поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2019 Ана теле

Сингармония кануны – бөтен сөйләмгә канун. Ник үтәлми? (ДӘВАМЫ)

Үткән язмада без телебезнең асыл сыйфаты саналган сингармония хәсиятенең көндәлек аралашуда, хәтта әдәби сөйләмдә дә еш бозылуына мисаллар китереп, алардан котылу мөмкинлекләрен анализларга омтылып карарга ниятләгән идек. Дәвам иттерик.

Килешегез, инде фәндә канун (закон) дип танылган икән, димәк, ул – татар теленең, татар сөйләменең барлык очракларында да, бернинди искәрмәсез, һәркем тарафыннан да бердәй үтәлергә тиешле катгый кагыйдә. Бер сүз йа калын гына, йә нечкә генә авазлардан торырга тиеш. Төрлечә әйтү, ягъни “боргалану” – аны үтәмәү, димәк, сөйләмең татарча түгел дигән сүз. Шуны, ниһаять, аңларга кирәктер бит инде! Канунның начар үтәлүенең төп сәбәпләренең берсе менә шул –  әлеге  таләпнең катгый, мәҗбүри  үтәлергә тиешлеген һәркайсыбызның  танып бетермәве.  Бер газетның бер үк санында бер автор үзен Рузәл, ди, икенчесе Рүзәл, өченчесе Рузилә  ди. Нигә шулай? дигән сорауга “Әни шулай кушкан”, яисә  “Күнегелгән”,  ди. Телне үзенең тырнагы дип уйлый микән – ничек теләсә шулай кисә, шулай буый.  Әнисе белән шулай сөйләшсен, ә мине нигә аптырата!? Абыйсы Рафис, сеңлесе Рәфисә, янәшә торсалар ничек дәшәргә белми аптырыйм.  Үткән язмада бер радиотапшыруда Сәлих исемен биш төрле әйтүләрен канун бозу мисалы итеп китергән идек. Каршы дәшүче, үзен фәнни нигездә акларга тырышучы  булмады.
 
Күрше генә районнарның берсендә кычыткан, икенчесендә кечерткән диелә, берсендә мәче, күршесендә мачы (абау–әбәү, айран–әйрән, ачкыч – әчкеч,  байрам–бәйрәм һ.б.). Канун бозуның сәбәпләрен фәнни нигездә аңлатырга маташыла: бер очракта урынчалык күренеше (диалектизм) дип, икенче очракта бүтән, кардәш тел сүзе, аерым алганда, башкорт, мишәр, себер берәмлеге дип әдәби телдән читләтеп карарга тәкъдим ителә. Аннары, бер үк җыелышта бер үк мөнбәрдән бер галим әмма, сәлам, бәла, дәгъва дип, язылганча укып азаплана, икенчесе саф татарча әммә, сәләм, бәлә, дәгъвә, ди. Газет битләрендә дә кичә сәхрә, хәләт, мөхит дип, бүген сахра, халәт, мохит дип язуларына юлыгып торабыз.
     
Мондый “боргалану” өчен җаваплылыкны фән дә, мәгариф тә үз өстенә алырга тиештер. Килешик: аңлату, төшендерү җитәрлек түгел. Шуңа күрә бу канунны үтәүдә дә кимчелекләргә юл куела. Моның сәбәпләрен фәнни нигездә төпле ачыклау сорала. Алар бит яшәү шартларына, чорына карап үзгәреп тора.
   
Үзәккә куелырга тиешле җитди сәбәпләрнең берсе, безнеңчә, телебезнең гасырлар буена сингармонизм кануныннан мәхрүм булган (ягъни асыл сыйфатларында әлеге табигый канун урын алмаган телләр, – беренче чиратта гарәп, урыс, инглиз,– тәэсирендә яшәве. Без моны әле китерелгән мисалларда да ачык күрдек. Хәтта фәнни даирәдә дә вакыт-вакыт канун үтәлмәвен шушы факторга сылтау очрап тора. “Аларга иярә алмауны үзебез үк ялкаулык дип атыйбыз бит”, диләр. Юк инде,   телләр тартышында өстен чыгу өчен төрле чаралар кулланылса да монда “тегеләрне” гаепләү егетлек түгел, үзебез гаепле.  Чынын әйткәндә, андый “оппонентлар” – күп очракта “татар теле белән ерак китеп булмый” дигән үз “интернационалларыбыз”. Бу кәсәфәттән котылуның юлы бер генә,– инде әйткәнебезчә: теләсә кайсы алынма сингармонизм канунына буйсынырга, татарча әйтелергә, димәк ки, татарча язылырга да тиеш!!!
   
