|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: Үземнең "бакча карачкысы" икәнемне белми калыр идем (ВИДЕО)23 мартта TMTV премиясен тапшыру тантанасында "Исемсез хат" җыры өчен “Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә җиңүгә лаек булган Рафинә Ганиуллинага Кызыл келәмнән Виталий Агапов һәм Резеда Әхмәтвәлиева белән бергәләп үтәргә насыйп булды. "Ярый әле шушы тамаша булды, уземнең «бакча карачкысы» икәнемне белми калыр идем, эшлэпэ киеп җырлагангадыр инде" дип көлә җырчы.
Баксаң, бу "комплимент"ны Рафинә фото астындагы комментарийлар арасыннан куреп алган икән. "Бер дә үпкәләмим, ул кешегә, тузгач, күлмәгемне бүләк итәрмен дип торам, бакчасында файдасы тияр" ди ул.
Ә сәхнә образларына килгәндә, аныкы башкалардан аерылып торырга тиеш дип саный артистка. "Тамашачыны да бертөрлелек туйдыргандыр! Яхшы фикерләр бик күп булды, рәхмәт, димәк, мин дөрес юлда" ди Рафинә.
ТМТВ премиясендә җиңүенә килгәндә, Камил Кәримов шигыре, Оскар Усманов көенә язылган «Исемсез хат» җырын ул үзе өчен уңышлы җыр булды дип билгеләп үтә.
"2019 елның 24 гыйнварында Казанда сольный концертым да шушы исем астында үтте, программа үзем теләгәнчә, иҗади килеп чыкты, калганын вакыт аралар.TMTV премиясенә дә нәкъ менә «Исемсез хат» лаек булды. Җырларым - яшәү чыганагы, гомерем буе тамашачыларымны сынатмыйча, эчтәлекле, сыйфатлы, моңлы җырларны башкарырга насыйп булсын иде" дип уртаклаша Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|