поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.04.2019 Җәмгыять

Түзәргә дә, йөзәргә дә...

Кемдер язны түземсезлек белән көтсә, кайберәүләр куркып тора. Узган елгы ташу халыкны уяу булырга өйрәтте. Кайбыч, Апас, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр алдан хәстәрен дә күрә башлаган инде. Татар­стан­ның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, республика елгаларында суның максималь күләме нормада булыр дисә дә, уяулыкны югалтырга ярамый дип кисәтә.

Быел Гөбнә һәм Кече Чир­мешән елгаларында су күп икән. Бу елгалар Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чиш­мә, Чис­тай, Аксубай, Алексеевск, Әл­ки һәм Нурлат районнары терри­тория­сеннән уза.
 
Былтыр Апас райо­нының Зур Күккүз авылында гомер итүче Гөлшәһидә апа Гыйз­зәтуллина хуҗалы­гын су басып, шактый зыян килгән. 
– Суның күтәрел­ми­чә калганы юк әле. Элек-электән авыл­ның бер башыннан икен­че­сенә көймә белән йөри идек. Язны котым очып көтеп торам. Күр­мәгәнне күрәбез, су эчендә йөзәбез. Кар әкренләп эри башлауга, мин дә вак-төяк әйберләрне җый­нап куйдым. Казанда яшәүче улларым, кайтып, узган атнада ашлыкларны өскәрәк кү­тәреп куйдылар. Баздан бә­рәң­гене чыгардык инде. Аны да югары күтәрдек. Идән астындагы кышка дип әзер­лә­гән кайнатмаларны өйгә кертеп куйдык. Су банкага кер­ми бит. Малларны нишлә­тәсе булыр инде?! Узган ел күр­ше­ләргә керткән идек. Авыл җирлеге су юлларын да ачтырып куйды. Күңелгә бер дә су басар төсле килми үзе, – ди ул.
 
Узган ел Кайбыч районы Борындык авылындагы су басу хәлләре интернетны да бик озак шаулатты. Монда яшәү­челәргә МЧС хезмәт­кәрләре ярдәме дә кирәк булды хәтта.
 
– Март уртасында ук бө­тен әйберне ташып куйдык инде. Безнең якларда мо­ңар­чы су басу 1979 елда булган иде. Ул вакытта өйнең тә­рәзәләренә кадәр су керде. Былтыр исә тәрәзә астыннан иде. Кар яуган саен куркып тордым инде, – дип сөйли Борындыкта яшәүче 70 яшьлек Роза Саттарова. – Без дә базга бәрәңге салган идек. Анда 50-60 банка тозлы кыяр-по­ми­дор бар әле. Менә хәзер барысын да өскә күтәреп бетердек. Йорттагы җиһазлар­ны бернишләтеп булмый. Бәр­лә елгасы янәшәдә генә. Ташу урамга керүгә, өйдәге суны, утны сүн­дереп, чыгып  китә­без. Былтыр өч көн ке­шедә кундык. Га­дәттән тыш хәлләр министр­лыгы вәкил­ләре килеп булышты. Түбән урамда яшәгәч, өйне ел саен имини­ят­ләш­терәм. Узган ел 8 мең сум тү­ләгән идем, су баскач, 7 мең сум акча бирделәр. Ел саен болай азап­ланып йөр­мәс өчен, үзем акча түләр идем әле.
 
Яшел Үзән районының Та­тар Танае авылында яшәү­че Рабига апа Баһавиева да былтыр “рәхәтләнеп” язгы суда йөзә. 
 – Быел ташу каты булмас кебек. Елга артык артмады. Аннары кар күп яуса да, туң булмады бит. Кар, эреп, җир­гә сеңәр дип торам әле мин, – ди ул. –  Әмма йөрәк курка инде. Узган ел 10 апрельдә су басты. Авылда 36 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде.Узган ел тавыкларның дүр­тесе батып үлгән иде. Аларны беркая да күчермәдек инде. Зур малларны да кешегә кертәсе булыр. Күрше-тирәгә рәхмәт. Безгә килгән авырлыкны алар да күтәрә. Йө­гереп, ярдәмгә киләләр. Су гына кермәсен, дип теләп торам. Узган ел идәнне алыштырттым. Яңа обойлар ябыштырган идек. Су басса, күпме хезмәт юкка чыгачак.
 
Мамадышта яшәүче­ләр­не дә элек су басып интектерә иде. Әмма аннан чыгу юлын тапканнар. Су кермәсен өчен, күперләрне ныгытып, юлларны күтәртеп салганнар. “Без­нең якларда елгалар күп булса да, су басмый үзе. Әмма ташуда бакчаларга кергән су июнь айларына кадәр кипми инде”, – ди Мәдинә апа.
 
Кичә су басу куркынычы зур булган районнарда бозларны шартлаттылар. 
– Әлегә һава торышы безнең өчен уңай тора. Көн­дез җылы, кичкә суыта. Мондый вакытта су басу куркынычы кими. Көннәр җылы тор­са, су ташкынын көт тә тор. Шуңа күрә без алдан ук әзерләнергә булдык. Яшел Үзән һәм Кайбыч районы тер­­риторияләрендәге елгалардагы бозны Казан танк училищесы белгечләре шарт­латты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкил­ләре вәзгыять­не контрольдә тота, – диде­ләр министрлыкта.
 
Ташу куркынычы булган вакытта нишләргә?
 
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат бүлеге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин:
 
– Иң элек якын-тирә территорияне кардан чистартырга, суны агызу өчен канау казырга, суга киртә корырга кирәк. Бәйдәге этегезне дә ычкындырыгыз. Кош-кортны биек урынга кертеп бикләргә кирәк. Эрерәк хайваннарны алдан су керми торган җиргә урнаштырыгыз. Су йортларга якынлаша башласа, электр үткәргечләрне өзегез, баздан азык-төлекне чыгарыгыз. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка төреп, ышанычлы урынга яшерергә яки үзең белән алырга кирәк. Суда калсагыз, авыр киемнәрне һәм аяк киемен салып, берәр әйбергә тотынып, агым буенча йөзегез. Иң мөһиме – кулыгызда элемтәгә чыга алырлык телефон булсын! Ярдәм кирәк вакытта “112” номерына шалтыратыгыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.04.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»