поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.03.2019 Шоу-бизнес

Хәмдүнә Тимергалиева: "Тукай бүләгенә лаек кеше дип мин үземне саныйм"

Турысын ярып әйтә. Шул ук вакытта яшьләргә тел-теш тидерми. Сәхнәдә үз урынын, тамашачы мәхәббәтен хәләл көче, таланты, иркен тыны белән яулаган. Әмма гадилеген, ихласлыгын югалтмаган. Болар барысы да – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева турында. Без аның белән татар эстрадасының күркәм яклары һәм җитешсезлекләре, уңыш серләре, Тукай премиясе хакында сөйләштек.

– Хәмдүнә апа, 50 ел элек татар эстрадасы нинди иде, хәзер нинди?
 
– Ул чакта бит җырчыларны җиз иләктән үткәрү бар иде. Яхшымы, яманмы, худсовет эшләде. Фонограмма юк, инструменталь ансамбльгә йә баянга кушылып җырлыйсың. Уртакул җырчы исә мондый авырлыкны күтәрә алмый, аның тавыш мөмкинлекләре чик­ле. Шуңа күрә эстрадада санаулы, көчле, затлы җырчылар гына эш­- л­әде. Бу – Әлфия апа, Илһам абый, Эмиль абый, Флюра апаларның чәчәк аткан вакыты. Алар җырлап кына калмады, халык белән  татар тормышына кагылышлы һәр мәсьәлә буенча турыдан-туры эш алып барды. Хәзер исә бик ансат заманда яшибез. Акча түлиләр дә радиодан җырларын минут саен әйләндерәләр. Ләкин шулай да таныла алмыйлар! Күпмедер баш миендә эләгеп торалар да аннан кибәк сыман төшеп калалар.
 
Зифа Басыйрова, Гөлсем Сө­ләйманова, Илһам Шакиров репертуарын тыңлап үстек. Безнең заманда концерт килү зур бер вакыйга була иде. Ул вакытта ни радио, ни телевизор  булмады. Мин сигезенче сыйныфта укыганда, күр­ше мари авылында багана башына радиорупор чыгарып эл­деләр. Якын булгач, радио тавышы безгә бик яхшы ишетелеп торды. Аннан өй­ләргә чыбыклы радио керде. Мин Илһам абыйның “Чулпан” җырын беренче тапкыр “Маяк” радиосыннан тыңладым. Бу җыр шулкадәр ошады ки, кабат җырла­маслармы дип, иртүк торып, радио тирәсендә бөтерелә идем. Әлбәттә, ул бик сирәк яңгырады. Бәлкем ярты елга бер тапкыр гына ише­телгәндер. Чөнки автономияле республика вәкилләренә күтә­релү авыр иде. Иң беренче бездән Мәс­кәү җыр­чылары арасына барып кергән кеше – Ренат Иб­раһимов. Мөселман дөньясына танылган кешеләр – Илһам абый, Әлфия апа, Габдулла абый. Эмиль  Җәлә­лет­динов турында берничә сүз. Мин аны телебезне саклауга иң зур өлеш керткән шәхес дип атыйм. Эмиль абый – Тукай иҗаты буенча аяклы энциклопедия. Концертта бер тында яттан “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасын сөйләп йөрде. Ләкин шагыйрьне күпме генә пропагандаласа да, аны Тукай премиясенә лаек дип тапмадылар. Ә ул аңа күптән лаек инде.
 
– Бу көннәрдә Тукай премиясе лауреатлары исемлеге пәйда булды. Дәүләт бүләгенә 16 кандидат дәгъва кыла. Сезнеңчә, алардан кайсылары әлеге бү­ләккә лаек?
 
–  Бүген җырчылар арасында Тукай бүләгенә лаек кеше дип мин үземне саныйм. Чөнки 50 ел сәх­нә­гә хезмәт итәм, шул дәвердә 30дан артык халык җырын чыгардым, әмма миңа документ тутырмыйлар. Гомер буе ялгыз булдым, шуңа күрә кимсетәләр дип уйлыйм. Гәрчә филармониядә Әлфия, Флюра апалардан кала, иң күп табыш китергән җырчы булсам да. Рос­сиядә бармаган шәһәрем, авылларым калмады дисәм дә, ялгыш булмас. Ерак Камчаткада, Владивосток һәм Мурманскида гына булмадым. Урта Азия шәһәрләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Әзәр­байҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларында булдым. Үзбәк калаларын 12 мәртәбә урап чыкканмын. Шул уникенең берсен – Габдулла Рәхимкулов, берсен – Илһам Шакиров, бер мәртәбә Зиннур Нурмөхәммәтов белән һәм гомумконцерт составында үттем. Калган сигезен үз төркемем белән йөреп чыктым. Миңа Үзбәкстанның һәр шәһәре, һәр ташы таныш.

– Икенче яктан, премия бүлешү уеннарына катнашмыйм, дип әйтүче язучылар да бар. Алар әйтүенчә, Тукай премиясе бик вакланды.
 
