поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.04.2010 Спорт

ШАЗАМ БАТЫР РУХЫ ЯШИ

2-3 апрельдә Сергачның “Лидер” физкультура-сәламәтләндерү комплексында билбаулар белән көрәш буенча Олимпия чемпионы Шазам Сафин истәлегенә 20 нче юбилейлы Бөтенроссия турниры үткәрелде. Әлегә кадәр бу турнир Мәскәүдә үткәрелсә, быелгы юбилейлы турнирны Шазамның туган ягында үткәрергә карар кабул итте оештыру комитеты.

Россиянең төрле регионнарыннан көрәшчеләр әле мартның соңгы көннәрендә үк Сергачка килә башладылар. Ә 1 апрельдә кичен үлчәнү булды, шуннан соң судьялар коллегиясе, командалар вәкилләре жеребьевка ясадылар. Икенче көнне көрәшчеләр иртәдән үк ФСКга җыела башладылар.

 

 Зур залда шушы ярышларны үткәрергә дип Бор шәһәреннән махсус китерелгән өч келәм җәелгән. Диварда Шазамның портреты ясалган зур баннер эленгән. Көрәшчеләр кайсы йөгерә, кайсы сикерә – “җылыналар” . Шул ук вакытта залга тамашачылар җыела башлады. Төрле регионнардан килгән көрәшчеләр үзара аралашалар, танышалар. Турнирга Татарстан, Башкортстан, Карачай-Черкес республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Әстерхан, Пермь, Владимир һәм башка шәһәр-өлкәләрдән йөздән артык иң көчле көрәшчеләр килгән иде. Шул арада хатын-кызлар да.

 

 Алдан игълан ителгәнчә, ярыш ике келәмдә 10.00 сәгатьтә башланды. Судьялар, көрәш вакытын тикшерүчеләр, видеога төшерүчеләр – барысы да алдан әзерләнгән. Хәрәмгә урын калмасын дип шулай ук Бордан электрон таблолар да китерелгән иде: анда вакыт, очколар, көрәшчеләрнең нинди авырлыкта көрәшүләре күренеп торды.

 

 Бу эшләрне Сергач районы администрациясе төгәл итеп оештырган иде. Ә финанс яктан турнирга Садековлар гаиләсе, Сергач кошчылык фабрикасы директоры Фаил Арифуллин, Сергач, Спас, Пильна районнары администрацияләре ярдәм иткән. Өлкә билбаулар белән көрәш федерациясе дә турнирны оештыруга үз өлешен кертте.

 

 2 апрельдә 15.00 сәгатьтә турнирны тантаналы ачу чарасы булды. Көрәшчеләр, судьялар парадка тезелде. Барчасын да шушы бәйрәм белән Бөтенроссия билбаулар белән көрәш федерациясе президенты Шамил Хисамутдинов, өлкә федерациясе җитәкчесе Рамил Салихҗанов, өлкә спорт департаменты вәкиле Сергей Шувалов, Сергач шәһәре мэры Александр Лаптев һәм башкалар тәбрикләделәр. Турнирның абруе, тарихы турында баштан бирле турнир оештыру комитеты әгъзасы Вәдүт Сәйфетдинов сөйләде. Оештыру комитеты рәисе, Сергач шәһәре мэры Александр Лаптев һәр көрәшчеләргә җиңүләр теләде.

 

 Көрәш бик ямьле барды. Спорт яратучылар бигрәк хатын-кызлар көрәшүен сокланып карадылар. Ә кайбер очракларны видео аша карарга да мөмкинлек тудырылган иде.

 

 Беренче көнне ирекле стильдә таныш көрәшче егетләребез Усманов Айрат (66 кг.), Әндәрҗанов Ринат (81 кг.), Биләлетдинов Илдар (90 кг.), Сәбитов Ринат (100 кг.) призлы урыннар алдылар, ә Рамазанов Рушан +100 кг. үлчәмдә беренче булды.

 

 Икенче көнне классик стильдә (казанча) безнең егетләр аз көрәште, тик Әхмәтҗанов Рифат кына 66 кг. үлчәмдә өченче урын яулады.

 

 Ике көндә дә җиңүче көрәшчеләргә грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ә Шазамның авылдашлары исеменнән Кочко-Пожар авыл администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин һәм җирле СПК рәисе Харис Имаметдинов өлкә федерациясен бүләкләделәр – якташ батырыбызның исемен һәм милли спортны актив пропагандалавы өчен. Шулай ук Татарстан көрәш федерациясе әгъзасы Рафил Әхмәтов өлкә федерациясенә, өлкә командасына җиңүгә омтылу өчен истәлеккә матур кубок тапшырды.

 

 Турнирны ябу чарасы да бик матур үтте. Көрәшчеләр киләсе ярышларга кадәр дип хушлашып таралыштылар.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

Автор фотолары.


И.АМИНОВ
Туган як
№ 15 | 09.04.2010
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»