поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.04.2010 Җәмгыять

КЕМ УЛ СТАЛИН?

Соңгы вакытта җәмгыятьтә, Брежнев заманнарындагы кебек, Сталин тирәсендә бәхәсләр куера башлады. Җиңү бәйрәме алдыннан бигрәк тә. Кем ул Сталин – Ватанны саклап калган бөек юлбашчымы, әллә дошманга илгә бәреп керергә юл ачкан куркак җитәкчеме? Шул уңайдан төрле чыганаклардан туплап әзерләнгән язма тәкъдим итәбез.

Сталин беркемгә дә ышанмаган. Ул һәрвакыт совет халкын уяулыкка чакырып торган. Озак кабатлаудан булса кирәк, бу төшенчә ахырда аның аңын үзгәртеп, чиктән тыш шикләнгән булуга әверелеп кала. Аның бердәнбер тикшермичә ышанган хәбәре – берәрсенең яманатын саткан ялган сүзләр була. Сталинда вакыт-вакыт акылдан язу өянәкләре дә күзәтелгән. 1927 елда үзен начар хис иткән җитәкче танылган галим, психиатр Бехтеревтан үзен карап тикшерүне сорый. Тикшерү үткәрелгәннән соң Бехтерев Сталинга консилиум үткәрер өчен бүлмәдән чыгып торырга куша. Шуннан соң бергә караган табибларга мөрәҗәгать итеп, "корыган куллы пациентта" психик авыру – классик паранойа булуын әйтә. Комиссия әгъзаларыннан берсе нинди диагноз куелуы хакында Сталинга хәбәр итә. Тиздән Бехтерев һич көтмәгәндә үлеп китә, табибның гаиләсе репрессиягә дучар ителә. Сталин катырак авырып киткән очракта, үзенең сакчылары арасындагы ветеринария фельдшерена мөрәҗәгать иткән; табиблар аны үтерергә җыена дигән үзе уйлап чыгарган уйдырмага ышанып, югары квалификацияле медицина белгечләрен якын да китермәгән.

 

Ялагайлануга корылган бер риваятьтә Сталинның көненә 500 бит китап укуы хакында бәян ителә. Әлбәттә, мондый раслаулар хакыйкатьтән ерак тора. Шулай да аның яратып укый торган бер китабы булуын әйтеп китмичә булмый. Бу – Никколо Макиавеллинең гасырлар буена диктаторларга кулланма буларак хезмәт иткән танылган "Хөкемдар" ("Государь") китабы. Гәрчә ул аны тыелган китаплар исемлегенә кертсә дә, үзе бик бирелеп, билгеләр куя-куя укый торган булган.

 

Яшь чак – юләр чак?

 

Бер риваятькә караганда, Сталинның атасы итек тегүче Виссарион Джугашвили түгел, ә кенәз Эгнаташвили. Кенәз бик дини кеше булганга бәләкәй Сосоны (балачакта аны шулай атаганнар) башта духовный училищега (1888), ә аннары Тифлис духовный семинариясенә (1894) укырга кертә. Шикле чыгышы Сосоны семина­риядә дә эзәрлекли. Мыскыллаулар һәм кимсетүләр монда да дәвам итә. Бервакыт ачуыннан ул семинариядәге барлык тәрәзәләрне ватып бетерә, һәм Сосоны 1899 елда семинариядән куып чыгаралар. Иреккә чыккач, ул урлашу һәм талау белән шөгыльләнергә тотына. Төрмәләргә эләгә. Анда Сосо (хәзер инде Коба) жандармерия белән элемтәгә керә, каракларга каршы юнәлтүче була. Төрмәдә ул сәяси тоткыннар белән таныша һәм жандармерия белән бергә аларга каршы эшли башлый. Алты мәртәбә сөргеннән качу – жандармнар ярдәменнән башка эшләнә торган гамәл түгел. Юлбашчы булгач, Сталинны яшь чагындагы гамәлләре гел борчып торган, күрәсең. Һәм ул шаһитлардан котылыр өчен элек бергә юлбасарлык һөҗүмнәрендә катнашкан иптәшләрен барысын төрмәгә яба, бик кү­бесе шунда үлә. Ста­линның провокаторлык материалларын соңрак Хрущевка да тапшыралар. Әмма аңардан алга таба тикшерүне дәвам итәргә рөхсәт сорагач, ул: "Бу мөмкин түгел! Димәк, безнең ил белән 30 ел буена патша охранкасы агенты җитәкчелек иткән?" – дип, рөхсәт бирмәгән.

