поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.04.2019 Җәмгыять

Онык туе (ЯЗМЫШ)

“Ватаным Татарстан” га­зетасының 19 гыйнвар санында “Халидәнең гомер йомгагы” дигән мәкаләм дөнья күргән иде. Күршем­нең ДЦП авыруыннан инте­гүче Гөлназ исемле оныгын ничекләр яратып, җил-яң­гыр тидермәскә тырышып үстерүе турында язган идем мин анда. Асылда дәвалап булмый торган бик мәкерле чирдән интегүче бала ул...

Беренче чиратта әнә шул Халидә әбисенең тырышлыгы белән кыз аякка басты, үсеп буйга җитте һәм университетка керде бит әй! Ягъни тулы канлы тормыш белән яши башлады. Чибәр кызыйда хәзер инде авыру билгеләре беленми дә диярлек. Шулай икән, димәк, егете дә булырга тиештер. Чыннан да, озак көттермәде ул!
 
Халидәнең тиздән, бәл­ки, оныгы туена да әзер­ләнә башлавына өметләнеп тө­гәлләгән идем язмамны. Нәкъ басканмын! Узган атна азагында, гадәттәгечә, баскыч төбенә тәмәке тартырга чыксам, чү, Халидә коридор диварына ниндидер плакатлар элеп йөри. “Ни­шләвең бу, күршем?” – мин әйтәм. “Бе­ләсең килсә, без­дә туй бүген!” “Кит әле! Алайса фотога төшереп алыймчы үзе­гезне”, – дим, теге язмам­дагы гөманлау­ларымның чын­га ашуына чын-чынлап сөенеп. “Һәй, фотограф та, видеооператор да таптык шул инде...” “Хет үзеңне генә булса да төшереп алырга ярыйдыр бит?” Халидә җавап бирер­гә авыз ачарга да өлгер­мәстән, өемнән фотоаппарат алып чыктым да бәхете чиктән ашкан күршемне фотога төшереп алдым. Соң, инвалид бала өчен могҗизага тиң бәйрәмгә иң зур өлеш керткән кеше ләбаса ул!
 
Берникадәр вакыт узуга, ишек кыңгыравы төй­мәсенә бастылар. Гөлназ­ның әнисе Энҗе икән. “Вахит абый, кияү килеп җиткәнче, кәләшне фотога төшереп калырсыз, бәлки!” Сезнең күз алдында үсте ич ул!” – дип яшьләнә үк башлаган күзләремә бик мәгъ­нәле итеп карап куйды ханым. Озакламый кияү дә үзе­нең дуслары белән шау­лашып-гөрләшеп килеп җит­те. Кәләшне “сатып алганда”, әй, шаярышып-кө­лешеп тә карады инде үзләре!..
 
Кыскасы, үткән шимбәдә Казан шәһәре бер бәхетле гаиләгә ишәйде. Бәхетле, имин тормыш насыйп булсын иде бу парга! Халидә һәм аның оныгы турында мәкаләмне укыган барча кеше әлеге котлауларга кушылыр дип уйлыйм.

Вахит ШӘРИПОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.04.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»