поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.03.2019 Җәмгыять

Халык, ишетәсеңме? Фикереңне көтәләр!

Соңгы вакытта “Татар халкының үсеш стратегиясе” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә соң ул? Аның максаты нидә? Бу сорау халыкны бик борчый. Араларында: “Ул документ кына булып калмасмы? Милләтебезне чынлап та үсешкә китерә алырмы?” – дип шикләнүчеләр дә, “Күптән кирәк иде”, - диючеләр дә бар. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган “Татар халкының үсеш стратегиясе” эскизы белән танышып, конгресска үз тәкъдимнәрен җибәрүчеләр дә шактый икән инде.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев февральдән бирле Россия төбәклә-рендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар уздырып йөри. Ә шушы көннәрдә Стратегия эскизы белән ул Са-мараның “Металлурглар” сараенда Оренбург, Пенза, Саратов, Самара, Ульян өлкәләре һәм Мордовия Республикасы татарларын таныштырды.

 
Татарстаннан килгән делегация моның белән генә чикләнмәде - Самара өлкәсе вице-губернаторы, хокук һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Юрий Рожин белән очрашып, Камышлы районында узачак X Бөтенроссия авыллары Сабан туена әзерлек эшләре турында киңәш тоттылар. Ә бу вакытта Татарстаннан, Идел буендагы төрле төбәкләрдән килгән делегатлар Самараның Җәмигъ мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе белән танышып йөрделәр. Соңрак алар Самараның “Металлурглар” мәдәният сараена килделәр. Кунакчыл, киң күңелле самаралылар утырышта катнашучыларны, һәрвакыттагыча, бик җылы кабул иттеләр. Әйтерсең лә халык эшлекле очрашуга түгел, ә зур милли бәйрәмгә җыелган иде. Кошки районының Иске Җүрәй һәм Похвистнево районының Мәчәләй авыллары үзешчәннәре, Сама-раның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары килүчеләрне җыр-бию, чәкчәк белән каршы алып тордылар.
 
Кунаклар “Ак калфак” Самара яшьләре оешмасы активисты Айсылу Әбдиева оештырган “Кем МИН - ТАТАР булмагач” дип аталган флешмобта катнаштылар, “Осталар шәһәрчеге”ндә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре осталары Гөлнара Насыйрова, Миләүшә Завьялова һәм Похвистнево районы Гали авылының “Ак калфак” оешмасы осталарының кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Самарада милли туйлар уздыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова мастер-класс оештырып, кызларны матур итеп мөселманча яулык бәйләргә өйрәтте. Хатын-кызлар бу матурлык белән хозурланып, Самара эшкуарлары Мәүлет һәм Римма Низамовларның бавырсак, чәкчәк һәм башка тәм-томнарын сатып алу белән мәшгуль булган арада, ир-атлар, төркем-төркем җыелып, очрашуның төп максаты турында фикер алыштылар.
 
- Милләтебез өчен катлаулы бу чорда без үз дөньябызга гына йомылып яши алмыйбыз. Телебезне, динебезне, мәгарифебезне саклап калырга телибез икән, стратегиябез дә булырга тиеш. Ул халыкны берләштерә, куелган максатка алып бара алыр, дип ышанабыз. Аны дөрес итеп язарга гына кирәк.
 
Без аңлыйбыз, стратегия идеаль була алмый. Тик шулай да, аны нигез итеп алып, кулланырга мөмкин булачак, - дип сөйләде Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан килгән Гомәр Вәлитов. Аның фикере белән күпләр ризалашты.
 
Ниһаять, чараның төп өлеше башланып китте. Самарадагы чараны уздыруда җаваплы булган өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, кунакларны сәламләп, ерак араны якын итеп килгән делегатларга рәхмәтен җиткерде. “Бу чара өлкә хөкүмәте тарафыннан да хупланды. Губернатор Дмитрий Азаровка һәм очрашуга килгән өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осиповага зур рәхмәт”, - дип сәламләде Фәхретдин Бәдретдин улы.
 
Татарстан Республикасының казанышлары турында кыска гына фильм карап үткәннән соң, сүз Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка бирелде.
 
— Стратегия — ул татар халкын берләштерүче документ. Аны тормышка ашыру үзебездән тора. Ташны суга атканнан соң, су дулкын-дулкын булып тарала. Стратегия турында сөйләшкәннәребез дә шулай дулкын булып таралырга тиеш. Һәркайсыбыз шундый документ эшләнүе, аның бурычлары, максатлары турында туганнарыбызга, дусларыбызга, башка милләт кешеләренә сөйләсә, аңлатса иде. Бүген сөйләшәбез дә, иртәгә оны-табыз икән, җыенның нәтиҗәсе булмаячак, - диде Васил әфәнде. Аның сәгать ярымга сузылган докладында Стра-тегиянең төп юнәлешләре билгеләнде.
 
Ахырда Васил Габделгаяз улы өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Разия Әюповага һәм оешманың активисты, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Алюшевага, татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен, Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен тапшырды.
 
Кызганычка, регионнардан килгән делегатларга чыгыш ясарга мөмкинлек булмады. Шулай да, “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре берничә делегаттан бу очрашу буенча фикерләрен уртаклашуны соралды. Ульян өлкәсе “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак ХӘЛИМОВ үзенең тәкъдимен эшче төркемгә җибәргән дә икән инде.
 
- Менә регионнарда эшләп килүче милли-мәдәни автономияләр өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары грантлар бирә. “Татмедиа” агентлыгы да регионнардагы милли басмаларга, радио-теле-видениеләргә шундый грантлар булдырса, бик яхшы булыр иде. Стратегиядә дә бу тәкъдимем чагылыш тапса, шат булыр идек. Өлкәләрдә нәшер ителүче милли басмаларга техник базаларын ныгыту, квалификацияле яңа кадрлар җәлеп итү өчен матди ярдәм бик кирәк, - дип уртаклашты Исхак әфәнде.
 
Кызыксынган кешегә Стратегия эскизын Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан карарга мөмкин. Тәкъдимнәре булган кешеләр яисә оешмалар теләкләрен шунда ук язып та калдыра ала.
 
Васил әфәнде дә: “Фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне, тәнкыйтьләрегезне көтеп калабыз. Һәр кеше, милләтебез язмышын йөрәге аша үткәреп, туганнары, дуслары белән фикерләшеп, тәкъдимнәр кертсен иде. Без төп юнәлешне билгеләдек, алга таба халык сүзенә таяначакбыз”, - диде.
 
Халык, ишетәсеңме? Битараф калма, үз фикереңне әйт!
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 29.03.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»