поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.03.2019 Җәмгыять

«Йөгерүдән туктаган көне үк егылып үләчәкмен»

Бу юлы сүзебез Татарстан, Башкортстан, Русия, Ев­ропа һәм дөнья чемпионы Матвеев Василий Романович турында.Чемпион титулын ул Австралия, Африка, Америка, Европа кыйтгаларындагы сукмаклардан, йөгерү юлларыннан узып алган. Һәм берничә мәртәбә.

Василий Романович тумышы белән Самара өлкәсеннән. Стюхино дигән бәләкәй генә авылдан. Ләкин инде Татарстанныкы булганына да алтмыш елдан артып киткән. ПотапТомбарлысы авылында 50 ел балалар укыткан укытучы да әле ул. Баулылар арасында аның абруе бик югары.Мондагы бер генә күренекле вакыйга да аның катнашыннан башка узмый торган иде. Чөнки һәр бәйрәмнең үзәгендә аның спорт­чылары була. Баулы шәһәрендәге бәлә­кәй генә фатирында очраштык без аның белән. Фатир диварларының дүртесе дә җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча СССРның һәм Русиянең спорт мастеры, РСФСРның атказанган мәгариф хезмәткәре, сугыш һәм хезмәт ветераны Василий Матвеев спортта һәм хезмәттә яулаган трофей-медальләр, кубоклар, сувенирлар, мактау язулары, тагын әллә никадәр ис­тәлекле бүләкләр белән бизәлгән.
 
Василий Романович күңеле белән авылдагы тормышына тартылса да, ел әйләнәсенә шушы музей рәвешен алган фатирга килеп торучы мәктәп балаларына спорт юлын­дагы данлы сәхифә­лә­рен, ерак кыйтгалардагы ярыш хатирәләрен сөйләү өчен медальләре яныннан китә алмый.Аннары озын гомер юлы узган кеше узганнарга ешрак әйләнеп караучан була. Хәер...
 
— Василий Романович, Самара өлкәсенең Камышлы төбәге кул сузымы гына җирдә. Шулай да Баулыга килеп урнашу тарихы белән дә танышып узыйкчы.
 
— Без — сугыш чоры ма­лайлары. Унҗиде яшемнән — 1943 елны армиягә алындым. НКВД гаскәрләренә эләктем. Сугыш үткән урыннарны посып калган дошманнардан чистарттык. Балтыйк буенда — «Урман егетләре» нә, Украинада бандерачыларга каршы без сугыштык инде. «Место встречи изменить нельзя» дигән фильмдагы «Кара ма­чы» бандасын да без таркаттык. Әле сугыш беткәчтен дә гел кирәк булып тордык. Бүген — Урал, иртәгә Кырым иде. 1946 елда Англия, Америка, Советлар Союзы — җитәкчеләр катнашында өчлек конференциясе булганын беләсездер. Мин Сталинның тән сакчылары арасында — Черчилль белән Рузвельттан ике метрда утыр­дым. Хәзер менә оны­гым да спецназда. 1951 елга ка­дәр Казанда хезмәт иттем. Казанга кайтаруларын үзем сораган идем. Казанда чагында чаңгы спорты буенча республиканың җыелма командасына кердем.
 
— Димәк, беренче ме­дальне дә Казан ярышлары китергән?
 
— Әйе, ул дистанцияне хәтерлим әле мин. 1949 елның 2 мартында — Татарстанның утыз еллыгына багышланган илле километрга чаңгы ярышы иде ул. Мин бу дистанцияне 2 сәгать 51 минут 17 секундта уздым. Ул заман чаңгыларында, сугышта яраланган аяк белән узганга күрә бу начар күрсәткеч түгел. Казаннан Уфа физкультура техникумына киттем. Анда Башкортстан чемпионы булырга өлгердем. Куйбышев өлкәсе өчен дә ярышларда катнашып медаль яуладым. Ләкин 9 майда Агыйделдә су коенып, бик нык авырдым да кабат үз ягыма — авылга кайттым. Аякка басуга Казан педагогика институтының физкультура факультетына укырга барып кердем.

— Сугышта аяк яраланган иде дисез... Нәрсә, спорт белән шө­гыльләнү чәрдәкләнгән аякны да ныгыта ди­мәкчеме сез?
 
— Бу — бәхәссез. Мин хәзер дә һәр иртәне йөгерү белән башлап җибәрәм. Шуңа күрә сугыш белән үткән урыннардан йөгерешче сыйфатында кабат уза алдым да.
 
— Диварлардагы кубокларга карап кына да дөньяның унсигез илнең исемен санап ала алдым. Җиңү көнен Кенигсберг каласында каршылаган егет Германия, Швеция, Венгрия башкалаларында җиңүчеләр пье­дестал­ла­рында да басып торган. Америкада ветераннар арасында узган чемпионаттан берьюлы өч алтын медаль белән урап кайткан икенче группа Ватан сугышы инвалидының чыдамлыгына, кү­ңел хөрлегенә шаккатарсың. Алай да медальләрне бармак бө­гә-бөгә санамыйча түзеп булмый.
 
