• 12.06-07.07 "Мәскәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 19.06 MUBAI & ELMIR NIZAMOV. "Маяковский" иҗат киңлеге
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Июнь Сөмбел Таишева
  • 19 Июнь Илдар Хәкимов
  • 19 Июнь Илдус Әхмәтҗанов
  • 19 Июнь Ләйсирә Фазлыева
  • 19 Июнь Гөлгенә Шиһапова
  • 20 Июнь Рафаэль Сәхәбиев
  • 20 Июнь Венера Шәмиева
  • 20 Июнь Марат Мухин
  • 21 Июнь Ренат Галиаскаров
  • 21 Июнь Ранил Шәрифҗанов
  • Казан Шариф Камал урамында 18 кв метрлы булмэ сатыла. Тел 89083429378
  • Саба район узэгендэ булмэ сатыла. Ботен унайлыклар бар. Су. Газ. Телефон. Триколор тв. 1 катта урнашкан. Тел. 89991647567,89063208956
  • В Казани требуются граждане РФ отслужившие в Вооруженных Силах, возрасте до 35 лет, на должности полицейского, полицейского-кинолога. Заработная плата от 27500 рублей. Иногородним компенсация за наем жилья. Ежегодный оплачиваемый отпуск 40 дней + дополнительный отпуск. График работы 5/2. Полный соц.пакет. Выслуга лет: 1 месяц службы за 1,5 месяца. Возможность получения бесплатного высшего юридического образования в системе МВД РФ с сохранением денежнего довольствия. Обращаться по адресу: г. Казань, ул Тази Гиззата, д 41, возле ж/д вокзала КАЗАНЬ-1. Дополнительная информация по телефону: 89274031387.
  • Казан шэхэре Ютазинская урамы 6 йортта (яна тозелгэн йорт,мебель хэм техника юк) 3 булмэле квартира арендага бирелэ. 20мен +кварт.плата.Тулырак мэгълуматны тел. 89372884630 аша белешэ аласыз.
  • Казан шэхэре Горьковское шоссе 10 урамында 1 булмэле фатирга узем янына тыйнак,начар гадэтлэре булмаган 2 татар кызын эзлим.тел:+79673642061
  • Казан шэhэре, Абсалямова 30 адресы буенча 1булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Ботен унайлыклары да бар. Начар гадэтлэре булмаган, тэртипле кешелэрне котеп калам. Бэясе 18 мен плюс счетчиклар. Тел. 89196216660. Тулырак: https://matbugat.ru/news/subjects/
  • Казанда Бр.Касымовлар урамы 22/7 йортында урнашкан тулай торакта 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена барлык тулэулэрне кертеп 9000 сум. Тел: 89274406462
  • Казан шэхэре Амирхан урамында ике булмэле квартир арендага бирелэ.Чиста ,зур квартир.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар.Тэртипле гайлэне,яки кызларны кертэбез.тел.89274206799
  • Продается,автомобиль Соболь 2752,2015 года выпуска.Автомобиль в отличном состоянии,оборудован ГБО.цена 380т.р 89376161320
  • Салават куперендэ 1 булмэле фатир тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник.89509488227.

 

 

 
Архив
 

               

22.03.2019 Язмыш

"Бу югалтулардан соң язмышыма кул селтәдем"

Яралы хатирәләремне яңартуымның сәбәбе язмышыма рәнҗүдән. Без дүрт тамак, иң олы бала мин - Гайшә. Әтиебез сугыштан ике кулсыз, күп тән җәрәхәтләре алып кайтты. Әниебез колхозда иң авыр эшләрдә эшләсә дә, без ач идек. Ул вакытта хезмәт хакы түләмиләр иде бит, ризык та бирмиләр, эшләгән өчен “амбар” журналына “таяк” кына куялар иде.

Безне ачтан үтермәс өчен, әниебез кемнеңдер керләрен алып кайтып, төне буе юа иде. Шул элгән керләргә карап: “Эх, нинди матур чәчәкле күлмәкләр, минем дә шундый кием киясем килә”, - дип хыялланып, кулым белән сыйпап уза идем. Ә әнием миңа карап: “Кызым, әтиеңнең куллары булса, сез дә шундый күлмәкләр кияр идегез”, - дип үкси-үкси елый иде.
 