Инде алынмалар мәсьәләсеннән татарның төп сүзләрендә сузык авазлар гармониясенә кайтсак, уйлавымча, татар теленең сузыклар гармониясе борынгы заманнарда һәр берәмлекнең сөйләмдә калын да, нечкә дә була алуында чагылган. Бу үзенчәлек татар язуы барлыкка килеп, аңа рун, уйгыр алфавитлары уйлап табылгач, шуларда да урын алган. Телнең бу сәләт-үзенчәлеген бүген дә бик күп берәмлек саклый; без аларны, башлыча, абсолют синоним итеп кулланабыз: акрын-әкрен, ачы-әче, чабалану-чәбәләнү һ.б. Шулай да иң урынлысын сайлап алырга кирәк. Җир җиләге әче диеп, балан ашар хәлем юк. Җырда аһәң шулай гына ирешелә, иң дөресе шулай гына була ала.
   
Күпчелек галим, укытучы әдәби телдә мондый параллелләр булырга тиеш түгел, сингармонизм законына буйсынмый икән, ул сүз йә мөстәкыйль мәгънәле берәмлек, йә диалектизм саналырга тиеш, диләр. Сүзләрнең калын-нәзек вариантларын урынлы-урынсыз куллану да әле очраштыргалый. Менә соңгы елларда радио, телевидениедә ишетелгән пароним күренешләре: аз-әз, оран-өрән, челтер-челтер – чылтыр-чылтыр, торгызу-тергезү, абау-әбәү, ай-яй – әй-яй, айран-әйрән, тасвирлау-тәсвирләү, шәррән яру – шарран яру һ.б. Бу мисаллардан әдәби нормада каралып ике вариантта йөргәннәре дә (аз-әз, акрын-әкрен, ачы-әче һ.б.), әдәби нормадан тыш, диалектизм дип саналганнары (кечерткән һ.б.) да бар. Телдә шундый фактлар бар икән, без аларга сөйләм максатына карап игътибарлы булырга, беренче чиратта сингармонизм законын үтәү йөзеннән, стиль ихтыяҗына туры китереп файдаланырга тиешбез. . Менә кайчан телне чын-чыннан белеп эш итү сорала.  Мәктәптә катык ачы, лимон әче дипме, әллә киресенчәме башкатырулары истә калган. Хәтерлим: бер студентым, шул “кагыйдә”не истә тотыптыр инде, лимон әче була, ә “ачы” туйда үбештерер өчен кычкыра торган сүз, дип аңлатырга маташкан иде.
   
Дөрес, вариантларның берсе мөстәкыйль сүз булып аерылып китүе бик еш очрый: тою-төю, тарта-тәртә, чәчәк-чачак, сук-сүк һәм башкалар. Шулай да төптә боларның да мәгънәдәшлек төсмерләрен тоемлау кыен түгел.
   
Мәгънәдәш параллелләрнең күбесе, чыннан да, диалектизмнар һәм кардәш тел берәмлекләре сыйфатында кабул ителә: кычыткан-кечерткән, яр-йәр, чыпта-септә һ.б. Мисалларны тарихи чыганаклардан, халык авыз иҗатыннан да күпләп китерергә булыр иде. Менә дастаннан берничә мисал: “Баян чабаланып сихерче янына бара”; “Кыз белән утыра егет, янаш утырганнар шулай”; “Һавада тургайлар сырлаша”;  Бик борынгы телебездә ана арслан әрсәлән диелгән икән.
   
Мәсьәлә белән кызыксынуыбыз, аны белүебез бүген ни дәрәҗәдә? Менә форсаттан файдаланып, күзәтү-күнегү ясап алыйк. Әле генә китерелгән мисалларга үз карашыгызны белдерегез. Кулланасызмы?  Болар барысы да – телебезнең байлыгы, хәзинәсе; берсен дә тибәрергә, читләтергә ярамый. Аларны хәрәкәткә китерүнең төп юлы – ул сөйләмгә җәлеп итү. Нәкъ кирәкле урында гына куллан! Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә үстерү бурычын, ягъни аны куллану өлкәләрен ишәйтү бурычын хәл иткәндә бу мөмкинлекне дә эшкә җигәргә кирәк. Иҗади  уйлану, эзләнү өчен дә ифрат та кызыклы, күпкырлы чыганак бит! Күзәтү, күнегүләр өчен материал җитәрлек. Менә    үзебез туплаган сингармония сүзлеген дә тәкъдим итик әле. Дөресрәге, сүзлектән өзекләр. Көндәлек сөйләмегезгә күпмесен җәлеп итәсез? Үзегездә дә сүзлекне тулыландыру теләге тумасмы. Рәхим итегез.
   
