поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.04.2019 Ана теле

Киләчәк хакына

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка филология фәннәре докторы Илдар Низамовтан ачык хат:

Исәнмесез, Рафис әфәнде!
   
Сезгә мәгълүм ки, татар халкында хатны башлап җибәрүнең гасырлар буе чарланып килгән үз йоласы бар. Шуңа хөрмәт йөзеннән мин хәзер, исәнләшкәннән соң, сәләм юллау, сәләмәтлек теләү гыйбарәләрен бәян итәргә тиеш. Сәләм, сәләмәтлек. И-и-и ничек көйле, аһәңле, чын татарча әйтелә, ишетелә  бу сүзләр...
   
Хәзер менә шул сүзләрне яза башлаган идем дә төртелеп, тукталып калдым: сәлам, сәламәтлек... Бөтенләй чит-ят әйтелә, ишетелә... Үзегез дә башта татарча әйтеп, аннары язылганны кычкырып укып карагыз әле – бер иҗеген нечкә, икенчесен калын итеп, ягъни бозып, табигый булмаганча әйтерсез.
   
Мондый хәлгә тарыганда, күпчелегебез сөйләмебезне күрәләтә, белә торып бозуыбызны сизсәк тә, “нишлисең инде орфография кагыйдәләребез шулай кушкач”, дип, ирексездән кул селтәргә күнеккәнбез.
   
Тик Сез – вазыйфагыз буенча мондый хәлгә кул селтәмәскә, ә бәлки “минем урында  укучы бала булса, нишләр”, дип уйларга тиешле зат. Әйдәгез, эш урыныгыздан файдаланып, якындагы берәр мәктәпкә кереп, шушы хаттагы әлеге сүзләрне башта укучыдан, аннары аны укыткан укытучыдан кычкырып укытып карагыз әле; шикләнмим: нәкъ язылганча, ягъни бозып укыячаклар. Алга таба да күзәтүгә алыгыз: алар бу хатаны – ничек язылган шулай әйтү хатасын – дәрестә сөйләгәндә дә, башка урында (радио, телевидениедә, җыелышта һ.б.) чыгыш ясаганда да кабатлаячак. Чөнки мәктәптә шулай күнектерелә.
   
Инде мәктәпкә кергәч-кергәч менә бу сүзләрне дә әйттереп, яздырып карагыз әле: әдәм – адәм, әгъзә – әгъза, әммә – әмма, әмәнәт – әманәт, бәлә – бәла, вазыйфа – вазифа, вәзгыйәт – вазгыять, гыйбәрә – гыйбарә, дәгъвә – дәгъва, икътыйсат – икътисад, мәгълүмәт – мәгълумат, мөхит – мохит, рәссәм – рәссам, сүрәт – сурәт, хәләт – халәт, хәстә – хаста, хәләл –халәл,  хәттә – хәтта, идәрә – идарә,  мөләем – мөлаем, хәтирә – хатирә һ.б.
   
Шикләнмичә әйтә алам, әлеге әңгәмәгез бер сорауга килеп төртеләчәк: нигә соң мәктәптә бер төрле әйтеп тә икенче төрле язарга өйрәтәләр? Нигә?
   
Баланың аптыраулы мөлдерәмә карашына ничек дип җавап бирерсез икән? Тел төбемне сиздегез булыр – бу хатның да асылы шушы сорау бит – мин дә Сезгә шушы сорау белән текәләм: нигә шулай? Бу темага минем язмалар белән азмы-күпме таныш булсагыз, аңларсыз: бу – йөзләрчә интернетчыларыбызның һәм, гомумән дә, күпчелек халкыбызның соравы!
   