Әниемнең безне үстергәндә ниләр кичергәнен үсә төшкәч кенә аңладым. Әтиебез озак яши алмады. Ул тән җәрәхәтләреннән, сызлануларыннан үлгәндә миңа - 14, сеңлемә - 11, энеләребезнең берсенә - 7, икенчесенә - 4 кенә яшь иде. Әниебез бик бетеренде. Әти кулсыз булса да, ныклы терәк булган икән аңа.
 
Шулай итеп тормышыбыз тагын да авырайды. Әтиебез вафатына бер ел дигәндә, кече энебез үлеп китте. Әниебезгә гомере буена йөрәк ачысына түзеп, күңел җәрәхәтләре, намус сызлануы, җан газабына түзеп яшәргә туры килде. Ул вакытларда тол хатыннарны төрле яклап җәберлиләр, кимсетәләр иде бит. Ләкин әниебез сабыр, түземле булып, барысын да йөрәге аша үткәрсә дә, тешен кысып яшәде. Тик төннәрен йокламыйча үткәрде, кимсенгән башын тотып, елап ята иде. Шулай майның матур бер көнендә әниебез дә урын өстендә калды һәм, ике ай авырып ятканнан соң, безне ятим калдырып мәңгелеккә күчте. Соңгы сүзе: “Кызым! Иркәләреңне балалар йортына бирә күрмә, зинһар өчен. Ничек булса да, минем хакка яшәргә тырыш”, - диде.
 
Шулай итеп, без тулы ятим калдык. Әниемнең сеңлесе Гаян апа гына безне күп кайгы-борчулардан йолып алды. Ул ялгызы гына яши, ире сугышта үлгән иде. Ана назын безгә ул бирде. “Гайшә, кызым, сиңа укырга кирәк, - дип мине шәһәргә илтеп техникумга урнаштырды. - Кайгырма, иркәләреңне үзем карыйм”, - диде. Хатлар аша күңелемне юатып, миңа көч-куәт биреп торды. Көндез укыдым, кичен подъездлар юдым, күрше бүлмәдәге бер хатынның баласын карадым. Ул төнлә ресторанда эшли иде, ә миңа, бала караган өчен, тәмле ризыклар алып кайтып ашата иде. Ул минем өс-башыма яңа киемнәр дә алып бирде. Миңа да бәхет елмайды. Сеңлемне дә алып килеп, техникумга укырга урнаштырдым. Икебез бер бүлмәдә яшәп ятабыз шулай.
 
Көтмәгәндә, Гаян апабыз үлеп китте. Аны кайтып җирләдек. Ул үзенең үләсен белгән, күрәсең. Йортын инде буйга җиткән энемә яздырып калдырган. Ул колхозда эшли башлады, чөнки апабыз аңа нигезен ташламаска кушкан.
 
Дөрес, Саматның куллары да алтын иде. Тимерче булып эшләп, үзенең йортын да яңартты, кешеләргә дә койма-капкалар ясап йөрде. Иске генә булса да, Запорожец машинасы сатып алды. Шуның аша бәла килде дә. Авыл күчтәнәчләре төяп, заводта эшләүче минем һәм сеңлемнең хәлен белергә килгәндә, КамАЗ машинасында баручы исерекләр аның өстенә килеп менгәннәр. Йөрәкләрне тетрәндергеч хәбәр килеп ирешкәч, дөньябыз караңгыланып китте. “Нигә безгә генә мондый язмыш язылган икән?!” - дип елый-елый, энебезнең җансыз гәүдәсен апабыз, әниебез һәм әтиебез янына илтеп җирләдек.
 
