|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2019 Матбугат
Журналист Алсу Хәсәнова-Булут турында ире Ләвәнт: Ул миңа балам кебек идеТатар журналисты Алсу Хәсәнова-Булутның ире Ләвәнт Булут хатынын "балам" дип атаганы турында әйтте. Ләвәнт Булут сүзләренчә, аларның яшь аермасы 18 яшь булган. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде. "Алсу миңа балам кебек иде. Яшерен-батырын түгел, мин аннан 18 яшькә зуррак идем. Шуңа да мин аны яратып, "балам" дип дәштем. Ләкин ул аны беркемгә дә белгертмәде. Минем яныма килеп иркәләнергә яратты. Мин Алсуга "королева", "бикәм", "сөйгәнем", "җимешем" дип тә әйтә идем", - дип искә алды Ләвәнт Булут.
"Алсу минем сердәшчем дә булды. Әти-әнисенә әйтмәгән сүзләрен миңа сөйли иде. Мин аны онытмыйм. Кайвакыт төшемә дә керә. Шуңа күрә мин аңа багышлап шигырьләр язам. Аллаһы Тәгалә беләдер, мин бар тырышлыгымны Алсу онытылмасын, искә алынсын өчен юнәлтәм", - диде Ләвәнт Булут.
"Алсу интервью аласы кеше турында җентекләп бар мәгълүматны белешә иде, китапларын укып чыга иде. Ныклап әзерләнде, журналистлык эшенә бик тә җаваплы карады", - дип сөйләде Ләвәнт Булут.
--- |
Иң күп укылган
|