|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2019 Мәдәният
Кариев театрында Тукай көннәре узаГ. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 133 ел тулу уңаеннан, Тукай көннәре уздыра. Тамашачыларга “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй”, “Әйт әле, күбәләк” спектакльләре тәкъдим ителәчәк. - 5 апрель - “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла) драмасы. Башлана: 18.30 сәгатьтә. 6 апрель көнне нәниләр өчен көндез 13.00 сәгатьтә “Әйт әле, күбәләк” (Т.Миңнуллин) музыкаль мистериясе тәкъдим ителә. 18 апрельдә “Печән базары” (Р.Әюпов) драмасы күрсәтелә. Тамашалар 13.00, 18.00 сәгатьләрдә башлана.
«ЗӘЙТҮНӘКӘЙ» (Р.Батулла)
Бөек шагыйрьнең фаҗигале һәм соңгы мәхәббәте турында бәян итүче спектакль. Зәйтүнә белән Тукай бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Ләкин аңа үлеп гашыйк булган Зәйтүнәнең эзәрлекләүләренә карамастан, үзенең куркыныч авыруы турында белгән Тукай бу мәхәббәттән качарга тырыша. Авыруның соңгы стадиясе якынлашканын сизгән Тукай үзенең сөйгәненнән аны ташлавын, азат итүен үтенә, һәм шулай итеп, үзе дә шушы мәхәббәттән арынырга тели. Алар арасында авыр сөйләшү, аңлашу була, һәм гашыйклар мәҗбүри рәвештә саубуллашалар һәм бер-берләреннән аерылып, азатлык табалар. Тукай “Мин сезне яратмыйм, Зәйтүнә туташ!” дияргә мәҗбүр була. Зәйтүнә исә аңа: “Тугры Тукайның соңгы һәм бердәнбер ялганы”, - дип җавап бирә. (12+)
“ӘЙТ ӘЛЕ, КҮБӘЛӘК» (Т.Миңнуллин)
Трилогиянең йомгаклау спектакле, ул шушы композицияне “балдаклап” ала дип әйтергә була. Бер яктан, әлеге спектакль Тукайның балачагына алып кайта. Ләкин шушында ук Габдулла Тукайның иҗади мирасы темасы да яңгыраш таба. Аллаһ тарафыннан искиткеч талантка ия булган Тукай үзенеҗ әсәрләрен халыкка калдырып китәргә тиеш. Бәләкәй Апуш тормышының чиге билгеләнгән шикелле: ул Казанга китәргә тиеш, ләкин алдагы үзгәрешләр алдыннан Тукай куркып һәм югалып калган. Бәләкәй Апуш чардакта үзенең җанын чагылдырган Күбәләк белән очраша һәм ул аны бөек эшләр көтәчәгенә ишарә ясый. Һәм Тукай язачак әкият геройлары _ Су анасы, Шүрәле, Кәҗә, Сарык һәм Сандугач белән очраштыра, аларга ярдәм итү аркылы Апуш үзенең куркуын җиңә. Тылсымлы пәрдә ябылганда инде Апуш бернидән дә курыкмый. Ул Казанга барырга, үзенең бурычын үтәргә әзер! (0+)
«ПЕЧӘН БАЗАРЫ» (Р.Әюпов)
Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗатын чагылдырган панорамалы спектакль. Тукай биографиясенең мөһим эпизодлары һәм иҗатында үзәк урынны алып торган әсәрләреннән сценалар тамашачыга татар әдәбиятының билгеле шәхесе турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек тудыра. Үпкә авыруыннан газап чигүче Тукай үткән тормышына бертөрле йомгак ясый шикелле. Тамашачылар алдында аның бөтен тормыш юлы уза: иртә ятим калган Тукайның авыр балачагы; шигырьләренең цензура тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнүе; бәхетсез мәхәббәте. Аның ачыргаланып әйткән: “Шайтан алгыры авыру!” дигән сүзенә сәхнәдә Шайтан пәйда була һәм иҗаттан баш тарту бәрабәренә аңа сәламәтлек вәгъдә итә. Ләкин шагыйрь килешүдән баш тартып, халыкка хезмәт итү юлын сайлый. (12+)
--- |
Иң күп укылган
|