 

Сталин һәм хатын-кызлар

 

 1906 елда Бакуда Кобаның партиядәш иптәше Александр Сванидзе аны үзенең сеңлесе Екатерина (грузинча Като) белән таныштыра. Тиздән 16 яшьлек кыз авырга кала һәм Кобага өйләнүдән башка чара калмый. 1907 елда уллары Яков дөньяга килә. Ә ярты елдан соң Като туберкулездан үлеп китә. Бала Катоның Тифлистагы апасы кулында кала. Бу гаиләдә Яков 1921 елга кадәр яши. Аннары аны Кобадан Сталинга әйләнгән атасы Мәскәүгә үз янына ала. Бакуда заманында халык арасында йөргән бер риваятьтә Коба сөргендә чагында Катоның бер приказчикка күзе төшүе турында сүз бара. Бу хикәят Екатерина Сванидзеның улы Яковның чыгышын шик астына ала һәм Сталинның ни өчен олы улына салкын мөнәсәбәттә булуын аңлата шикелле.

 

Коба 1908-1909 һәм 1910-1911 елларда төньяк шәһәре Сольвычегодскида сөргендә була. Ул анда яшьли тол калган Матрена Кузакова белән таныша. Һәм икенче мәртәбә бу шәһәргә эләккәч, әлеге таныш хатынына фатирга керә. Матрена белән Кобаның уллары туа. Аңа Костя дигән исем кушалар. Константин Степанович Кузаков Сталинга искиткеч охшаган була. 1970 елларда ул Бөтенсоюз телевидение җитәкчеләренең берсенә әверелә. 1913 елның февралендә Кобаны тагын кулга алалар һәм Красноярск краена сөргенгә озаталар. Булачак юлбашчының күзе 14 яшьлек Лидочка Перелыгинага төшә. Ул да бала таба. Малайга Саша дип исем кушалар. Саша сугышта катнаша, орден-медальләр белән бүләкләнә, сугышны майор дәрәҗәсендә тәмамлый. Туган якларына әйләнеп кайта. Алдагы тормышы билгеле түгел. Йомгаклап әйткәндә, Сталин сөргендә никахтан тыш туган балаларын танымый һәм хакимияткә килгәч, берсен дә исенә төшерергә теләми.

 

1919 елның башында Сталинга 40 яшь тулганда, Надежда Аллилуева аның хатыны була һәм озакламый уллары Василий туа. 1932 елның ноябрендә Надежданы атылып үлгән килеш табалар. Сталинга бәйле бик күп вакыйгаларга хас булганча, бу фаҗига дә төгәл билгеле түгел. Бу вакыйга бүгенгәчә серле килеш кала бирә, чөнки әлеге хәбәрләрдән тыш, Сталин хатынын үзе атып үтергән дигән фараз да яшәп килә.

 

“Зур террор”

 

Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү нәтиҗәсендә колхозчы-крестьяннарның җан асрарга дип калдырган бөртекле ашлыкларын, хәтта чәчүлек орлыкларына кадәр тартып алулары ил­дә коточкыч, 1932-1933 елларда гына 10 миллионнан артык кешенең һәлакәтенә китергән ачлыкка сәбәп була. Бу рәхимсез кампания миллионлаган кешене репрессияләү белән бергә алып барыла. Золымга нигезләнгән идарә итү ысулы партиядә һәм җитәкче даирәләрдә эчке канәгатьсезлек тудыра. Сталин моны исәпкә алырга һәм күпмедер йомшаклык күрсәтергә мәҗбүр була: репрессияләр азая, элегрәк сөргенгә сөрелгән Ленин көрәштәшләре кире кайтарыла.

