поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2019 Язмыш

"Мине оныгым яшәтә". Табиблар аңа нибары бер ел вакыт бирә

Казанда яшәүче Фәүзия ападан телефоныма смс килеп төште. “Оныгымнан кечерәеп калган киемнәр бар. Авыр хәлдәге берәр гаиләгә кирәк түгелме икән?” – дигән. Озак та үтмәде, сумкаларын күтәреп, редакциягә килеп тә керде. Кемгәдер булышырга тырышып йөрүче бу апаның үзенең дә язмышы башкаларга гыйбрәтле икән.

– Иремне бик яратып, алты ел очрашып, кияүгә чыктым. Бик бәхетле, матур яшәдек. Илле яшь тулган көннәре иде. Таһирым бер сүз дә әйтмичә, өйгә кайтмый башлады. Бераздан аның янәшәдә генә яшәүче бер хатынга ияләш­кәнен җиткерделәр. Мин горур булдым. Ирем, кайтып, нидер әйтмәкче иде, кудым да чыгардым. Шуннан соң авырый башладым, – дип сөйли Фәүзия апа. – Табиблар миндә яман шеш авыруы таптылар. Әллә ничә мәртәбә операция өстәленә ятарга туры килде. Чир туктарга җыенмады. Бер урыннан икен­че­сенә күчә барды. Әмма мин би­реш­мәдем. Ничек тә яшәргә тырыштым. Дөньяны, кешеләрне яратуым, кайчандыр башкаларга ярдәм итүем коткарды мине. Әкренләп аякка бастым. Дару үләннәре җыя башладым. Күңелемне чистарттым. Догалар өйрәнеп, намазга бас­тым. Иремне дә гафу иттем. Шуннан соң, әкренләп, анализларым да яхшы якка үзгәрде.
 
Фәүзия апага табиблар да шакката. Аңа бит бары тик бер ел гомер бирәләр. Ә ул, шөкер, 16 нчы елын яшәп ята.
 
– Улымның язмышы да авыр булды. Бер кыз белән танышып йөри башлагач, шатлыгымның чиге юк иде. Һәр әни үз баласының тизрәк башлы-күзле булуын тели. Нуриянең үзен күргәч, күңелем тагын да күтәрелде. Бик акыллы, матур кыз бала. Әтисез үскән. Шуңа да бик якын иттем. Тик яшьләр тиз генә гаилә корырга җыенмады. Никахсыз гына яши башладылар. Озак та үтмәде, киленнең авырлы икәнен белдем. Әй, шатландым инде! Шушы авыруларым белән онык та күрер көннәрем бар икән, дип еладым да. Нуриягә кызым дип кенә дәштем. Авырлы вакытта кадерләп кенә тордым. Нәрсә ашыйсы килә, шуны пешердем. Матур итеп киендерергә тырыштым. Нурия белән бик дус булсак та, улым белән аралары никтер бозылды. Сәбәбен әйтеп тормадылар. Мин дә һавадан җиргә төш­тем. Үземә эш таптым. Берәүләрдә бала карый башладым, – дип сөйли Фәүзия апа.
 
Дүрт айдан Нурия бала таба. Әмма ул сабыеннан баш тарта. Шушы хәбәрне ишеткәч, Фәүзия апага инфаркт була. Аны көчкә коткарып калалар. Хастаханәдән чыкканда, табиблар тыныч кына яшәргә кушалар. Фәүзия апа – тыныч кына яши торган кешеме соң? Шундук оныгын эзләп чыгып китә. Иң элек киленен таба. Әле бит баланың әтисе кем икәнен дә расларга кирәк. Җитмәсә, яшьләр язылышмаган да. Нурия каенанасын җылы кабул итә. Үзенә бала кирәк түгел­леген җиткерә. Фәүзия апа белән икәү ятимнәр йортына китәләр. Нурия, сабыен алып чыгып, каен­анасына тоттыра. Аннары барысын да суд хәл итә. ДНК анализлары аның, чынлап та, Фәүзия апаның оныгы икәнен раслый. Балага әтисе белән әбисе опекун була.
 
– Безгә кайтканда, оныгыма алты ай иде. Мин барлык авыруларымны оныттым. Сабый хакына дип яши башладым. Көнгә тугыз төймә дару эчә идем. Алар да кимеде. Кайчак эчәргә дә онытып җибәрәм. Хәзер балага өч яшь инде. Әби дип әйтергә өйрәтсәм дә, “әни” дип килеп сарыла. Аның белән урманда йөрергә яратабыз. Әле шушы көннәрдә авырып киттем. Шул бала миңа су китерә. “Картлык көннәремдә ярдәмчем син, бәхетемә тугансыңдыр”, – дип елап та алдым. Киленемә бер дә ачу сакламыйм. Ничек үз балаңнан баш тартып буладыр, аңламыйм. Әмма оныгым нәкъ мин инде. Бөтен кыяфәтләре белән охшап тора. Кешеләр олыгаеп кына бала тапкан дип уйлый. Мин Нуриягә бик рәхмәтле. Бәхетле булсын! Онык бүләк итеп, ул минем гомеремне озайтты,– ди Фәүзия апа. – Улым да кызы өчен нишләргә белми. Иң матур киемнәрне кидертә, кулларында гына йөртә. Оныкны күрәм дип, Таһир да еш килә хәзер. Бик авыр, күтәрә алмам кебек тоелган сынаулар әкренләп кими бара. Тормыш җайлана. Тыныч, матур яшәр өчен күпме авырлыклар узарга кирәк булган икән!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»