поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.04.2010 Җәмгыять

ВЬЕТНАМ БАЗАРЫ – АМЕРИКАДА ДА ВЬЕТНАМ БАЗАРЫ!

Баксаң, Америкада да Казанның вьетнам базары кебек базарлар бар икән. Барып, аларны үз күзләрем белән күргәч, исем китте: нәкъ бездәге кебек!

Базарның берсе – АКШның Мексика чигендә Калексико дигән зур булмаган шәһәрдә. Анда нигездә Мексика халкы яши һәм эшли. Бу чикне халык җәяүләп чыгып йөри. Калексикода ак кешеләр бик сирәк. Шуңа күрә биредә улым Нурислам белән икебезне үз кешеләре дип кабул иттеләр. Икебез дә кара чәчле, каракучкыл тәнле – мексиканнардан аерылмыйбыз да. Бары тик минем буем гына мексикан хатыны түгеллегемне күрсәтә. Бу халык кыска буйлы: алар арасында ябык һәм озын буйлылар бик сирәк очрый.

 

Мин яшәгән Лос-Анджелес шәһәрендә халык, аралашырга туры килгән очракта, мине бәлки мекскалыдыр дип, испанча сөйләшәмме-юкмы икәнемне ипләп кенә белешәләр. Ә бу шәһәрдә сорап тору юк! Ресторанда официант кызның тырылдап испанча сәйләвен шым гына тынлап тордым да, мин сезне анламыйм дим, инглизчәләп. Теге кабат тырылдап китте. Тагын аптырап карап торам. Минем әйткәнне ул тыңламый да, аңламый да.

 

Тамак ялгап алгач, Калексиконың чигенә – базарга киттек. Казанның вьетнам базарына килеп кердем дип торам! Берничә кварталга сузылган олы павильоннар. Мексикалылар шуларны арендалаганнар да арзанлы товар сатып рәхәт чигәләр. Бу кибет-базарлар салымнардан азат икән, бәяләр шуңа түбән диләр. Безнең базарлардагы кебек арзанлы, ташка үлчим сыйфатлы товар өелеп-өелеп тора. Хәер, сатучылары да мексикалылар гына түгел бугай, тышкы кыяфәтләренә караганда, әллә вьетнамлар, әллә кытайлар. Очсызлыгына кызыгып, ике майка алгач, безгә испанчалап рәхмәт әйтеп калдылар. Тезелеп киткән шушы павильоннарның берсеннән чыгасың да, икенчесенә керәсең. Ни генә сатмыйлар анда! Әлбәттә, Казан базарындагы кебек, шунда ук ашарга сатып торучылар да бар. Сосиска яки кәтлит кыстырылган кабартма, салатлар... Шулай ук, автомобильләрдән сатучылар да бар: болары – үз милли ризыкларын кеше күз алдында ук әзерләп бирүче мексиканнар. Аларның төп милли ризыклары – кыстыбый җәймәсенә төрелгән, әче соус белән коендырылган ит, сыр, фасоль, дөге, яшелчәләр боткасы. “Буррито” дип атала (басымны икенче иҗеккә төшереп әйтәләр). Ләкин мондый машиналардан ашарга алырга куркыныч кебек тоелды. Санитариянең “с” хәрефе дә күренми. Сатучыларны тикшерүче юк бугай.

 

Базарның икенчесе – Лос-Анджелесның «даун-таун»ында, ягъни күп катлы йортлар урнашкан үзәгендә. Имеш-мимешләргә караганда, шәһәрдәге башка барлык кибетләр дә очсызлы товарны нәк шуннан алып, үзләрендә кыйбатлатып саталар. Казандагы кебек инде! Якташым Гөлназ белән шимбә иртүк шунда чыгып киттек?

 

Әлегә кадәр минем мондый Американы күргәнем юк иде. Бу – мин белми торган, башка, үзгә Америка булып чыкты. Квартал-квартал киоск та павильон, кибет тә кибет. Нәкь Казандагы базарлар инде! Казанда нигездә Кавказ, Урта Азия, Кытай һәм Вьетнам халкы сәүдә итсә, монда әлеге дә баягы мексиканнар. Бөтен базар испанча гына сөйләшә.? Биредә нәрсә генә юк! Арзанлы чутсыз кием-салымнан тыш, теләсә-нинди документ та сатып алырга мөмкин. Әйтик, гринкард (ягъни, чит ил кешесенә Америкада яшәү хокукы), салым түләүче номеры, машина йөртү таныклыгы... Кибет саен икешәр кеше. Берсе эчтә сата, икенчесе тышкы яктан сатып алучыларны әйдүкли. Дүрт күз яхшырак та, куркынычсызрактыр да шул, чөнки гадәттә моның ише урыннарда караклар да эш итә?

 

Иртүк килүебезнең файдасы булды – кеше аз чагында иркенләп карап йөрдек, күрдек, аласы әйберләребезне алдык. Бераздан тамак ачкач, ресторанга кереп, мексиканча фэст-фуд белән тамак ялгап алдык. Кабат урамга чыккач танымый да тордык: базар халык белән тулган! Кешеләр бер-берсен этәләр-төртәләр, каядыр ашыгалар. Әлләни әйбер алган кеше дә күренми үзе. Без дә тамак ялгаганда әле тегене карарбыз, тагын моны аласы калган икән дип планнар корган идек. Моның кадәр халык арасында берни дә алырлык түгел. Карап йөрү белән генә чикләнергә туры килде. Сатып алучылар гына түгел, сатучылар да арткан. Җиргә җәймә җәеп, DVDлар сатып ятучылар очрады. Кечкенә читлекләрдә куян балалары, сулы савытларда ташбакалар саталар. Урамда өстәлләр дә пәйда булган. Аларга үлән тарту өчен кирәк-яраклар тезеп куйганнар. Барсына да киндер яфрагы төшерелгән, яисә әлеге кирәк-ярак шушы яфрак формасында эшләнгән. Бөтенесе легаль. Ә менә контрафакт дисклар белән тотсалар – беттең инде! Автор хокукын бозучылар өчен монда закон кырыс. Шуңа күрә полиция барлыгын кисәтеп яңгыраган әче сызгыруны ишетү белән, базарчылар бу яшертен чыгарылган товарны җәймәсе-ние белән төреп кенә тоталар да, халык арасына кереп югалалар. Бу ягы белән дә Русия базарларын хәтерләтә Лос-Анджелесның бу базары. Ә үлән тарту кирәк яраклары сатучыларга качасы юк. Тартырга теләүчеләргә дә бу шәһәрдә, гомумән, бу штатта (Калифорния штаты) каяндыр теләнеп, якисә качып-посып йөрисе түгел. Махсус даруханәдә бер почмакта табиб үлән алу өчен рецепт язып утыра, икенче почмакта сиңа шуны сатып җибәрәләр.

 

... Базарда тормыш кызганнан-кыза. Биек-биек катлы йортлар арасында кымырҗап торган халык агымы. Кырмыска оясы диярсең! Кемнең кая барганын, нәрсә алырга җыенганын белерлек түгел. Әле тегеннән, әле моннан яңгыраган төрле тавышлар, чинашулар сискәндереп җибәрә. Кеше күбәйгәч, аферистлар, караклар да татлы йокыларын туйдырып чыкканнардыр дип, тизрәк моннан башны алып качу ягын карадык.

 

Автобуска утырып киткәч кенә, күңелгә тынычлану килде. Юк, бүтән бармамдыр мин бу базарга.


Айгөл ГЫЙМРАНОВА
Татарстан яшьләре
№ 51 | 24.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»