|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2019 Мәдәният
Кариев театрында режиссерлык лабораториясе ачыла8 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлык лабораториясе старт ала. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы режиссерлар катнаша: Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник (Мәскәү), Тимур Фәйрузов (Норильск), Илшат Мөхетдинов (Уфа). Алар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. 13 апрельдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Аларның презентациясе 16.00 сәгатьтә башлана. Кариев театрының бөтен локацияләрендә дә эш алып барылачак. 9 апрельдә показларның программасы соңрак тәкъдим ителәчәк.
Лабораториянең берничә бурычны күз алдында тота, шуларның иң мөһиме – актерлар өчен көчле тренинглары. Чакырылган һәр режиссер - теге яисә бу мәктәп вәкиле, алар үз һөнәрендә төрле методика кулланалар, шуның бәрабәренә труппада профессия турында яңача күзаллау тудыра алалар. Ә бер атна эчендә премьера чыгару да иҗади стресс барлыкка китерәчәк, һәм бу аларга уңай тәэсир итеп, актерларның яшерен ресурсларны ачарга ярдәм итәр дип көтелә. Моннан тыш театр 4 яшь режиссер белән танышачак һәм киләчәктә кайсыдыр эскиз тулы канлы спектакльгә әверелергә мөмкин.
Балалар һәм яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темаларга багышланган төрле әдәби материал куллану әлеге лабораториянең үзенчәлеге. Лаборатория текстлары татар сәхнәсе өчен яңа: монда яшүсмерлек кайнарлыгы да, ялгызлык темасы да, фантазия һәм үзең уйлап чыгарган дустың турында кайгырту да, үзенчәлекле кешеләр белән мөнәсәбәт тә бар.
Лабораториянең нәтиҗәсе катнашучылар өчен дә, тамашачыларга да көтелмәгән иҗади эксперимент булыр дип ышанабыз.
--- |
Иң күп укылган
|