поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2019 Җәмгыять

«Эштән курыккан кеше авыруга әйләнә. Авырлык­ларга бирешмәскә кирәк»

Надия апа Сәфәргалиева белән якыннан Әтнә базарында таныштык. Сөт, сыр, каймак сатып тора иде ул. Аның турында моңа кадәр дә ишетеп белә идек. Китап­ханәче дә булып эшләгән, авыл җирлеге рәисе булып та торган.

Сәфәргалиевләр районда каз үстерүче буларак та таныш. Туйлар, юбилейлар җитсә, беренче чиратта, аларга мөрәҗәгать итәләр. Мал-туар асрыйлар. Аларның сөт ризыкларына да ихтыяҗ зур. Без Надия апа белән аралашкан арада, сатарга әзерләп килгән ризык­ларын алып та бетерделәр. Әле бер кочак заказлар да бирделәр.
 
«Ничек барысына да өлгерәсез?» – дигән соравыма Надия апа: «Бер тарыдан ботка булмый, шуны онытма, сеңлем. Үзем генә эшләмим бит, гаиләм – ирем Фәргать, өч балам: Кадрия, Айрат, Эллина да ярдәм итәләр. Бу безнең уртак эшебез», – диде.
 
Сәфәргалиевләр Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яши. 2001 елда ире Фәргать абый юл һәлакәтенә очраганнан соң, инвалидлар арбасына утырырга мәҗбүр булган. Ләкин көчле рухлы гаилә башлыгы кул кушырып утыра торганнардан түгел. Барысын да эшли: ашарына да пешерә, хатынына да булыша. каз өмәләрен дә Сәфәргалиевләр гаиләләре белән генә уздыралар. 150ләп казны үзләре генә эшкәртеп куялар.
Туйларга, бәйрәмнәргә казларны матурлап бизәп, пешереп саталар. Каз мамыгыннан мендәр сораучылар да күп икән. Быел беренче тапкыр казылык эшләп сата башлаганнар. Ни хикмәт, үзләре ат асрамыйлар. Казылык өчен итне күршеләре Фирдания апа белән Мөбарәк абыйдан алалар. Алар күп­ләп ат тота.
 
Надия апа эштән куркып тормый, таулар күчерердәй куәте бар диярсең, машинасын да йөртә, сыерын да сава, кирәк икән, каз да суя. Көр күңелле булуына да сокланырлык, ял итәргә дә өлгерә ул, күршеләре белән бергәләшеп төрле чаралар оештыралар, саф һавада пылау пешерү, самавырдан чәй эчү, гармуннар уйнап җырлашып утыру дисеңме... «Эштән курыккан кеше авыруга әйләнә. Авырлык­ларга бирешмәскә кирәк», – ди Сәфәргалиевләр.
 
Надия Сәфәргалиевадан сыр ясау рецепты
 
Сыр өчен 1 кг эремчек, 1 литр сөт, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы сода, 1 чәй кашыгы тоз, 100 грамм сыер мае кирәк булачак. Сөткә эремчекне кушып кайнатып чыгарабыз һәм сөзәбез. Сөзелгән эремчеккә рецепттагы калган ингредиентларны салып, әзер булганчы пешерәбез. Аннары шул катнашманы формага салып, салкын урынга куябыз.
 
Әтнә, Олы Мәңгәр

 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 23.03.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»