Миңа бит эшем буенча бу сорауны еш ишетергә туры килә. Шулай бервакыт Казан мәктәпләренең берсендә бишенче сыйныфта булырга туры килде. Укытучы кыз  диктант яздыра. Әледән-әле берәр баланың язганына күз ташлап китә. Менә берсе янында тукталды. Түзмәде, дәрестә чит кеше бар дип тә тормады:
   – Ник пристаньнәр дип яздың? Мондый сүздә кушымча ничек языла? Күпме тукырга була!– дип кызып алды.
   Дәрестән соң “сөйләштек”.
   – Бу балага татар теленең төп законнарыннан берсе – сингармонизм законын өйрәткәнсездер инде: татар сүзләре бөтенләе белән йә нечкә генә, йа калын гына әйтелә һәм языла; кушымча ялганган очракта ул да йә нечкә, йа калын гына була; бездә, галим Гыйбадулла Алпаров әйтмешли, башка телләрдәге кебек, “боргалану” юк.
   – Белә, әлбәттә. Программада каралган.
   – Димәк, аңарга перистәннәр дип язарга закон үзе куша...
   – Сез тагы бу сүзнең алынма икәнен танымаска, перистән дип язарга да кушарсыз?
   – Мин кушмыйм, ә телебезнең сүз башында, иҗек башында ике янәшә тартык (протеза, эпентиза) алдыннан сузык өстәлүе законы куша. Халык үзе шушы законны үтәп, телен саклап кала алган, аны баета килгән: өстәл, эшләпә, эскерт, бүрәнә, карават, ыштан..., дигән. Бүген дә әти-әние, әби-бабасы ыстанса, ышпыйун, персидәтел, перизидент дигәч, тел законы шулай әйтергә кушкач, бала нигә перистәннәр димәскә, шулай язмаска тиеш соң!? Нигә?
   
Яшь мөгаллимәбез төшеп калганнардан түгел иде, чын укытучы буларак, дәлилне бик тиз тапты – өстәлдә яткан беренче дәреслекне алып, актара да башлады.
   – Министрлык раслаган дәреслектәге Бәшировны, Әпсәләмовка дигән кушымчаларны, сингармонизм законына сукырларча буйсынып, үзгәртергә кушарсыз?
  – Нигә сукырларча? Аңлап, закон белән килешеп үзгәртергә. Үзегез үк, чын татар кешесе буларак, нечкә әйтәсез, ә балалардан, икейөзләнергә мәҗбүр итеп, калын яздыртасыз. Нечкә әйтелешле фамилияле балалар (менә мәктәп исемлегеннән – Хәбирев, Җәлилев, Мирсәлимев) нишләргә тиеш? Әнә министрлыктан мәктәпкә килгән рәсми хат-кәгазьләргә күз төшерегез әле; Берсендә  Шәймиевкә дип, янәшәсендә генә Вәлиевка дип язылган. Нигә?
   Мөгаллимәбез өстәлдән газет алды:
   – Башта боларны күрер идегез: бер үк биттә вазифа да, вазыйфа да, бер үк тамыр хәл дип тә, халәт дип тә языла. Менә күпчелеге Галиев, Гыйләҗев, Хәсәновларны барыбер “урысча” төрләндерә. Сингармонизм законын белмиләр мени!
   
...Дөресен әйткәндә, бездә әле мәктәптән йоктырып чыккан орфография хатасы кешенең “кара сакалы” яисә “шадрасы” булып гомере буе тагылып йөрсә дә, ул аның көнкүрешендә, эшендә әлләни фаҗыйгага саналмый; Җинаять булып саналмый да саналмый инде. Татар теле  – дәүләт теле дип рәсми кабул ителгән җәмгыятьтә орфография яисә орфоэпия хатасы өчен җавапка тарттыра торган берәр закон актын беләсезме? Менә шуңа күрә дә мәктәп укытучысы шундый хаталы шәкертләре өчен үзен турыдан-туры җаваплы санамый.  
   
Гадәттә, бу төр хаталарны “хәреф хатасы”, “күз хатасы”, “техник хата” дип, фәнни-методик кулланмаларда, документларда “орфография-пунктуация хатасы” дип атыйлар; һәрхәлдә аларны җитди хаталардан “гөнаһсызрак” дип саныйлар. Бик зур ялгышу! Вак хата гомумән дә булмый. Ул барыбер чын хатага – җинаятькә китерә.
   