Сингармония сүзлеге
                     А
   Адам – әдәм (борынгы татар теле)
   Аз–әз (С.Е.Малов. Памятники...)  
   Айѓыл – айт – әйт (С.Е.Малов. Памятники...)
   Айды – әйтте (борынгы әдәбият)
   Аймагыл – әйтмә (борынгы татар теле)
   Аймыш –  әйтмеш         (борынгы әдәбият)
   Айтайн – әйтәен           (борынгы әдәбият)
   Анасы – әнисе
   Арчы – әрче (С.Е.Малов. Памятники...)
   Асар – әсәр (гарәпчә)
   Ач – әч
   Ачы – әче (С.Е.Малов. Памятники...)
   Ачкыч – әчкеч
   Ачый – әчи
               Б
   Багла – бәйлә (борынгы татар теле)
   Багланыш – бәйләнеш
   Байлавыч – бәйләвеч (борынгы әдәбият)   
   Баһа – бәһә – бәйә (борынгы татар теле)
   Бөтнек – бытнык (хволын сөйләме)
   Буа – бөйә
   Будуныг – бөтен (С.Е.Малов. Памятники...)
   Булыша – бүлешә (Г.Алпаров).
                  Г
   Ѓарйып– ѓәрип (борынгы әдәбият)
                 Й
   Йана – янә (С.Е.Малов. Памятники...)
   Йаш –йәш (С.Е.Малов. Памятники...)
                 Җ
   Җас – йәш (көнчыгыш диалекты)
   Җаса –йәшә (көнчыгыш диалекты)
   Җасыр – йәшер (казах)
                   К
   Карындаш –іәрдәш (борынгы татар теле)
   Кон – көн (С.Е.Малов. Памятники...)
   Коп – күп (С.Е.Малов. Памятники...)
   Куз – күз (мәгънә уртаклыгы: яну, очкын)
   Кылу – килү; көлү (Г.Алпаров)
   Кытык – кети-кети (Г.Тукай)
                     М
   Маңа – миңа (казах)
   Маташтыру – мәтәштерү (Г.Камал)
   Мачы – мәче
   Мона, мына – менә (борынгы әдәбият)                                   
                     О
   Орлык – өрлек
                     С
   Салам – сәләм
   Салахыят – сәләт
   Сар–сәр (Сарман, Сарманай, сарку, саркыту,  Сәрвиназ,      Каенсар,Сәрвәр, Сәрия. Юкәсәр)
   Сауда – сәүдә (борынгы татар теле)
   Сач – чәч (С.Е.Малов. Памятники...)
   Сора – сөрә
   Суз – сүз
   Сула – сөйлә, сүлә (Г.Алпаров)
   Сыйла – сөйлә (Г.Алпаров)
                Т
     Тагарак – тигәнә
     Той – төй
     Тон– төн    
     Тор – төр
     Тора – төрә (Г.Алпаров)
     Тура – түрә          
     Тыш – теш
                 У
     Ур – үр
     Ура – үрә                                    
              Х
   Хабар – хәбәр (борынгы татар теле)
   Хаста – хәстә (Г.Тукай)
             Ч
  Челтер-челтер–чылтыр-чылтыр
  Чың-чың – чең-чең (Чың-чың итә, җил тузгыта //Җиз кыңгырау моңнарын (Ә.Атнабаев);
   Сингармониянең атамаларда саклануы – өйрәнү, күнегү өчен бай чыганак: Камалетдин – Кәмәй (Башкортстан, Ахун авылы шәжәрәләре. 252 б.); Апанай – Әпәнә (297 б.) – Әпүр (259 б.); Габделмән – Габделмәннан (253 б.); Мөкәнәй күпере (272 б.) – Әтнә районында Моканай авылы бар;  
   -Ай//-әй, -Ый//-и кушымчалы  исемнәр: Абай, Казбай, Тулбай; Юлдыбай, Мирзабай, Әбтай, Сафай, Тагай, Котагай, Уразай, Бохарай, Моратай, Нугай, Йахшыкай, Танакай, Сонкай, Уракай, Байракай, Юлай, Йуламай, Камай, Монай, Тупай, Сотрай, Мөсай (Мөсавир), Кисай (Хисаметдҗин), Хатәмтай, Әбтай, Моратай, Таңай, Чыгытай, Җигәй, Галекәй, Сафи, Кирәй, Кафи, Гәрәй, Бикчәнтәй, Галикәй, Кәрәй,  Барый, Газый, Кушый, Сафый, Кәсәләй, Кинҗәкәй, Шәкертәй, Гәрәй, Ирәй, Ирҗәкәй, Исәнәй, Атукәй, Күтеркәй, Киләй, Котби, Дускәй, Җәлкәй, Илкәй, Киләй, Дүскәй, Ракый, Ирсый, Колый, Шорай (Мирза Шыкҗамал шәҗәрәсендә, (56 б.) Безнең Шура түгелме?) Мәгънәгә игътибар ителгән, күрәсең, сүзбашында,  уртасында да авазлар алмашуга (канун бозуга) юл куелган: Малик–Мәлик; Хаммат– Хәммат – Хәмматдин;, Фәттахетдин, Сәләхетдин – Сәлахетдин.
 
