поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2019 Язмыш

“Мине җирләгәндә аек булсагыз иде”

Кешеләрнең асылынып үлүләре, яки бүтән юл белән үз гомерләрен өзүләре — аңлап, аклап булмаслык коточкыч хәл. Күрше районнарның берсендә яшәүче танышыбызның 16 яшьлек улын сарайларында асылынган көе таптылар. Муенына элмәк салыр алдыннан әти-әнисенә атап язган соңгы хатын табып алганнар. “Әти-әни, мине җирләгәндә аек булсагыз иде?” — дигән үтенеч тә язылган анда.

Бу сүзләр ачы каргыш, әрнүле рән­җеш, бәддога булып гомер буена озата барачак инде аларны. Якыннарын яман гадәтләреннән арын­­дыра алмый гаҗиз булган бала соңгы адымга барган: үзенең җаны бә­ра­бәренә аларның хәмер сөременнән агуланган намусларын уятырга ниятләгән. Менә хәзер улларыннан башка яшәп карасыннар инде...
 
Узган елда безнең республикада үз-үзенә кул салучылар саны кимегән, имеш. Ышана алмыйм, чөнки мондый үлемнәр турында еш ишетергә туры килә. Мин белгән, төрле районнарда җитәкче урында эшләгән 4 ир-егет­не йөрәк өянәгеннән үлде диделәр. Минем һәм күпләрнең белүенчә, алар үз-үзләренә кул салып, асылынып үлделәр. үлемнәренең чын сә­бәбен әйтмәү би­ләгән эш урыннарына бәйле дип аңларга кирәктер. Тормыш яхшыра, эшсезлек кими дип сөе­нәбез, шул ук вакытта борын төбендәге проблемаларны күрмибез, әллә күрмәмешкә генә салынабыз.
 
Югарыда китерелгән мисалда баланың әти-әнисе эчкече икәнлеге, үсмернең шушы хәлгә гарьләнеп элмәккә кергәне көн кебек ачык. ә бит үз-үзләрен үтерүчеләрнең күпчелеге карап торышка имин, тату гаиләләрдә тәрбияләнгән. Кайчагында үлемгә китергән сәбәп шулкадәр мәгьнәсез була, шаккатудан чәчләр үрә тора.
 
Мәсәлән, әтисенең абыйсы 14 яшьлек малайның тәмәке тартканын күреп калган да, тиргәгән, кичкә бу баланың элмәктәге гәүдәсен тапканнар. 8 сыйныф укучысы компьютер алдында утырган, шулчак әнисе өйдә нәрсәдер эшләргә булышуын сораган. Улының әйткән саен “аннары эшләрмен” дип утыруына ачуы чыккан әни кеше компьютерны сүндереп куйган. Үс­мер, шуңа ачу итеп, сарайга чыккан да асылынган. Гомер бе­лән саубуллашу өчен шушылар сә­бәп була аламы? Хәзер ата-ана баласын аз гына шелтәли дә, аңа тавыш та күтәрә алмыймыни дигән урынлы сорау туа. Ала, әл­бәттә. Тик, иң элек баланы аң­ларга тырышу, вакыт табып, аның нинди уй-хыяллар белән янып йөрүе турында белешү, сорашу, сөйләшү кирәктер. Ата-ана белән бала арасындагы ышанычлы дустанә мө­нә­сәбәт — аларның күңелләрен берләштергән ныклы күпер. Инде ул юк икән, монда берни дә эш­ләп булмый. Яшүсмерләрнең күбесе бүгенге интернет заманында да көндәлек алып бара. үз-үзенә кул салган үсмерләрнең көндәлекләреннән күренгәнчә, үзләрен юк итү уе аларга кинәт кенә килми. өйдә, дусларына ышанып сөйләмәгән сер-сүзләр үс­мернең фаҗигасенә таба озаклап, максатчан баруы турында сөйли. Шунысы га­җәп һәм аяныч: фаҗиганең көннән-көн якынлашуы көндәлектә ачык ярылып ятса да, әти-әни, укытучылар, дуслары берни сизми...
 
Безнең районда бер хатын асылынырга (хәтта әйтергә дә куркыныч) ярты ел әзерләнгән. Аның турында туганнары да, күршеләре дә бары яхшы сүз генә сөйли: әйбәт эш­ләгән, актив тормыш алып барган, сәерлек­ләре сизелмәгән, бары тик ире бик көнче булган, өендә еш кына тавыш-гауга чыгарган.
 