Төзәтергә тотынганда  таяну ноктасы, әлбәттә, уңай мисал. Гадәттә аларны гаммәви чаралардан –газеттан, радио, телевидениедән эзлибез. Шөкер, табылып тора. Телебезнең язмышы өчен борчыла торган милләтпәрвәр укучыбыз газетта Исхакый, вазыйфа, Фатыйх, пошый, газет, реклам кебек “кечкенә генә” уңай үзгәрешкә дә игътибар итми калмый. Радио, телевидение тыңлаучылары бу сүзләрнең “орфография кушканча” әйтелмичә, нәкъ менә халыкча – шушылай әйтүенә канәгатьлек белдерә. Заманында  “Мәдәни җомга”  Әмирхан ага Еники биргән интервьюне бастырды. Әдип әдәбият сүзен, әлбәттә, нечкә әйтеп, кушымчаларын да саф татарча әдәбиятне, әдәбияткә дигән (хәер, аны башкача әйтеп тә булмыйдыр). Шуны укып. сөенүемне күрсәгез! Мәдәният, нәшрият сүзләрен дә нечкә кушымчалар белән язган газетлар бар. Тик болар бит искәрмә генә. “Бозык”лары күпме!
     
Орфография  “төеренең”  күбрәк журналистика – мәгариф тирәсендә укмашуы, бу хатны ни өчен нәкъ менә журналист, матбугат сөйләме белгече язуы ачыклана төште; ни өчен нәкъ менә Сезгә язылуын да чамалавы кыен түгел шикелле – мәгариф ул алфавитны, орфография, орфоэпия, пунктуация кагыйдәләрен булдыру, укыту-өйрәтү, гамәлдә үтәлешен (мәктәптә, бүтән уку йортларында, дәүләт, җәмәгать оешмаларында һ.б.) тәэмин итү өчен турыдан-туры иң беренче җаваплы үзәк.
   
Җаваплылыкны үз өстеңә алу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Моңарчы Министрлык бу җаваплылыктан читләшү ягында торды. Шулай да тарихи хакыйкатьнең күзенә туры карарга зарурдыр. Сүз заманында Галимҗан Ибраһимов җитәкләгән Гыйлми үзәктән башланып киткән җаваплылык турында бара. Дөрес әйтү, дөрес язуга кеше рәсми рәвештә балалар бакчасында, мәктәптә өйрәнә башлый. Татар халкы язу грамотасына элек-электән мәдрәсә, мәктәп өйрәтә дип  күнеккән, җаваплылыкны аңарга йөкләгән.
   
Мәсьәләнең бүген дә шушы министрлык җаваплылыгына төшүенә янә бер дәлил ул аның фән белән дә шөгыльләнергә тиешлеге (бу вазыйфа аның исемендә үк тәгаенләнгән).
     
Бүген без телебезнең эчке законнары инкарь ителеп, башлыча урыс һәм гарәп телләре закончалыкларына таянып, шул телләр мәнфәгатен кайгыртып төзелгән, рәсми рәвештә 1940 елда ук кабул ителеп, соңыннан сиксән ел буена бик аз гына үзгәреш кертелгән, асылда телебездә шул чорда барлыкка килгән байтак уңай үзгәрешләр искә алынмаган, кыскасы, искереп сөрсегән кагыйдәләр белән яшәп ятабыз.
   
Нигә соң без бу иҗтимагый каршылыктан котыла  алмыйбыз? дигән сорау милләтнең иң акыллы затлары тарафыннан бер генә тапкыр куелмаган. Ике гасыр бит инде шушы сорауга җавап эзләп җафаланабыз, чәбәләнәбез. Г.Ибраһимов, Х.Курбатов, Ә.Кәримуллин кебек иң күренекле, милләтпәрвәр галимнәребезнең бу хактагы тарихи хезмәтләре – моңарчы бер генә цивилизация дә тарымаган шушы фаҗигагә  һәйкәл булып хезмәт итә алырлыктыр.
   