   Әлбәттә инде,  авазлар ярашы дип аталса да сингармония кануны авазлар, иҗекләр белән генә чикләнми. Тик,       кызганыч ки, моңарчы сингармонизм күренеше, башлыча, тел фәне кысасында, анда да морфология һәм лексика (ягъни сүз төзелеше) өлкәсендә генә өйрәнелде. Димәк, канунның йогынтысы бездә аерым сүзләргә, сирәк очракта гына сүзтезмәләргә мөнәсәбәттә карала. Ә бит сүзләрнең төзелешен дә, семантикасын да,  орфоэпия өлкәсен (калынмы-нечкәме әйтелешен) дә,– беренче нәүбәттә сөйләм оештыру ихтыяҗыннан өйрәнергә тиешбез. Шулай булгач, сингармонизм канунының сүздән эрерәк берәмлекләргә, ягъни сүзтезмәгә, синтагмага, фразага,– йогынтысын өйрәнү иң беренче максат булырга тиештер. Ә кем хәтерли мәктәптә сингармонизм законының сүздән эрерәк берәмлекләр турындагы берәр кагыйдәсен!? Игътибар белән тыңласагыз, әйтмә сөйләмдә төнбоек, суүсем синтагмаларында әйтелешнең сингармонизм законына тулысынча буйсынуын тоярсыз: тонбоек, сүүсем. Шулай булгач, дәреслектәге: ”Сингармонизм законы кушма сүзләргә кагылмый...” дигән искәрмә нигезсез була түгелме?..  Уйланыйк әле: бүген (бу көн), күмәч (күммә аш), күзәтү  (күз ату). Ә нигә билбау, күкташ, чәчтарашларны язганча  әйтеп азапланабыз?
   
Уйланып, нәтиҗә ясау өчен янә мисаллар: Депутатлар аппара торган сәясәт (Т.Һадиев. ТНВ.). Наҗия Теркулова язмасы (Тәртип ФМ, 24 ноябрь): Мин җырсыз яшиәлмим;  Җырчы Зәки Мәхмүтев: Каз, үрдәкләр каршы йозалмый; Бер җырда: Суда йөзәләсеңме; Икенче  җырда: Ә син түзә аласыңмы?
   
Рәзил Вәлиев сөйли: “Илһам Шакировка шигырь биргән идем. Җырга салганнар. Бер очратты да: Менә шигыреңне укы әле, ди. Укыйм: кар аклыгы; Менә хәзер җырын тыңла, ди. Тыңлыйм: караклыгы. Аһ итәм. Кыш аклыгы дип үзгәрттек”; 
   
Бервакыт тагы үзем дә йозаклыгы дип җырлаганны ишеттем.
   
Авазларның кыскару күренешен дә  истә тоту зарур. Бу мөмкинлекне җырда ритм саклау өчен кулланалар. “Таң җиленә тәрәз ачтым.” Ә нигә көндәлек сөйләмдә активрак кулланмаска. Бигрәк тә канунга  туры килгәннәрен: реклам, газет, програм һ.б.
   
Шул ук вакытта иҗек өстәү тәртибен дә онытмаска иде: киоскы, Омски. Урынсыз (хатага китергән), артык  өстәлмәләр дә очрый: Балаларга ярамагын тагын (тагы урынына).  Шөкер, икебезнең беребезгә дә берни дә булмады тагы (дөрес) (А.Галимев. Т.я., 2014, 18 дек.);
 Кыенлыклар белән очрашты (очратты урынына). Тапый (таптый урынына), итә (иттерә урынына) һ.б.      
   
Кызганыч ки, авазлар тәртибенең бозылуы, ялгыш әйтелеше, язылышы аркасында хата китү очраклары күзәтелә. Р.Нурулла: Хәтер, хәтәр бер тамырдан, шулай да аларны бутарга ярамый, ди; И.Һадиуллин “хәзерлекле”, диде, дөрес мәгънә “әзер” иде.
 
Карале, көндәлек сөйләмне тиз аңлаешлы, үтемле, тәэсирле итүдә телебезнең бер канунын – сингармонизм канунын үтәү өчен генә дә күпме каршылык! Аларны фәнни нигездә анализлау, системага салу гына да җитми бит, котылу юлларын ачыграк күзалларга кирәк. Димәк, сөйләшүне дә дәвам иттерү сорала. Катнашырсыз дип өметләнәбез.
                                    Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 22.03.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»