|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2019 Әдәбият
Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган видеопроект башладыТатарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган видеопроект башлады. Проект Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Беренче тапшыру күренекле язучы, галим, сәясәтче, дин әһеле Ризаитдин Фәхретдингә багышлап язылды. Язучылар берлегенең легендар Яшел камины янында Риза Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты хакында сөйләшүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Ризаэтдин Фәхретдиннең Кичүчат авылындагы музее мөдире Диләрә Гыймранова, нәшир Рамил Миңнуллин катнашты.
Кунаклар галимнең мирасы, аны бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә җиткерү юллары турында фикер алышты.
Проекның кураторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча киңәшчесе Марат Закир.
Язмалар социаль челтәрләр, мәгълүмат агентлыклары аша таралачак.
--- |
Иң күп укылган
|