 

Мондый "җепшеклек” чоры Сталинны канәгатьләндерми, әлбәттә. Чөнки мондый хәлләр озаккарак сузылса, аның хакимлегенә куркыныч янавын, аны исә урта юл тотучы, әйтик, Киров кебек сәясәтче алмаштыру мөмкинлеген ул бик яхшы аңлый. Мондый фикергә юлбашчыны партиянең XVII съездында Үзәк комитет әгъзаларын сайлау нәтиҗәләре китерә. Тавышларны санаганда Сталинга каршы 292 делегатның, ә Кировка нибары өч кешенең каршы тавыш бирүе ачыклана. Кировны Смольныйда (Ленинград) 1934 елның 1 декабрендә атып үтерәләр.

 

ХХ съездда Хрущев тарафыннан Сталин җинаятьләре фаш ителгәч, күтәрелгән мәсьәләләрне җентекләп тикшерү максатында комиссия төзелә. Әлеге комиссиягә "зур тер­рор"ның нәтиҗәләре билгеле була. Менә комиссиягә КГБ рәисе Шелепин биргән белешмә: алты ел ярым, ягъни 1935 елның 1 гыйнварыннан 1941 ел­ның 1 июленә кадәр вакыт эчендә 20 миллион чамасы кеше кулга алына, аларның 7 миллионы атып үтерелә, калганнары төрмәләргә, ГУЛАГ лагерьларына озатыла. (1935-1936 еллар – террорның үсә баруы; 1937-1938 еллар – террорның иң югары ноктасы; 1939-1941 еллар – Көнбатышта "азат ител­гән" төбәкләрдә совет хаки­мияте урнаштыру). XVII съезддан соң гына да анда катнашкан 139 күренекле партия җитәкчеләреннән 108 е атып үтерелә.

 

Сталин икейөзлеләнеп: "Улы атасы өчен җавап бирми", – дисә дә, моңа карап кына "халык дошманнары”ның балаларын кулга алулар һәм хөкем итүләр тукталмый. 1935 елның 7 апрелендә чыккан указ нигезендә 12 яше тулган һәм аннан олырак үсмерләр өлкәннәр кебек җавапка тартылырга тиеш була, газаплауларга һәм үлемгә дучар ителә. Репрессия тегермәненнән юлбашчының туганнарына да котылу юк.

 

Дуслармы, дошманнармы?

 

1939 елның көзендә Польшаның Кызыл Армия тарафыннан басып алынган (“азат ителгән”) территориясендә Гитлер белән Сталинның яшерен оч­рашуы турында имеш-мимешләр тарала. 1940 елның 14 июнендә немецлар Францияне тезләндереп, аның башкаласы Парижны басып алалар. Шул уңайдан Сталин Тышкы эшләр Халык комиссары Молотов Гитлерны Совет хөкүмәте исеменнән зур җиңү белән котларга куша. Ә 1941 елның 20 апрелендә Сталин шәхсән үзе Гитлерны туган көне белән тәбрик итеп Берлинга телеграмма җибәрә.

