|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2019 Мәдәният
Ваһапов фестивале конкурсы быел да рекорд куяРәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 2019 елгы яшь башкаручылар конкурсына рекорд санда гаризалар кергән. Быел аларның саны – 157! 2017 елда исә бу сан 123, ә 2015 елда – 97 иде. Ваһапов фестивале конкурсы ике елга бер тапкыр үткәрелә. Саннардан күренгәнчә, яшь талантларның конкурс белән кызыксынуы елдан-ел арта бара. “Бу нәрсә турында сөйли соң? -ди фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов. - Әлбәттә, беренчедән, конкурска булган ихтирам һәм ышаныч турында. Рәхмәт! Ә иң мөһиме – 157 яшь егет-кыз профессиональ сәхнәгә менеп, классик әсәрләрне, халык җырларын башкарырга тели икән, бу инде күңелдә өмет уята. Димәк, Аллага шөкер, безнең моң чишмәләребез исән икән әле!”
Экспертлар, документларны һәм I нче турга килгән язмаларны өйрәнгәннән соң, 157 катнашучының 107 сен II турга, ягъни ярымфиналга үткәргән. Ул Уфа (26 март) һәм Казан (31 март) шәһәрләрендә үтә. Ә инде конкурсның йомгаклау туры 1 апрель Казан шәһәрендә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 15 нче май Ваһапов фестивале гала-концертында.
“Ваһапов конкурсы быел да яңа талантлар, яңа исемнәр ачар, дип өметләнәбез”,-диде Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|