Бу югалтулардан соң язмышыма кул селтәдем. Беркемне дә күрәсем дә, үз гаиләмне корасым да килмәде. Ә сеңлемне кияүгә бирдем, булдыралган кадәр туй да ясадык. Тора-бара аларның матур тормышына карап, минем йөрәгем эреде кебек. Ниһаять, үземә ошаган кеше дә очрады. Миңа ул вакытта утыздан артык иде инде.
 
Сөйгәнем чәчәкләр күтәреп килә, театр-киноларга билетлар ала. Ике ай шулай дуслашып йөргәннән соң, тәкъдим ясады: “Гайшә, чык миңа кияүгә, синнән башка яши алмыйм”, - диде. Ризалаштым. Бик матур итеп туй ясадык...
 
Зөфаф төне... Бәхет кенә китерсен дип, белгән догаларымны укыдым да никахлы ирем куенына кереп эредем. Ә иртән уянганда ул карават алдында тезләнеп тора иде: “Гайшәм, бәгырем, кичер мине, зинһар, гафу ит. Мин бит хатын аерган кеше, ике балама алимент түләп торам. Эчкече идем, дәваландым. Ике ел инде эчмим менә. Сине өзелеп яратканга күрә, башта әйтергә курыктым, югалтырмын, риза булмассың, дип курыктым”, - дигәч, коелдым да төштем. Бу тетрәндергеч сүзләрдән соң аңымны югалттым хәтта... Айныгач: “Нигә син мине бәхетсез иттең?” - дип әйберләремне җыя башладым. Үзем үксеп-үксеп елыйм, үзем ниләр генә уйламыйм! Хезмәттәшләрем, дусларым ни әйтерләр? Мине гаепләүчеләр дә табылыр, дип калдым инде. Ләкин минем өчен тормышның яме киткән иде инде...
 
Шәһәргә без бергә кайттык, беркемгә дә, хәтта сеңлемә дә, бу хәлләрне сөйләмәдем. Икебез дә элеккечә эшкә йөрибез. Беркөнне косасым килә башлады. Эштәге шәфкать туташы гинекологка барырга кушты. Чыннан да, балага узганмын икән. Тагын кайгы: балам ятим булмасмы? Мин аны бәхетле итә алырмынмы? Әй балам! Мин сиңа җан өрдем, мин яхшы әни дә булырмын, дип хыяллана-хыяллана, сигез ай үтеп тә киткән.
 
Бала табу йортына килгәндә, нарасыемның тормышы куркыныч астында иде. Мине керүгә операциягә әзерли башладылар. Һаман үземне уйламыйм, табибларның күзләренә карап, бала исән булырмы дип, соравыма җавап эзлим. Күзлек кигән кырыс кына бер ир: “Безнең бурыч - сине коткару”, - диде һәм минем битемә маска кидерде.
 
Мин хастаханәдә бер ай буе яттым. Ниһаять, сабыемны, газиз улымны, өйгә алып кайткач, иң бәхетле тормышым башланды. Яралы язмышның матур дәвамы да була икән. Тик бу бәхетле көннәр озакка бармады. Ирем нишләптер командировкаларга киткәли башлады. Ә беркөн ишек ачылып китте дә бусагада лаякыл исерек Камилем пәйда булды һәм ачы иттереп сүгенеп җибәрде. Күкрәк сөтемне имеп яткан балам ялт итеп әтисенә борылды һәм кычкырып елап җибәрде. Соңрак билгеле булганча, ул командировкага дип китеп, чибәркәйләр, үзе кебек үк исерек ирләр белән типтереп йөргән икән. Мин аны куып чыгардым.
 
Аллага шөкер, кулымда эш, янымда улым булгач, тормышта югалмадым. Улым югары белем алып эшли башлаганчы, көнен-төнгә ялгап эшләдем эшләвен. Нәтиҗәсе дә нинди булды бит! Өйләнгәч, улым әнисен онытмады. Картлыгым кадер-хөрмәттә, аның өч бүлмәле фатиры түрендә, оныкларым арасында уза. Намаз укыган саен Ходайдан балаларымны бәла-казалардан саклавын, исәнлек-саулык сорыйм. Булды инде, җитте минем гомергә югалтулар!
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 22.03.2019
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом