылу әлләни зарарлы түгел кебек; ялгышмыйк, басым шулай тиеш дип балалар, бүтән милләттәгеләр кагыйдәгә санаулары ихтимал. Җырда басым бозыла әле. Анда тавыш басымы гына түгел, көй басымы: тау астына төшеп, дию белән тауастына басымы аерыла, аһәң көчлерәк бит. Печән өсте җитсә. Дөресе: печәнөсте; Башларым әйләнеп китте...; Сине күргәчтә, дөресе: сине күргәч тә... Үкенечкә калмасын...;  Ландыш, дөресе ландышны.
   
Без инде басымның нәзәри өлкәсеннән аны гамәлдә-сөйләмдә куллану ягына күчеп барабыз. Үзенә аерым язма сорала. Сезнең дә фикер, тәкъдимнәрегез булмый калмас.
 
                                             Илдар Низамов,
                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»