поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.04.2019 Шоу-бизнес

Башкорт корылтае Данир Сабировның концертларын тыюны таләп итә

Дөнья башкорт корылтае Данир Сабиров башкорт биюен мыскыл итеп, "халык күңеленә төкерде" дип белдерә һәм Татарстан җитәкчелегеннән артистның чыгышларына цензура ясауны таләп итә.

Дөнья башкорт корылтае пародист һәм юмор остасы Данир Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады, дип яза Азатлык. Моңа Данир Сабиров концертыннан социаль челтәрләрдә таралган өзек сәбәп булды. Анда артист башкорт биюенә пародия ясый.
 
Корылтай моны "башкорт халкының күңеленә төкерү", халык хисләрен мыскыл итү дип атый.
 
"Профессиональ сәхнәгә иң беренчеләрдән булып нәкъ менә башкорт биюе чыгуы билгеле һәм аңа бүген бөтен дөнья соклана, безнең халык дөньяга танылган балет артистлары, опера җырчылары бирде. Башкортстанның бер генә артистының да башка халыларның мәдәни мирасыннан көләргә теле әйләнмәс", диелә мөрәҗәгатьтә.
 
Башкорт корылтае мондый чыгышларга юл куярга ярамый, чөнки ул халыкара мөнәсәбәтләргә начар йогынты ясый һәм "Русия президенты Владимир Путин кабул иткән Милли сәясәт стратегиясенә тулысынча каршы килә" дип саный.
 
Дөнья башкорт корылтае Данир Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итә. Артисттан шулай ук башкорт халкыннан гафу үтенүне дә таләп итәләр, югыйсә әлеге хәлне тикшерүне сорап, Русия баш прокурорына мөрәҗәгать итәчәкләре турында кисәтәләр.
 
Мөрәҗәгатьне Дөнья башкорт корылтаеның башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин имзалаган.
 
Корылтайның Вконтактедагы рәсми төркемендә хәбәр ителүенчә, Данир Сабиров Инстаграмда гафу үтенгән, пародиянең дүрт ел элек яздырылуын белдергән. "Әгәр артист чынлап та дүрт ел элек шундый чыгышлар белән йөри башлаган икән, Татарстанның мәдәният министрлыгы ни өчен моңа юл куйган дигән сорау туа", диелә Корылтай язмасында.
 
Данир Сабировның чыгышларын тикшерүне сорап Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Ситдыйкова да Татарстанның мәдәният министрына хат язган иде. "Башкорт" төркеменә куелган әлеге хатның күчермәсе астына 80нән артык комменатр калдырылды. Башкортлар бу хәлгә үз ачуларын белдерә.
 
2014 елда Башкортстанда моңа охшаш бер вакыйга булган иде. Уфа “Нур” татар драма театрына гастрольгә килгән Әлмәт театры беренче тамашасыннан соң ук "әхлак кагыйдәләрен бозган өчен" дип кайтарып җибәрелде. Спектакльдә башкорттан көлү күренешләре булган. Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.
 
Былтыр апрель аенда исә Русия мәзәкчесе Руслан Белыйның Салават Юлаев турынлагы сүзләре җәнҗал уятты. Ул Уфадагы чыгышында Юлаевны бандит һәм юлбасар дип атады. Аның бу мыскыллавы башкортларда ризасызлык тудырды.
 
"Башкорт" оешмасы Салават Юлаев һәйкәле янында бу уңайдан каршылык чарасы үткәрде. "Тархан" исемле көрәшчеләр төркеменең 15 егете Руслан Белый чыгыш ясаган Ульян шәһәренә барып, Белый төркеме җитәкчесе белән очрашып, гафу үтенү турында сөйләшеп кайтты. Белый башкортлардан гафу үтенмәде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»