 

Немецларның СССРга бәреп керүе "дусты" Гитлердан мондый хыянәтне көтмәгән Сталин өчен һич көтелмәгән хәл була. Ул тәмам югалып кала һәм, мин җитәкчелектән баш тартам, дип хезмәттәшләрен калдырып якын дачасына китеп югала. Атна буена беркемне кабул итмичә, телефоннарын өзеп шунда бикләнеп ята. Янына Берия, Молотов, Каганович килеп һәм җитәкчелек дилбегәсен янә үз кулына алуын үтенгәч кенә, юлбашчы ил белән идарә итәргә ризалык бирә. Ә башта ул алардан куркып кала, шундый хәлиткеч мизгелдә вазифасын үтәмәгән өчен кулга алырга килгәннәр дип уйлый. Ниһаять, бераз тын алгач, 1941 ел­ның 3 июлендә Сталин радиодан халыкка мөрәҗәгать итәрлек хәлгә килә. 1941 елның октябрендә немецлар Мәскәү янына ук килеп җиткәч, Сталин Бериягә Гитлер белән бәйләнешкә кереп, Белоруссия, Украина һәм Россиянең басып алынган территорияләрен аларга калдыру шарты белән сугышны туктату хакында сөйләшүләр башлап җибәрү бурычы куя. (Бу турыда маршал Жуков истәлекләрендә бәян ителә.)

 

Сугыш алдыннан зур террор вакытында Сталин күрсәтмәсен үтәп, Берия һәм аның җәлладлары (НКВД хезмәткәрләре) тарафыннан армия һәм флотның югары дәрәҗәдәге иң шәп, тәҗрибәле 82 мең командиры кулга алынып, 40 мең чамасы атып үтерелә (имеш, алар юлбашчыга каршы "заговор"да катнашкан). Гәрчә Сталин, гадәттәгечә икейөзлеләнеп, аның иң яраткан гаскәр төре булып хәрби авиация санала дип сөйләсә дә, иң күп корбан нәкъ менә Хәрби-Һава көчләренә туры килә. Кыска гына вакыт эчендә (башлыча 1938-1940 елларда) бер-бер артлы алты командующий юк ителә, ә җиденчесе вазифасыннан төшерелә. Шунлыктан хәрби авиация сугышның беренче көннәреннән үк гаять зур югалтуларга дучар була (очкычлар, нигездә, аэродромнарда юк ителә).

 

Хәрби кадрларны харап итү белән бер үк вакытта Сталин ике елга армиягә реактив артиллерия (“Катюша") кертүне тоткарлый, иң яхшы инженерларны, корал осталарын (конструкторлар) кулга алалар (Туполев, Королев һ.6.) яки юк итәләр (Лангемак, Клейменов). Үзе турында югары фикерле булганга, ул безнең развед­чикларның, Германия буенча белгечләрнең, дипломатларның Германия хәрби көчлә­ренең (вермахт) СССРга һөҗүм итәргә җыенуы турында алдан хәбәр итүләренә колак салмый.

 

Жуковның кызы 1989 елда атасының "Сталин турында" дигән мемуарлар китабын бастырып чыгара. Анда юлбашчы турында бик күп кызыклы мәгълүмат китерелә. Истәлекләрдән күренгәнчә, Сталин мөһим операцияләр үткәргәндә һәм алар уңышлы тәмамланганда әлеге операцияләрне оештыручыларны күләгәдә калдырырга, ә үзен беренче урынга куярга тырышкан. Шул максаттан ул фронт, армия, кайчакта хәтта корпус башлыкларына телефоннан шалтыратып чыккан, киңәшлә­рен һәм күрсәтмәләрен биргән. Шул рәвешчә, Баш главнокомандующий бөтен нәрсәне үз кулында тота дигән уйдырма тудырылган. Асылда исә, Сталин сугыш беткәнчегә кадәр диярлек, дөресрәге, 1944 еллар тирәсендә генә хәрби мәсьәләләргә төшенә башлаган.

 

Рәсми хәбәрләргә ышансаң, Сталин 1953 елның 5 мартында вафат була. Мәгәр, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, менә инде 56 ел буена үлүенең төгәл көне турында да, сәбәпләре хакында да бәхәсләр дәвам итә. Кремль дивары янында кем күмелүе: Сталин үземе яки төстәшеме – шулай ук төгәл билгеле түгел икән. Шулай итеп, Сталинның бөтен тормышы кебек, үлеме дә серле кала.


Гамир ГАРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 78 | 27.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»