— Бармаклар җитмәс. Минем бүгенге көндә 232 алтын, 49 көмеш, 36 бро­нза медалем бар. Аларның һәркайсы минем өчен кадерле. Һәрберсе хакында бәйнә-бәйнә сөй­ли алам. Ләкин әле шулай да мине 2003 елны Казанда чыккан «Лы­жные гонки» дигән белешмә китапка кертергә кирәк санамаганнар. Мин бит чаңгы буенча да Татарстанга байтак җи­ңүләр китергән кеше.
 
— Һәр медальнең тарихы хакында сөйлә­мәсәк тә, истә уелып калган берәр чемпионат турындагы хатирәләрне яңартып алу ярар иде.
 
— Кайсын сөйлим икән? Африка буйлап марафоннымы? Анда — Көньяк Африка республикасының көньягындагы Дюр­бан шәһәрендә, һинд океаны буенда ветераннар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты узган иде. 1991 елда бу. Нәрсәгә гаҗәп­ләнергә дә белгән юк. Африканың хайваннар дөньясы да бик кызыклы бит. Бу чемпионат нигә шулай исемдә калганмы? Сәбәбе — бик гади. Мин анда үзем яраткан дис­танциядә — кросста катнаша алмадым. Чөнки безнең җитәкчеләр минем исемне теркәтмәгәннәр. Кырык доллар күләмендә старт взносы кертергә кирәк булган икән. Чуерташ түшәлгән шәһәр урамнары буйлап узыла торган марафон дистанциясе дә минеке булмады. Чөнки аягыма кияргә марафонкалар табылмады. җитәкчеләр мине юата инде: «Син стадиондагы 1500, 5000, 10000 метрлы йөгерешләргә әзерлән». Икенче көнне төне буе шул йөгерешләр хакында уйлап яттым. Кү­ңелдә үпкә күп җыелды бит инде. әмма икенче көнне бөтен дәрманымны җигеп, очтым гына. Ләкин Яңа Зеландия йөгерешчесе миннән җитезрәк булып чыкты. Ул чемпионаттан мин көмеш медаль белән генә кайттым. Буш кесәдә көмеш медаль белән.
 
— Сезнең спорт «ко­пилка»сында мондый чемпионатларның саны бихисап. Аларның хронологиясе моннан ярты гасыр элек Германиядә узган чаңгы буенча дөнья чемпионатыннан башлана да 2001 елда Австралиядә үткәрелгән дөнья чемпиона­тына кадәр килеп җитә. Лә­кин арада бер га­җәбе — Сезгә берьюлы өч алтын медаль китереп, дө­ньяның өч катлы чем­пионы иткән ярыш бар.
 
— Америкага без Мурманск шәһәреннән Төньяк Боз оеаны өстеннән очкан идек. Юлда мин унике тапкыр Мурманскига «Төньяк бәйрәме» дигән халыкара ярышларга барган чакларымны искә төшереп утырдым. Хәзер менә бу кала өстеннән очып кына узам. Сопкаларның түбәләре генә ялтырап кала. Ә бит сопкалар буйлап уза торган алтмыш километрлы дистанцияне мин һәрвакыт җиңүче булып тәмамлый идем.
 
Америкадан да җиңүче булып кайтырга язды. Юджин шәһәре бәләкәй генә, чәчәкләргә күмелеп утырган бик матур шәһәр. Һәрбер буш урында спорт мәйданчыгы бар. Анда те­ләгән һәр кешегә җиткелекле спорт инвентаре куелган. Шөгыльлән генә. Бу чемпионатның өч йөгерешендә 74 спортчы катнашты. Мине иң көч­ле­ләр ара­сына куйдылар. 12,5 километрлы түгәрәк ясап йөгердек. Беренче медальне шунда алдым. Тамашачы да мәрхәмәтле иде. Мин финишка җиткәндәрәк: «Рашен-рашен-рашен» дип кычкырып, куәт өстәп тордылар. Үкчәмә басып килгән америкалы спортчы мине җи­ңүем белән беренче булып котлады. Ике көннән сигез километрга кросс йөгердем. Тагын алтын медаль. Шоссе буй­лап 10 чакрымга йөгерештә дә мин беренче. Шул ук көнне төш­тән соң 1500 метрга йөгереш булды. Бу юлы арган идем. Шуңа кү­рә көмеш медаль белән генә калдым. Шулай итеп, дөнья чемпионатыннан өч алтын медаль белән кайттым.
 
— Василий Романович, бу кадәр алтын трофей белән Сез инде Татарстанда гына түгел, Русиядә иң бай спорт­чы булырга тиеш. Ә сез монда тишек марафонка, чатнаган чаңгы турында сөйләп торасыз.
 