Әгәр дә әти-әниләргә үсмерләр арасындагы суицид, аның килеп чыгу сә­бәпләре турында тиешле кешеләр вакытында сөйләп, аңлатып торсалар, күп кенә фаҗигаләр булмый да калыр иде. Кем уйлый балам шул адымга барыр дип? Үзләренә кул салган балаларның якыннары белән аралашкан психолог-педагоглар бу малайларның, кызларның берничәсенең генә һаман үлем турында сөйләвен, хәтта үз-үзләренә кул салырга теләүләре турында ычкындыргалауларын әйтәләр. Бер-икесе әти-әнисен яки абый-апасын: “Мин яшәүдән туйдым: үлемнән соң безне нәрсә көтә?” — дигән сорау бе­лән тинтерәткән икән. Тик якыннары моны җитди кабул итмәгән, балалыкка сылтаган...
 
Әйе, балалар кайчакта үзләренә бөтенләй хас булмаган эшләр эшләп ташлыйлар. Проблема бар — аңлаучы юк. Ата-ананың үз кайгысы кайгы, күпләр: “Тамагы тук, өсте бөтен, тагын ни кирәк?” — дип уйлый. Алар да аңламагач, киңәш бир­мәгәч, тормыш тәҗ­рибәсе булмаган сабый хәлдән чыгу юлын шул бауда күрә дә инде.
 
Балаларныкын шулай дип әйтик тә ди, ә ир уртасы гына булган, җитәкче урында эшләгән, бер борчуы да күзгә күренеп тормаган ир-егетнең асылынып үлүен ничек аң­ларга соң?..
 
Карап торышка гаиләсе бик тату, мал таба белгән, эчү белән артык мавык­маган, җитәкче урында эшләгән бер райондашыбызның үлеме күпләрне тетрәндерде, рәсми рәвештә аны йөрәк чиреннән китеп барды дисәләр дә, асылынып үлүе күпләр өчен мәгълүм иде. үлүенә инде шактый гомер узса да (аннан соң дистәләгән кеше асылынды), аны әле хәзер дә бик сагынып ис­кә алабыз, чөнки кешелекле, ярдәмчел, кеше хә­лен аңлый белүче кеше иде.
 
Тирә-яктагы районнарда яшәгән танышларыбыз белән булган щундый фаҗигале хәлләрнең дә берничәсен язам.
 
Бер танышыбыз тормышның гел “өске өлешендә” булды. Үскәндә дә, мәктәп елларында да гел мактап кына телгә алалар иде аны. Мәктәптә үтә активлыгы белән хәтта укытучыларын да хәйран калдыра иде: уку алдынгысы, староста, комсорг, стена газетасы чыгаручы... Нинди генә эш кушсалар да җиренә җиткереп, те­ләп башкарды. Институтта да әти-әнисенә бернинди авырлык китермичә бик яхшы билгеләргә генә укып чыкты. Эшкә урнашкач та җанын-тәнен биреп эшләп, югарыдан-югарырак баскычларга бары үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы аркасында күтәрелде. Менә шул кешенең үз-үзенә кул салуы күпләрне шок хәлендә калдырды. Төрле гайбәт тә тараттылар. Имеш, соңгы вакыт­ларда качып кына эчкән икән, эшендә бик зур күңелсезлекләр чыккан икән дип сөйләделәр. әгәр кеше эчә икән, ул барыбер сизелә, бигрәк тә йөзләгән кеше белән җитәкчелек иткән, һәрвакыт күз алдында булган кешенең мондый халәте күзгә чалынмый калмый. “Эшендә күңелсезлек” ди­гәне дә юк сүз, әгәр зуррак урында утырган кешенең эшендә ул-бу проблема чыга икән, ул турыда хәбәр көне белән халык арасында тарала, чөнки аның урыны бушаганын көтеп йөргән ярдәмчеләре вакыйгаларны күпертеп халык арасына чыгаруны үз бурычлары дип саныйлар. Шулай итеп, бу җүнле кешенең нилектән шулай фаҗигале китүе сер булып калды...
 
Шундый ук асыл икенче ирнең дә үлеменә бәйле гайбәтләр йөрде. Сөйгәнен югалтканнан соң дөньяда гаме калмавы алып киттеме аны арабыздан, бүтән сәбәп тә бар идеме — билгеле түгел. Ни генә булса да, дөньядан үз теләгең бе­лән китү — проблемалардан качу гына, аларны кемнеңдер җилкәсенә өеп калдыру. Чишелеш бүтәнчә булырга тиеш.
 
 

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.03.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»