Сәбәпләрен дә белмибез түгел, югыйсә: кайсы халыкның бер гасырда өч төрле алфавит алыштырырга мәҗбүр булганы бар, йә?! Соңгы тапкыр – латин графикасына кире кайтып инде күчәбез дигәндә генә янә кулдан тартып алдылар; Ул кире кайтыр алдыннан кириллица алфавитына өч хәреф өстәргә дигән указ проекты да гамәлгә ашырылмыйча калды, аны кабул итәр алдыннан һәм кабул итүгә әзерлек барышында хәрәкәттәге орфография кагыйдәләрен камилләштерү проекты да үтәлмичә калды. Шуннан соң да ике дистә елны, үзгәреш кирәк, дип буш сүз сөйләп, суга салдык. Кем җавап бирер мәгънәсезгә үткән бу кадерле гомер өчен.
   
Милләтне зәгыйфьләндерүгә, телен тәмам юк итүгә, гомумән инкыйразга китерәчәк мондый җинаятьчел хәрәкәтсезлекне бүтәнчә дәвам иттерү мөмкин түгел! Эш кирәк! Гамәл кирәк! Ул кайдандыр үзе башланыр, кемдер этәреп җибәрер дип өметләнү –мәгънәсезлек. Матбугатта бәян ителгән бер язмамда мондый фикер үткәрелә: “Моңарчы да, тупланган фәнни күзәтүләргә, тәҗрибәгә таянып әйтә килдек, бүген дә кабатлыйбыз: алфавитның һәм аннан аерылгысыз орфография-орфоэпия-пунктуация кагыйдәләренең хәзерге иҗтимагый сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе, камил булуы  аларның татар теленең төп законнарына (сингармонизм, басым, ялганмалык, тыныш-аһәң һ.б.) нигезләнүенә бәйле. Телнең эчке законнарына таянган, шуларга тәңгәл алфавит, орфография-орфоэпия генә дөрес, тормышчан була ала. Нинди генә үзгәреш тәкъдим ителмәсен, шушы таләпкә туры килсә генә, ул тәкъдим нигезле, дәлилле санала ала. Тарихи тәҗрибә һәм бүгенге яшәеш исбатлаган үтә әһәмиятле янә бер хакыйкать: камил алфавит һәм орфография-орфоэпия кагыйдәләре булмыйча торып, безнең телне саклау, үстерү максатында каралган, программаларда, карар, указларда теркәлгән бер генә тәкъдим, чара да үз вакытында, тулысынча, канәгатьләнерлек сыйфатта үтәлә алмаячак. Моны белеп торыйк”.
   
Кыскасы, бүген сүз түгел, хәрәкәт кирәк. Шәхсән  Сездән ни көтәбезме? Хәтта бу хатка җавап та әзерләп вакыт исраф итмичә, конкрет гамәлгә керешергә! Киләчәк хакына! Нидән башларгамы? Үзегез карыйсыз инде, шуңа күрә Министр бит Сез! Мин Сезнең урында булсам, беренче нәүбәттә, мәктәпләр белән җитәкчелек итә торган рәсми зат буларак, сәләм сүзен ничек әйтелә шулай язарга дип барлык мәктәпләргә, уку йортларына, кул астындагы оешмаларыгызга фарман язып төшерер идем. Фарманга кушымта сыйфатында йөзләп сүзнең (әдәм, әгъзә, әммә, әхләк, бәлә, җинәйәт, кинәйәт, нәзәрийәт, рәссәм, сүрәт, сәләмәтлек, хәләт, хәбәрдәр, табыйп, хаста һ.б) исемлеген төзеп (Ышаныч белдереп, мөрәҗәгать итсәгез, ул исемлекнең проектын мин дә төзешергә риза), Хөкүмәт яисә Дәүләт Советы карары белән дә раслатып, таратыр идем. Моңа бит нинди дә булса оештыру чаралары да, әлләни чыгым да соралмый. Фәнни дәлиле дә шик-шөбһәсез: татар теленең сингармонизм законы һәм татар орфографиясе- орфоэпиясенең фонетик принципка (ягъни ничек әйтелә шулай языла) нигезләнгән булуы.
   
