|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2019 Хәйрия
Операция кичергән Айгөл Фазыйлованың улын Якутия һәм Израильдәге гаиләләр тәрбиягә алырга әзерЯман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйловага операция ясаганнар. Бу хакта ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә хәбәр итә. «Дуслар, операция уңышлы узды! Ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт!» - дип язган Фазыйлова.
31 яшьлек ханым дүртенче стадия рак белән авырый һәм яшәү өчен көрәшүен дәвам итә. Ул гыйнвар аенда үзенең алты яшьлек улын тәрбиягә алырга риза булган гаилә эзләгән иде.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Фазыйлованың улын Якутия һәм Израильдәге гаиләләр тәрбиягә алырга әзер.
--- |
Иң күп укылган
|