|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2019 Җәмгыять
Пенсия буенча нинди яңалыклар көтелә?1 апрельдән социаль пенсияләр ике процентка артты. Бу пенсияне хәрбиләр, радиация, төрле техноген катастрофаларда зыян күргәннәр, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, «Ленинград блокадасы» билгесе белән бүләкләнгәннәр, космонавтлар, Чернобыль авариясендә, хәрби бәрелешләрдә һәлак булганнарның эшкә сәләтсез туганнары ала, дип аңлаттылар Вахитов районы пенсия бүлекчәсендә. Мондый төр пенсия Татарстанда барлыгы 82 мең кешегә тиеш. Акча социаль пенсия алучыларга да арта. Болары – пенсиягә чыгарга «лаек» булмаучылар, төгәлрәк әйткәндә, картлык буенча пенсиягә чыгу яше җитсә дә, эш стажы, баллар җитмәү сәбәпле иминият пенсиясен ала алмаучылар. Социаль пенсия шулай ук инвалид балаларга, физик яктан мөмкинлеге чиклеләргә, ятимнәргә, караучысын югалтканнарга да түләнә. Социаль пенсия алучылар республикада 79 меңнән артык. Бу очракта пенсия, эшләү-эшләмәүгә карамыйча, барыбер артачак.
Индексациядән соң дәүләт тәэмин итә торган пенсиянең уртача суммасы 8400 сумны тәшкил итәр дип көтелә. Ә менә Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы кабат үзгәрешсез кала бирә, ул – 8232 сум. Иң аз пенсия күләме дә шул суммадан азрак булмаска тиеш.
Авыл стажы буенча пенсияне арттыруга күпләр сөенсә дә, канәгатьсезләр дә җитәрлек. Бу законны гаделсез дип санаучылар бар. Төгәлрәк әйткәндә, күпләр авыл стажы буенча пенсиянең кайбер һөнәр ияләренә генә артуына ризасызлык белдерә. Билгеле булганча, әлеге закон 30 ел эш стажы булган, хәзер дә авылда яшәүче һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кешеләргә генә кагыла. Авыл хуҗалыгы төшенчәсе күп һөнәрләрне үз эченә алырга тиеш кебек тә, Россия хөкүмәте карары белән билгеләнгән исемлек буенча моңа бары терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәгеләр генә керә. Ә колхозда бил бөккән инженер-электрик, ветеринария хезмәтендә эшләүчеләр, мелиорация станциясендәгеләргә нишләргә? Бу мәсьәләдә ризасызлык белдереп, Пенсия фондына мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Мәсәлән, бер укучыбыз 32 ел бөртекле культуралар саклана торган складта кладовщик булып эшләгән. «Иртәдән кичкә кадәр эштә була идек. Ашлыкны комбайннардан кабул итеп ала идек, урып-җыю вакытында тик торганыбыз булмады. Мин дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләдем бит. Үсемлекчелек өлкәсендә, терлекчелектә эшләүчеләрдән ким бил бөкмәдем. Нигә минем пенсиям артмады?» дип язган ул редакциябезгә.
Кыскасы, тиздән мәсьәләгә ачыклык керер кебек. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы Пенсия фондына һәм Хезмәт министрлыгына авыл стажы тиеш булган һөнәрләр исемлеген киңәйтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге тәкъдимгә битараф калмаганнар, дип яза «Российская газета». Россиянең Хезмәт министрлыгы авыл хуҗалыгына кергән һөнәрләр исемлегенә ветеринария хезмәте эшчеләрен, инженер-электрикларны, башкаларны кертү турында уйлана башлаган.
Пенсия өлкәсендә тагын бер яңалык ана капиталына кагыла. Билгеле булганча, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә, инвалид баланың җәмгыятькә җайлашуы, яраклашуы өчен кирәкле чараларны алганда файдалануга тотарга була. Шулай ук акчаны баланың уку йорында белем алуы, мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен киткән чыгымнарны түләү өчен дә кулланырга мөмкин. Ай саен өлешләп тә алу каралган. Ләкин кайбер хәйләкәр кешеләр, законны урап узып булса да, ана капиталын акчага әйләндерә. Иң еш очрый торган мошенниклык төре – гаилә тузган торак сатып ала, шул рәвешле сертификатны акчага әйләндерә. Дөрес, моның өчен әлеге килешүне эшләп биргән риелторларга шактый гына сумма түли. Хәзер бу алдалауларга нокта куелыр, мөгаен. Яңа закон нигезендә, Пенсия фонды ана капиталы катнашында алына торган торакларның торышын тикшерү хокукына ия. Ул җирле үзидарә, дәүләт торак күзәтчелеге аша сатып алынырга тиешле йортның торышы, нинди хәлдә икәне турында мәгълүмат алачак. Авария хәлендәге йортларны сатып алырга рөхсәт бирелмәячәк.
Анна Арахамия фотосы
--- |
Иң күп укылган
|