– Нишләп вакланмасын ди?! Баянчы, композитор Рәшит Мостафинга премия юк, ә аның оркестрында өченче баянчы булып эшләгән Владимир Федотов премияне алды. Бөтенләй шигырь яза белмәгән кешеләргә дә премия бирделәр. Кызып китсәм, алар хәтле генә мин дә шигырь язам.
 
– Сез атап үткән җырчылар, 85 яшьлек Эмиль Җәләлетдинов хәзер  дә концертларда катнаша, Флюра Сөләйманованың да тавышы соклангыч. Сезнеңчә, тавыш саклауның сере нидә? Үзегез генә кулланган алым-ысуллар да бармы?
 
– Аның бернинди сере юк, сеңлем. Ходайдан бирелгән тавыш беркайчан да бетми ул. Ә бүгенге җырчылар өчен аппаратура җыр­лый. Алар сузып бетерә алмаган өлешләрен компьютер җиренә җиткерә. Мине авырлык чыныктырды. Табигать баласы мин, кояш белән тордым, кояш белән яттым. Авыр эштән курыкмадым.
 
– Татарстанны талантлар белән Башкортстан баета, дигән фикер дә бар. Сәбәбе нидә?
 
– Казан – татар өчен, кайда гына яшәсә дә, гомер-гомергә мәркәз булды. Мәрҗаниле, Тукайлы кала бит ул. Ә Тукай китабын уку бездә балачактан булды. Аннан без Та­тар­стан җырчыларын тыңлап үс­тек. Әткәй патефон өчен махсус пластинкалар алып кайта иде. Шу­ңа күрә безнең өйдә ул заманның танылган җырчылары тавышы тынып тормады. Әткәй җыр-моңга бик мөкиббән, үзе дә бик матур җырлый иде. Гомумән, без – эшкә булган,  җырлы-моңлы нәсел. Ә сезнең сорауга килгәндә, Казанда Башкортстанда туган кешеләрнең күплеге бик табигый. Чөнки үзен татар дип санаган һәр кеше, кайда гына яшәсә дә, Казанга тартыла. Бары шул гына. Соңгы вакытта исә мондый фикер таралды: имеш, Татарстанда җырчылар тизрәк “үсә”. Шуңа күрә ничек булса да монда килеп, татар каналларында күре­нергә тырышалар. Чөнки Башкорт­станда хут ала алмыйлар. Бу фикер белән килешәм. “Барс медиа”ны гына алсак та, җырчыны халыкка танытуда бик зур эш алып бара. Аның телевизион каналы да, радиосы да бар. Җырчы бүген фәкать радио-телевидениегә эләксә генә популярлаша. Аннан Татарстанда татарлар яши торган чит төбәк­ләр­гә дә тарала торган матбугат та бар. Ә миңа килгәндә, Казанда җырлый башлагач та, башыма сугучылар табылды. Шундый чаклар булды: вакытлыча ансамбльдә дә җыр­ларга туры килде. Чөнки сәхнәгә чыгармаска тырыштылар. Халыкка танытырга урыс кешесе, күп еллар Илһам Шакировта оператор булып эшләгән Владимир Лапшин ярдәм итте. Аның ярдәме белән аудиокассеталарым тарала башлады. Мин – го­мумән, җырчылар арасында иң беренче аудиокассета чыгарган кеше. Лапшин, төннәр буе җырларым­ны яздырып, төбәк­ләргә тарата иде. Мине Татарстанда гына түгел, аның ярдәмендә читтә дә таный башладылар. Аудио­язмаларым 1983 елны хәтта Кытайга кадәр барып җиткән. Инкыйлаб елларында чит илгә китеп урнашкан татарларга 1956 елны үз ватаннарына кайтырга рөхсәт бирелде. Аларның күбесе Казахстанга, Үзбәкстанга кайтты. Менә шушы татарлар Кытайдагы кардәшләргә минем “Картуф”, “Җомга көе” җыр­лары кергән аудиокассетамны  җибәргән булса кирәк. Гастрольгә баргач, Сергачтан Кытайга күче­неп киткән бер абзый шушы кассетаны кесәсендә генә йөртә иде, дип сөйләделәр. Бик тетрәндем шуны ишеткәч.
 
– Гадәттә, яшьләр – өл­кән­нәрне, өлкәннәр яшьләр дөнья­сын аңлап бетерми. Сез, кире­сенчә, яшьләр белән яратып эшлисез, кирәк булганда аларны яклыйсыз да.
 