— Нишлисең, бездә спортка мөнәсәбәт бераз сәеррәк. җиңел атлетика сүздә генә спорт патшабикәсе санала. Аның шахмат, футбол федерацияләренеке кебек бай спонсорлары юк. Теге, минем үкчәгә басып килгән американга шунда ук көмеш медаль белән бергә «мер­седес» машинасының ачкычын тапшырдылар. Ә миңа — шымытыр. Минем нәүмиз халәтемне күреп-күзәтеп торган икән теге американ. Негр иде ул. Ку­лыма матур кәгазьле сабын китереп тоттырды. Мин бу бүләкне бик озак сакладым. Ни дисәң дә, беренче халыкара бүләк бит.
 
— 1980 елда Мәс­кәү­дә узган Олимпиадада катнашу насыйп булмады бугай Сезгә.
 
— Мин анда спортчы булып түгел, кунак сыйфатында катнаштым. Командага керергә тырышмаганыма хәзер үкенәм. Чөнки Олимпиадаларда катнашкан спортчыларның пенсияләренә өстәмә акчалар түли башладылар.

— Сезне пенсионер итеп күрү кыен. әле һаман спорт ярышларына ыргыла торган, яшь кыяфәтле, хөр кү­ңелле кешене картлык куркытмый булыр. Җә­ен — йөгерү, кышын — чаңгылар. Сезнең девиз: сәламәт буласың килсә, йөгер! Матур буласың килсә, йөгер! Бәхетле буласың килсә, йөгер! Акыллы буласың килсә, йөгер!
 
— Йөгереп узган чакрымнарны куша торгач, бер кызыклы сан килеп чыга икән. Мин экваторны 18 мәртәбә йөгереп үткәнмен. Кемгә тигән бәхет әле бу! «Нишләп тынгы белмисең, Василий дәдәй?» — дигән кеше­ләргә җавабым бер генә: «Мин шәхси үрнәгем белән мәктәп балаларын, яшьләрне спортка якынайтам. Йөгереп йөргән, яки чаңгы шуган бала тәмәке тартмый, аракы эчми, наркотиклар кулланмый. Аның тормышы мәгънәле була. Бөтен рекордлардан да кадерлесе — шул. Мин һәр көнне иртән сәгать биштә йөгерә-йөгерә урманга кереп китәм. Ун чакрым йөгереп кайтам. Төштән соң тагын йөгереп алам. Көнгә шулай егерме чакрымга җыела.
 
* * *
 
Матвеевлар таныл­ган укытучылар динас­тиясе дә бит әле. Аларның җыелма педагогик стажы 330 ел тәшкил итә. Василий дәдәйнең әтисе Роман Евграфович кырык ел балалар укыткан. Бертуган абыйлары да укытучылар. үзенең дә 50 ел педагогик стажы бар. Хатыны Антонина Корниловнаның да стажы илле ел. өч кызы, ике оныгы да укытучылар. Безнең сөйләшүгә читтән генә колак салып йөргән Корниловна да әңгәмәгә кушыласы итте: «Сез аның сабантуйларда ничек көрәшкәнен белмисез әле!» Шунда үзем дә ишек төбендә кукраеп утырган потлы герне абайлап алам. әйе, йомычка кебек юка гәүдәле Василий Романовичның егәре йөрәгендә икән!
 
— Тиздән 9 Май — җиңү көне якынлаша. Сез, мөгаен, ул көнне сугышчан орден-медальләрегезне тагып, мәйданга чыгарсыз­дыр. Спорт киеме бе­лән кроссовкалар ул көнне ял итәрдер.
 
— Спорт киеме ял ит­­мәс. Чөнки елның елында 9 Майда Василий абзагыз хөрмәтенә йөгерү ярышлары уза. Узган елдагы кебек, быел да үземне чакырырга онытып калдырмасалар. Югыйсә, былтыр, җиңүчеләргә бү­ләкләр юнәтим әле дип, Казанга киткән идем, кайтуымны көтеп тормаганнар. үпкәләдем. Ләкин рәхмәт әйтеп туя алмый торган кешеләрем дә бар. Ерак илләргә ярышларга барганды «Баулынефть» идарәсенең элекке җитәкчесе гел акчалата ярдәм итә торган иде. Менә бу «Фишер» чаңгыларын да аның ярдәме белән 750 маркага сатып ал­ган идем.
 
* * *
 
Мин физик көчсезлектән һәм картаюдан йөгереп качкан бу агай яныннан бер хакыйкатькә тәмам инанып китәм: хәрәкәттә — бә­рәкәт! «Йөгерүдән туктаган көнне үк егылып үләм» , — дип тә куркытып куйды бит әле ул. Иске язмамны яңартканда Василий дәдәй белән тагын бер сөйләшеп алдык: «Гыйнварның 10ысында 94 яшем тулды. Кунакка килегез. Мин әле 102 яшькә ка­дәр яшәргә җыенам. Кәккүк миңа шундый гомер вәгъдә итте. Рульдә үзем йөрим бит мин. Каршы алырмын».
 

Асия ЮНЫСОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.03.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»