поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.04.2019 Язмыш

"Кисәктән ишелеп төшкән бәхетне күтәрә алмады..."

– Пенсиягә чыксам, бер көн дә эшләмәячәкмен. – Харис бу сүзләрне җае чыккан саен кабатлый. Ун ел элек әйтә башлаган иде бугай инде. Директордан шелтә ишетсә дә, хезмәттәшләре белән сүзгә килешсә дә, хатыны акча азлыгыннан зарланса да (эшләп торганда җитмиме – менә туктагач күрерсең, янәсе) шуны исенә төшерә.

Сүзендә торды. Алтмышы тулган көнне үк директорга гариза тотып керде. Алдан ук әйтеп куйды: “Үгетләмәгез дә, нитмәгез дә”, – диде. Эшкә теләп йөрсәң генә ярый бит ул. Ә Харис гомере буе әнисенә үпкәләп яшәде: “Үзем теләгән вузга бирмәде ул мине”, – диде. 
Гариза язган көнне иргә канатлар чыккан кебек булды. Иртәгәдән үзенчә яши башлаячак ул. Теләсә – балыкка, теләсә – ауга барыр. Дус-ишләренә кунакка йөрер – тегендә-монда дәшеп кенә торалар. Өйдә хатынын саклап ятмас бит инде. Болай да соңгы вакытта теңкәгә тия башлады, әле тегесе ярамый, әле монысы килешми. Икәүләшеп бер фатирда көннәр буе ятсаң, акылдан язарсың. Хәер... Болай да икесе ике күләгә кебек яши. Яратышып өйләнештеләр микән яшь чагында? Булгандыр инде, яратышмасалар, бу гомер бергә булмаслар иде. 
Әмма... Әмма... 
 
Син бер төрле планлаштырасың, ә тормыш үзенекен китереп куя, берәүдән дә сорап тормый. 
Кайтышына ишек төбендә Харисны күрше хатыны көтеп тора иде. 
– Син... ишетеп кайттыңмы? Хәбәр итә алдылармы? Телефоныңны таба алмый йөрделәр. 
– Ә?! 
– Юкмени? Саҗидәне “скорый” алып китте бит. Тик торганда аяк-куллары эшләмәс булды. Сизгән шикелле, йомыш белән сезгә кергән чагым иде. 
Харисның башы әйләнеп китте. Теле аңкавына ябышты. Каушады. Кесә телефоныннан балаларының номерын җыярга тотынды. 
 
Ун ел буе көткән “яңа тормышы” мәхшәрдән башланды. Саҗидә хастаханәдән инвалид коляскасында чыкты. Чит шәһәрдә яшәгән балалары баштарак чиратлашып карашты, аннары бөтен мәшәкатьне әтиләренә аудардылар. 
– Ярый әле, пенсиягә чыгып өлгердең, – диделәр. 
Харис язмышына буйсынды – нишләмәк кирәк! Нинди булса да, гомер иткән хатыны бит ул аның. Ашату-эчертүләренә, асларын-өсләрен җыештыруларына түзә, менә урамга алып чыгулары кыен. Чыкмасаң, күршеләрдән яхшы түгел, гаепләргә генә торалар. 
Әле кайчан гына “ялт” итеп торган ир биреште. Картаеп китте, йөзендә яшәү дәрте сүнде. Кайчанга хәтле барыр мондый мәгънәсез тормыш? Бер Ходай үзе генә белә. 
Бер көнне хатынының коляскасын этеп, ял паркына хәтле барды. Хәл җыярга дип, бер эскәмиягә чүмәште. Монда чыр-чу, ыгы-зыгы – чын тормыш кайный. Харис тамаша кылып йөрүчеләрне күңелсез генә күзәтеп утырды. Күңелендә чарасызлыктан башка берни юк, тоташ бушлык. Эшкә йөргән көннәрен сагынып искә ала хәзер. 
Янәшәсенә илле яшьләр чамасындагы мөлаем гына бер хатын килеп утырды. Кечкенә генә этен ияртеп чыккан, анысы шул тирәдә чабып йөри. Саҗидәгә шөгыль булды, этнең кыланмышларын күзәтә. 
– Күптән чирлисезме? – дип, хатын үзе сүз башлады, Харисның исәбендә юк иде. 
– Күптә-ән... Икенче ел китте инде. 
Хатын аларга кызганып карады. Әллә Харисны, әллә Саҗидәне жәлләде. 
– Массажист мин. Табиб белән киңәшегез дә, яраса, башлап карыйк мәллә дим... Кайберәүләр массаждан күп файда күрә. 
Харис уйланып алды. Акча кирәктер инде моңа. Күпме сорар икән? Файдасы тисә ярый ла... Табиб белән генә түгел, балалар белән дә киңәшергә кирәк. 
Иртәгә тагын шушы урында очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Балаларга шалтыраткач, алары бертавыштан хуплады. 
 
