|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: "Әниегезгә 40-50 меңгә «чудопрепарат» алып бирә алмыйсызмыни?" диючеләргә исем китәПопуляр җырчы Рафинә Ганиуллина тормышта иң якын кешеләр - бертуганнарыңның терәген тоеп яшәү бик мөһим дип саный. Әниләренннән башка таяныр кеше булмау да сәбәпче булгандыр, ул кызларын бер йодрык итеп үстерә алган, күрәсең. Балачагындагы авыр мизгелләрне Рафинә болай дип искә ала: "Киемнәр өчен сеңелләрем белән сугышкан чаклар да булды. Әни әйтә торган иде: «Аягымнан тотып селкетсәгез дә акча җиткереп булмый» дип. Шуны белеп үстек, артыкка өмет итә алмадык. Тизрәк акча эшли башлап әнине рәхәттә яшәтү хыялы белән план корган чакларыбыз истә. Хәзерге заманда, нормаль әти-әниләр балаларына бик булыша, фатирын да алып бирә, укыта, туйлар ясый. Без барысын да узебез булдырдык, әти белән әнидән акча сорау бөтенләй башка сыймаслык күренеш. Əти дигән кешебез биш кызын ташлап киткәнгә 25 ел булды, аның өчен оят булса да әйтәм, шуннан бирле без әнинең 2 төркем инвалидлык пенсиясенә яшәдек, әнигә ул вакытта 42 яшь, миңа 9, төпчек балага 2 яшь... Әәтидән бер тиен ярдәм булмады, "типсә тимер өзә ала торган" ир-ат, типмәде генә... Аллага шөкер, хыялыбыз чынга ашты: әнине чит илләргә дә йөрттек, фитнеска абонемент, ноутбук, яхшы кием - бәйрәм саен затлы буләк белән сөендерәбез үзен. Кызганыч, 2016 елның көзендә инсульттан соң әниебез сабый баладай зәгыйфьләнде, бүгенге көндә безнең тәрбиягә мохтаҗ, врачлар баш миенә операция ясап әнине үлемнән алып калдылар, тагын 3-4 ай яшәргә мөмкин диделәр. Көзгэ 3 ел була, бу безнең бердәмлекнең көче дип уйлыйм. Əниебезне бүгенге көндә дә концертларга, театрга, рестораннарга алып барабыз. "Əниегезне ямьсез киендергәнсез, һаман сөйләшмимени? Җитәрлек шөгыльләнмисез, димәк!" Яисә сетевой маркетинг аша үлемнән алып кала торган «чудопрепарат» тәкъдим итәләр 40-50 меңгә: "Әниегезгә шуны алып бирә алмыйсызмыни? Акча эшлисез бит сез!" - дип әйтүчеләргә исем китә. Безнең әниебез кадер-хөрмәткә бик лаек, без моны бик яхшы аңлыйбыз! Кайвакыт сүзләр артык," - дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|