|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2010 «65»
КҮПЕРЛӘР САКЛАГАН ПУЛЕМЕТЧЫ КЫЗХатын-кыз нәфис, гүзәл, сабыр, нечкә күңелле зат итеп яратылган. Шуңа да микән, сугыш вакытында да аларны чордашлары шәфкать туташы, яки пешекче буларак күрергә теләгән. Әмма Теләче районының Көкчә авылыннан сугышка алынган Таисия Павловна яшьтәшләреннән батыр йөрәкле, куркусызлыгы белән аерылып торгандыр. Шуңа күрә дә аның кечкенә генә, йомшак кулларына авыруларга укол ясар өчен шприц та, йә булмаса аш чүмече дә тоттырмаганнар, ә пулемет биргәннәр. – Ничә яшьтә фронтка алындыгыз, үз теләгегез белән бардыгызмы, – дип сорашам үзеннән.
– Үз теләге белән барганнар дип әйтәләр генә. Ул чакта кемнең нинди теләге, хыялы бар дип сорап тормадылар, – дип башлады ул сүзен. Әмма яшьлегенең иң матур мизгелләре сугышта үткәненә бер генә дә көрсенү сүзләре әйтмәде ул. Ипләп кенә сөйләде дә, сөйләде: – Гаиләдә дүрт кыз, бер малай үстек. Сугыш башланганда миңа уналты яшь иде. Бер ай чамасы узуга әтине алып киттеләр. 18 яшь тулгач, кырык өчтә мин киттем. Военкоматка җыйдылар йөгерттеләр, сикерттеләр, ясалма граната атарга да өйрәттеләр. Аннан комиссия уздырдылар. Үзебезнең авылдан мине яраклы дип таптылар. Казанда 5 ай үзебезнең киемнәрне киеп хезмәт иттек. Инде Казаннан кузгалабыз дигәндә үлгән солдатларның киемнәрен китерделәр. Шуларны киеп, карачкы кыяфәтендә, Смоленск өлкәсе Днепр елгасы ярына киттек. Февральнең салкын көннәре. Иң элек пулеметларны урнаштырыр өчен җир казыдык. Аннан соң үзебез өчен землянка казыдык. Тегеннән-моннан табылган агачлар, ботакларга салам түшәп өстен яптык. Ята торган урынын да җирдән казып, салам җәеп шунда яттык. Анда пулемет тотып күпер сакладык. Смоленск шәһәрен алгач, безнекеләр Польша җиренә керделәр. Без дә шунда кушылдык, шунда гына яңа киемнәргә тиендек. Польшаның берничә шәһәрендә булдык, Варшаваны алганда, өч чакрым ераклыктагы күперне саклый идек. Аннары безне Варшавага күчерделәр. Анда хезмәт иткәндә безнекеләр Берлинга барып җиткән, без дә шунда тагын күпер сакларга киттек кенә дигәндә, җиңү хәбәре килеп иреште.
Сугыш бетте дип, тиз генә туган якка кайтарырга ашыкмыйлар безнең кызларны. Таисия Павловна да пулеметларны тотып кабат сакта тора әле. Берүк вакытта сержант, кызлар командасының командиры булып та хезмәт итә. Рус гаиләсендә үскән кыз булганлыктан, рус телен бик яхшы белә. Шуңа күрә тәрҗемә эшләрен дә аңа ышанып тапшыралар. 1945 елның августында исән-сау әйләнеп кайта. Чып-чын рус гаиләсендә үскән кыз дөрес итеп татарча да сөйләшергә өйрәнә. Сугыштан кайткач ун ел авылда клуб мөдире булып эшли, утыз ел дәвамында халыктан сөт җыя. Тормыш иптәше Миннегали абый белән өч ир бала тәрбияләп үстерә. Кирәк бит ә, җиде оныгы да малайлар (ил сакчылары!) аның. Ә менә дүрт оныкчыгы кызлар. Сөбханалла, күз тимәсен! Аны сиксән бишенче яше белән баручы карчык димәссең. Кызлар кебек җитез, сабыр булуы өстенә бүгенге ялкаурак яшьләрне дә көнләштерерлек аңлы-гыйлемле дә икән үзе. Сугышларны кичереп тә, тормышның матурлыгын гына күреп яшәүче олы йөрәкле Таисия Павловнага әле алга таба да гаиләләре бәхетен тулыландырып яшәү насыйп итсен. Яу кырында да аңа иң җаваплы һәм куркыныч вазыйфаны – ил белән илне, шәһәр белән шәһәрне тоташтыручы күперләрне саклауны ышанып тапшырганнар бит. Һәм ялгышмаганнар да!
Замирә СӘМИГУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|