Әлбәттә, бу юлы да шикләнергә өндәүчеләр булмый калмас. Исемлектәге сүзләрнең күпчелеге алынма, диярләр. Дисеннәр! Татар теленең төп законы – алынмаларга да төп закон. Бернинди искәрмә, ташлама була алмый! Буйсынырга тиешләр – татар кешесе (беренче нәүбәттә сабыйлар) аларны әйтү өчен үзенең әйтү, ишетү әгъзәләрен үзгәртә алмый лабаса, урыска яисә гарәпкә әйләнә алмый. Мәктәп, мәдрәсә, мәчет, бәрәкәт, бүрәнә, өстәл, карават, кәрзин... Ничек кенә буйсынганнар әле! Татарның нәкъ үз сүзләре кебек аһәңле-көйле әйтелә-ишетеләләр. Барысы да шулай “шомара” ала, тел тегермәне бөтен кытыршылыкларын кырып, “түгәрәкләп” бетерәчәк.
   
Шушы ук фарманда янә бер параграф итеп а авазына беткән алынмаларда басымсыз соңгы иҗектәге аның төшеп калуын рәсмиләштерергә кирәк: рам, фанер, кукуруз, әлиф, реклам, газет, кассет, камер, афиш, програм, телеграм һ.б. Бу күрсәтмәнең дә фәнни нигезе нык һәм бәхәссез – татар теленең басым законы: басым сүзнең соңгы иҗегенә генә төшә, кушымчалар өстәлсә, шуларга күчә бара. Шикләнеп  азапланучыларга Г.Тукай, Г.Ибраһыймов, Г.Алпаров, Г.Исхакый, И.Газый, Г.Бәширев, Х.Сарьян әсәрләрен һәм фәнни фикерләрен күрсәтегез.
   
Бу документ–күрсәтмәдә һич сузмыйча тәкъдим ителергә тиешле параграф – ул татар исем, фамилияләренең шушы ике законга буйсындырылып, дөрес (татарча) язылырга, әйтелергә тиешлеге. Мондагы мәгънәсезлеккә, тәртипсезлеккә күпме түзәргә буладыр! “Татар энциклопедиясе” сүзлеге чыгып (2002), аның баш мөхәррире “М.Х.Хәсәнев” дип укыгач, сөбханалла, ниһаять, бездә дә тәртип булачак икән! дигән өмет кабынган иде. Андагы Әминев, Әпсәләмев, Бәширевләр күңелгә, сөйләмгә нинди ятышлы, аһәңле иде. Шул тәэсиргә бирелеп газетлар да Вәлиевкә дип дөрес төрләндерә башлаган иде.
   
Ни кызганыч, бу сөенечләр дә бер генә мизгеллек булган икән. Энциклопедиянең 1 нче томында “Сүзлек”тә дөрес язылган Хәсәнев, Бәширевләр кире “бозык” вариантына әйләнеп кайтты. Нигә-ә-ә? Сорасалар, балаларга моны ничек аңлатырсыз? Аларда бит сорау өстенә сорау туып кына тора. Шәймиевнең, Вәлиевнең, Гыйлметдиневнең кушымчасы, табигый ки, законга ярашлы рәвештә ки, нечкә язып була, ә хатыннарыныкын, кыз балаларыныкын  ничек әйтергә дә ничек әйтелгәнчә дөрес язарга?
   
Хәтта кушымча калынмы-нечкәме дип икеләнү булмаган очракта, әйтик, урыслар үзләре махсус нечкәртеп әйткәндә һәм язганда да (деталь, запчасть, спектакль, нефть, февраль, апрель, пристань һ.б.), калын кушымча өстәп, сөйләмебезне авыр аңлаешлы, көйсез-моңсыз итәбез. Билет, календарь, интервью, музей, училище, бизнесмен, кофе, печенье кебек (халыкара алынмаларда, ягъни төрле телдә төрлечә әйтелә торган, бездә дә һәр кайсы үзенчә әйтелә торган) сүзләрнең кушымчаларын бер төрле әйттерергә азапланабыз. Әнә әле генә татар теле укытучысы радиодан фестивальны, фестивальның дип, телен ничек кенә “сындырып” газаплана, сөйләменең аһәңе генә түгел, бөтенләй атасы-анасы юк. Укучылары алдында “урыс алынмалары калын кушымча белән әйтелә” дигән хан заманыннан туң булып катып калган кагыйдәне үти, янәсе.
   