– Ятып калганчы, атып калырга кирәк, әти, акчасын үзебез бирербез, – диештеләр. 
Нурия (массажистның исеме шулай иде) икенче көнне үк этен ияртеп кереп җитте. Анысы Саҗидәнең күңелен ачып торырга ярап куйды. Нурия бик тырышып, бөтен шартын китереп эшләде. Атна-ун көн дигәндә Саҗидәдә уңай үзгәрешләр сизелә башлагандай булды. 
Шул вакыт эчендә ул үзгәрешләр Харис күңелендә дә уйнаклады. Нурия белән танышканнан бирле ир үзендә яшәү яме уяна барганын сизде. Массаждан соң бергә ашап-эчтеләр, күңелле итеп сөйләшеп утырдылар. Нурия акыллы, сабыр, сүзләрен уйлап кына әйтә. Бер кергәнендә идәннәрен юып чыгарды. Икенчесендә үзенең “фирменный” пылавын пешереп сыйлады. Кайда йөргәндер ул моңа кадәр? Ах, алданрак очраткан булса аны Харис! 
Нурия ялгызы яши икән, бала-чагасы да юк, бар юанычы – эте Арчи. Бераздан аны Саҗидәгә иптәшкә калдыра башладылар, үзләре озак-озак йөреп керделәр. Арчи башта көйсезләнде, бераздан ияләште, Саҗидәнең аяклары янында черем итеп тә алгалады. 
Бер көнне Харис ял паркына, гадәттә өчәүләшеп очраша торган эскәмия янына ялгызы гына килде. Бик дулкынланган кебек күренсә дә, йөзе якты, күңеле күтәренке иде. 
– Балаларга әйттем, әниегез сезнеке дә, минем дә яшәп каласым килә дидем. Ризалашмый кая барсыннар! Аларга да тиеш бит ул. Яңарак кына, күтәренеп, кыз килеп төште. Әллә үзем белән алып китим микән әнине, дип тә сөйләнә. Карасын инде үзе. Әлегә эшне кабаттан чиратка салдылар. 
Нурия тыенкы гына елмайды. 
Берәр атна матур гына очрашып йөрделәр. Аннары Харис күңелендәгесен әйтте: 
– Гомер выжылдап узып бара. Вакытны әрәм үткәрмик, бергә булыйк, – диде. 
 
Нурия бу сүзләрне көтеп кенә торган, ахры, икеләнми риза булды. 
– Әйдә, Арчины хатыныңа калдырыйк, бик ияләште ул аңа, – диде. 
Эт Саҗидәгә ияләшкәнме, әллә Саҗидә эткәме? Харис анысын аңлап маташмады. Иптәшкә Арчи буламы, Харисмы – хатынына барыбердер инде аның. 
Харис этне өенә үзе генә күтәреп алып кереп китте – Саҗидә янына Нурия кабат кереп йөрмәсә дә ярый, чирле булса да, күңеле сизенә бугай аның. 
Үз урынына Арчины калдырып, Харис кичен туп-туры чәчәк кибетенә юл тотты. Акчасын жәлләмәде – зур, матур букет ясатты. Нурия фатирына шат елмаеп, дәртле хәрәкәтләр белән килеп керде. Яшь егет диярсең – йөрәге ашкынулы тибә, йөзенә нур иңгән иде. 
Әмма... Әмма... 
Букетны сузарга өлгерде, ә Нурия алып өлгермәде – әзмәвердәй ир капыл гына дөбердәп идәнгә авып төште – башы купшы чәчәкләр астында калды. Хатын, аһылдап, аның каршына чүгәләде... 
Яратмаган эшендә тиешле вакытка кадәр түзде Харис. Гаиләсенә килгән олы борчуга да чыдады. Ә кисәктән ишелеп төшкән бәхетне күтәрә алмады...
 

Ләлә САБИРОВА
Өмет
№ --- | 02.04.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»