поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.04.2019 Милләт

"Әнвәр Шәрәфиев – музыкабызның Әлмәндәре"

Җөмһүриятебезнең дәрәҗәле бүләгенә дәгъвачылар арасында быел 80 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Композиторлар берлегеннән бердәнбер кандидат – Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев тә бар.

Ул музыкабызның Әлмәндәре булып, 85нче яшенә чыкты. Беркая да ашыкмыйм әле, ди Әнвәр ага. Күренеп тора: Г. Тукай премиясен алырга да ашыкмаган ич...
 
Ярты гасыр гомерен татар халкының рухи дөньясын баетуга, милли горурлыгыбызны тагын да күтәрүгә багышлаган өлкән музыкант бүген дә җигелеп иҗат итә, һаман халык арасында кайнаша, исеме дә матбугат битләрендә даими күренеп тора.
 
«Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивале Әнвәр Шәрәфиевнең Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырының исемен йөртә. «Татарстан» дәүләт радиосының 14 гыйнварда кичке концертны танылган композиторның туган көне уңаеннан аның җырларыннан оештыруы да, 28 мартта көндезге «Татарстан дулкынында» тапшыруын тулысынча аның иҗатына багышлавы да күпләрдә кызыксыну уяткандыр. Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев, Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Рөстәм Маликов башкарган җырлар ничек ягымлы! Ә инде Фәридә Кудашеваның «Йөрәк сере», Әлфия Авзалованың «Гөлҗамал»лары белән янәшә торырлык Әхмәт Исхак сүзләренә язылган «Сандугачкай» җырын Татарстанның халык артисты Рәбига Сибгатул-линаның бәгырьләргә үтәрлек итеп башкаруыннан соң бөтенләй сихерләнәсең, көй язучының талантына бернинди шик калмый.
 
Композитор Әнвәр Шәрәфиев иҗаты турында менә ниләр сөйләде: «Мин гомерем буе укытучы булып эшләдем. Күпчелек вакытым балалар белән узды. Эшләгәндә балаларны тыңлыйсың, мөмкинлекләрен өйрәнәсең, нәрсә белән кызыксыналар, нинди әсәрләр кирәк аларга, эшли-эшли, шуларны төшенәсең. Вакыт үткән саен, балаларның күңеленә туры килгән әсәрләрне төрле жанрларда иҗат итә бардым. Шулай итеп минем соңгы вакытларда өч китабым барлыкка килде. Ул китаплар – балалар һәм яшьләр өчен. Мин музыканы беркайчан да ашыгып язмадым, башта үземә ошарга тиеш дип тырышам. Аннан гына балаларга, халыкка тәкъдим итәм. Күпчелек очракта аларны яратып кабул иттеләр. Мисалга балалар өчен 2006 елда чыккан «Сандугачкай» фортепиано пьесалары җыентыгымны әйтергә була. Бик күп музыка мәктәпләре аны үзләренең программаларына керттеләр. Казанның 3, 5, 7, 18нче музыка мәктәпләренә очрашуларга чакырдылар, анда үземнең әсәрләремне уйнадым. Мәктәп җитәкчеләре, без сезнең әсәрләрдән генә торган конкурслар уздырабыз, төрле фестивальләрдә катнашабыз, диләр. Бу – әлбәттә, зур шатлык. «Сандугачкай» җыентыгының беренче басмасы чыккач ук, аны күтәреп алдылар, балалар андагы әсәрләрне яратып башкарды, хәтта Казанда бу китапка багышланган махсус концерт оештырылды, аны матбугат чаралары да киң яктыртты. Җыентыкның икенче басмасы инде бик күп яңа әсәрләр белән тулыландырылды».
 
Мәдәният министры Ирада Әюпова Әзәрбайҗанда туып үскән. Ул матбугаттагы бер чыгышында болай дигән иде: «Музыка мәктәбендә укыганда без имтиханнарда һәрчак милли композиторлар әсәрләрен башкара идек». Бу бит – бик мөһим әйбер. Бездә дә шулай булырга тиеш. Бездә дә моны контрольгә куярга кирәк.
 
Бездә бөтенләй милли яңгыраш калмаган музыка да язалар. Андыйларны ничек милли музыка дисең? Болар милләткә – теленә дә, үзенә дә ярдәм итә торган нәрсәләр түгел. Милләт әкренләп шулай юкка чыга дигән сүз бу. Әнвәр Шәрәфиев тә бу хәлдән риза түгел. «Гомерем буе үзем татарча пентатоник стильдә яздым, теләсәм, атональ, диатоник стильләрдә дә яза алам. Алар безнең милли музыканы бозалар! Шул ук филармония артистлары да, чит илләргә чыкканда, безнең чиста татар музыкасын бөтен җирдә бөтен халык яратып тыңлый, дип сөйлиләр. Аягүрә басып, кул чабалар. Бу – безнең үзебезнең матур, үзгәрмәс, гасырлардан килгән милли аһә-ңебез, почеркыбыз бар дигән сүз», – ди ул.
 
Әнвәр Шәрәфиев – табигате белән лирик композитор. Драматик әсәрләре дә, маршлары да бар. 2015 елда чыккан «Наз» җыентыгы соңгы еллардагы иҗат җимешләреннән тора. Аннан соң да иҗат итүдән тукталганы юк әле аның. Күптән түгел бер әсәрен опера һәм балет театры музыканты Олег Шишков алган. Композитор академик музыка язучыларга пропаганда җитми дип исәпли. Чыннан да, эстрада бик каты алга китте, баланс югалды.
 
Мин Азнакай музыка мәктәбе укытучылары – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина һәм 50 елга якын шушы мәктәптә укыткан, «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күк-рәк билгесенә ия булган Розалия Хәбибуллина белән дә сөйләштем. Алар якташлары Әнвәр Шәрәфиевнең музыка уку йортлары өчен кулланма әсбапларын күптәннән файдалануларын әйттеләр. «Безнең музыка мәктәбендә 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Яшьләренә карап, без төрле кулланма әсбапларга таянабыз. «Уйнагыз, гармуннар» җыры бик популяр. Шагыйрь Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Иртәнге серенада», «Их, малайлар!» җырларын укучылар яратып өйрәнә. Алар композиторның Азнакайда үткән иҗат кичәсендә дә, конкурсларда да уңыш казандылар. Композиторның Муса Җәлил, Мидхәт Миншин, Рәшит Зәкиев, Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләренә язылган җырларын да балалар үз итә», – ди Розалия Хәбибуллина.
 
Музыка иҗат итү – сирәк кешеләргә Ходай тарафыннан бирелгән үзе бер авыр хезмәт булса, яшь музыкантлар тәрбияләп үстерү өчен дә көч кую – икеләтә хезмәт.
 
Әнвәр Шәрәфиевнең исеме халык арасында киң билгеле, музыкаль әсәрләре чит илләрдә дә яңгырый. «Наз» җыентыгында урын алган «Элегия», «Серенада», «Вальс-скерцо», «Поэма» әсәрләре халыкара фестивальләрдә югары бәяләнде. Өлкән композиторның саф әдәби татар телендәге тирән эчтәлекле чыгышлары күпләргә үрнәк. Ә хезмәтләре – тиешле бәясен алырга бик тә лаек!
 

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.04.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»