|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2019 Спорт
Татар көрәшендә тагын бер югалту...Бүген татар көрәш җәмәгатьчелеге үзенең бер батырын югалтты. 26 яшьлек Рамил Гыйзетдинов Казан полиция бүлекчәләренең берсендә җан тәслим кыла. Рамил - көрәшче егет. Узган ел Балык Бистәсе районы Сабан туенда абсолют батыр исемен яулады. Авыр үлчәүләрдә чыгыш ясамаса да, быел елның иң дәрәҗәле бәйгесендә - "Манзара" премиясе өчен көрәшергә җөрьәт итте. Беренче әйләнештә Муса Галләмовка оттырды.
Үлемнең сәбәбен төрлечә юрыйлар. Ләкин анысы инде хәзер мөһим түгел. Урының җәннәттә булсын, Рамил!
--- |
Иң күп укылган
|