|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2019 Матбугат
«ШАЯН ТВ»ны телевизор аша ничек карарга (ВИДЕО)Син инде аның турында ишеттең. Ул 12 ноябрь көнне, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән ачылды. Ул – 24 сәгать эшләүче татар телендәге, дөньядагы беренче балалар каналы. Сүз кайсы канал турында барганны беләсеңме? Әйе! «ШАЯН ТВ» турында! «ШАЯН ТВ» каналында балалар: җырлыйлар да, бииләр дә, спорт белән дә шөгыльләнәләр, тәм-томнар пешерәләр, тарихи эзләр буенча йөриләр, кызыклы шәхесләр белән танышалар, шигырьләр сөйли, көн саен яңа тәҗрибәләр ясыйлар, берсеннән-берсе матур мультфильмнар, тапшырулар карыйлар һәм аларда үзләре дә катнашалар. Бу каналның күп кырлыгын сүз белән ишеткәнче, бер тапкыр күрүең мең тапкырга яхшырак. Син, аны күрүгә, меңләгән кеше төсле гашыйк булачаксың. «ШАЯН ТВ» барлык социаль челтәрләрдә дә бар: Инстаграм, «ВКонтакте», Ютубта. Әле алай гына да түгел, аның сайты да бар: shayantv.ru.
Ә телевизор аша ничек карарга дигән сорау борчыса, түбәндәге видеоязманы кара.
--- |
Иң күп укылган
|