– Беренче елларда үземә бик авыр булганга, теләсә нинди гай­бәт, әшәкелеккә каршы берьялгызым көрәшкәнгә, яшьләрне аң­лыйм, аларны якларга тырышам. Башта минем хакта Башкортстанда сабыен балалар йортына урнаштырып калдырган икән, дигән сүз чыгардылар. Кыз балага бик авыр бу сүзләрне ишетү. Без бит мондый әшәкелекне ишетеп үсмәгән. Без­нең әткәй, кайда ишеткәнсез, кайда күргәнсез, шунда калдырыгыз, өйгә гайбәт алып кайтасы булмагыз, дип үстерде. Ул – репрессия елларында атарга хө­кем ителгән, үзен-үзе коткарып калган кеше. Әнә шундый авырлыкларны ки­чер­гән Сәетгали кызы бит мин, авырлыкларны җиңәргә тиешмен, дип сүз бирдем. Ул шулай булды да. Ә бик авыр вакытларда Илһам абый киңәш бирә иде. “Әй, җүләр­кәем, Хәмдүш, начар сөйләсәләр дә, яхшы сөйлә­сәләр дә, сөен. Чөн­ки булган кешене генә чәйниләр. Сөй­ләмиләр икән, кирәгең шулка­дәр генә”, – дигәне истә. Хәзер менә Радик Юлъякшин турында нәрсә генә сөйләмиләр. Булдыра чөнки! Безнең яшьләргә шушы җырчы җитмәгән булган. Чөнки заман үзгәрә, заман белән бергә кыйбла да үзгәрә. Ә ул башта дискотекасын үткәрә, аннан концертын. Халык артыннан йөри, ә ул гадилеген югалтмый. Бик тәрбияле егет, җиңел-җилпе малай түгел. Әтисез үскән кеше ул, мин аны кечкенәдән беләм. 13 яшьләрендә Уфада кичке дискотекаларда җыр­лап йөри иде. Радикның бөтен гаебе – яшьләрнең аңа тартылуы. Тавышсыз, диделәр. Тавышсыз кеше  унбишәр мең халык җыя аламыни? Мин аны татарның Майкл Джексоны дим. Аның тамашачысы бар, аның белән бергә картаячак. Минем дә үз тамашачым бар. Телибезме без, юкмы, тормышның законы шундый: бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.
 
– Эстрадада ачуны китерә торган күренеш нинди?
 
– Кешенең репертуарын чүп­ләгән артистлар ачуны китерә. Әзер буразнадан бару җиңел ул. Минем берничә җырымны рөхсәт сорап тормыйча алып, клиплар да ясадылар. Алганнар икән, йә минем хәтле җырласыннар, йә миннән дә уздырсыннар! Илһам абый репертуарын алып, халык бәгырендәге җыр­ларны ватып-җимереп башкаралар. Шулкадәр ямьсез итеп үкереп җырлый берсе “Җанкай-җанаш”ны. Бер бормасын да ала алмагач, нигә маташырга, һич аңлый алмыйм. Иманым камил, андыйлар халык хәтерендә калмаячак. Чөнки 50 ел сәхнәдә эшләү дәверендә буталып йөргән җырчыларны күп күрдем. Йөрде­ләр-йөрделәр дә үзләрен­нән-үз­лә­ре юкка чыктылар. Бүген дә бит тамашачы җыя алган артистлар берничә генә. Болар – Элвин Грей, Тямаев, Салават, Гүзәл Уразова. Яшьләрдән дә бик матур җыр­чы­лар бар. Ләкин алар турында әле авыз тутырып сүз әйтеп булмый. Ә хә­леннән килгән җырчылар турында гайбәтне булдыра алмаган җыр­чылар тарата, халык түгел. Мин алар­га да рәхмәтлемен. Шул гай­бәтләр аркасында, нинди кеше икән бу дип концертка килүчеләр дә булды. Алар танылуыма үзлә­реннән зур өлеш керттеләр.
 
– Сез – олыгайган көнендә сәх­нә образын үзгәртергә курыкмаган бердәнбер җырчы да.
 
– Элвин Грей белән видеоролик чыгаргач, мине маймыл дип язучы булды. Көлдем генә. Тән­кыйтькә исем китми. Маймыл дип язып җибәргән кеше җанына чыдый алмый. Мине күралмый бит ул, бахыркаем. Талашып ятсам, аңа рәхәт булыр иде. Аңа шатланырга урын калдырмадым шул. Бирешмим, сеңлем, дөнья күп какты, өйрәтте. “Барс медиа”га исә төрле образлар тудырганы һәм алга таба иҗат итәргә мөмкинлек биргән­нәре өчен рәхмәттән ары сүз юк. Бар иде бит заманалар. Районнарда сыер савучылар белән каткан төпле кружкалардан чәйләр эчеп, ферманың кызыл почмакларында концертлар куеп йөрдек. Күпме салкын клубларда чыгыш ясадым. Буа районындагы Кырык Садак, Суыксу авылларында, Аксубайның Иске Ибрай авылындагы клублар никадәр яксаң да җылынмый  иде. Шуларда киез итек киеп, тун бөркәнеп җырлый идек. Халык та зал тутырып килә, өс киемен салмыйча концертны азагынача карый. Хәзер инде рәхәт заманнар килде.  Мин исә авыр заманнарда да бергә булган тамашачыма, иҗатыма тугры булганы өчен ихлас рәхмәтемне әйтәм.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.03.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»