Сөйләү, ишетү әгъзәләре тумыштан, нәселдән татарныкы булган, аларны ул чын татарча әйтүдә гаиләдән үк көндәлек күнектереп килгән булса, татар баласы бу зәхмәттән зәгыйфь булмас, татар аһәңен саклап кала алыр, “сакаулык” кәсәфәтеннән котыла алыр, гәрчә бу куркыныч аңарга әле югары уку йортында, хезмәтендә (матбугатта, радио, телевидениедә, сәүдәдә, сәхнәдә һ.б.), шәһәр яшәешендә гел кизәнеп торса да, ана телен яратуы, хөрмәт итүе, балалары, оныклары алдында ана теле язмышы өчен җаваплылык тоюы аны сизгерлектән, гамьнән мәхрүм итмәс.
   
Ә менә тумыштан урысча (яисә бүтән телдә) уйлап, әйтеп, язып күнеккән балага татарча өйрәнү бурычы торганда, аларга мондый каршылыклар зыянны  күбрәк китерә, “татар теле урыс теленнән катлаулырак, аны өйрәнүе кыен”, дип телебезнең яманатын чыгаручы хөрәсән-ялкаулар тегермәненә үзебез үк су коябыз түгелме!? Шул ук фестиваль, пристань сүзләрен урыс баласы нечкә әйтергә, нечкә кушымчалар өстәргә күнеккән, ә татар  теле дәресендә аңарга бу сүзләргә гайре табигый калын кушымча белән язарга мәҗбүр итәләр яисә газет, реклам сүзләренә урыс алты килешнең бишендә кушымча сыйфатында а ны бөтенләй әйтми (реклам-у, газет-е, рам-ой), ә татарча текстта а ның һич кирәкмәгәнгә кабатланып торуын ул аңлый алмый. Яисә аңарга татар сүзендә басым соңгы иҗеккә генә төшә, дип кисәтәләр, ул моны хәтта тарихи мисаллардан да белә: мәсәлән, урысның тесьма сүзе татарның тасмасыннан алынган; басымы соңгы иҗеккә төшерелгән хәлендә алынган да. Ә хәзер шул сүздән кабул ителгән “Тасма” атамасын татар үзе үк, үз теле законын үзе үк бозып, тасма дип азаплана, урысны да шулай бозарга күнектерә. Хәзер, әнә, гомер-гомергә “Алабуга” дип басымны соңгы иҗеккә дөрес төшереп әйтелгән сүзне “Алабуга” дип көчәнү күзәтелә. Урысларга әйтүне җиңеләйтә, янәсе. Һич юк! Урыс теле басымны теләсә кайсы иҗеккә төшерүгә көйләнгән. Татар үзе шулай бозгач, урысның да иярми хәле юк.
   
Түгәрәкләп әйткәндә, ана телебез бөтен дөнья күләмендә иң абруйлы, дәрәҗәле, бай, яңгырашлы-аһәңле дип көн саен тукып торып та яшәештә, уку барышында исә үзе үк менә шушындый каршылык-кыенлыкларга юлыгып, җан талкуына дучар булып торган балада телебезгә карата ихласый хөрмәт, аны олылау, кадерен-тәмен белү хисе ничек тәрбияләнер икән!?
   
Сезгә милләтебез, ана телебезнең киләчәге хакына, вазыйфагыз кушкан гамәлләрне кыюрак үтәвегезне теләп
калабыз.                                                                                                                                                                                        
                                    Илдар Низамов,
                              филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»