|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда ут капкан фатирдан ир-атны коткаруны ВИДЕОга төшергәннәр
Казанда янгын сүндерүчеләрнең күпкатлы йортның бишенче катындагы ут капкан фатирдан тәрәзә аша ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетка шул хакта видео урнаштырган. Кадрларда бишенче каттагы фатирның тәрәзәсеннән кара төтен чыгуы, тәрәзә төбендә утырган ир-атның ярдәм сорап кычкыруы күренә.
Ут белән көрәшүчеләр автобаскыч буйлап күтәрелеп, фатир хуҗасына аска төшәргә ярдәм итә.
Татар-информ язуынча, янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|