поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2019 Җәмгыять

"Аюга хәтле алган Мәдинә ник куяннар атмый?" (АУЧЫ ХАТЫН ЯЗМЫШЫ)

Әле Казанда чакта ук Катя-Мәргубҗамалның «Мин сезне аучы хатын белән очраштырам!» дигән хәбәреннән дәртләнеп-очынып йөрсәк тә, күңелнең бер почмагына каршылыклы хис кереп урнашкан иде. Аучы хатын-кыз... Ничек инде, дөньяга кешелекнең дәвамын китерер өчен яралган, «Ана!» дигән бөек исемне йөрткән зат, ягымлы йөзле, бөтен килеш-килбәтеннән ихласлык, җылылык бөркелеп торган хатын, кулына мылтык алып, табигатьтәге бер гаепсез җан ияләренең җанын кыеп йөри микәнни?!.

Иткә мохтаҗ булсалар, аңлар идең әле — боларның бит авылда хосусый крестьян хуҗалыгы бар: 10 баш ат малы, 4 сыер, 3 үгез, 2 яшь тана, 6 бозау, 50 сарык, 30 үрдәк, 30 тавык... «Сөтне сыр җитештерү белән шөгыльләнүче килеп ала, шәһәргә барып та сатабыз, каймак, эремчекләребезне дә бик яратып алалар, үз клиентларыбыз бар. Итебезне алырга да алдан ук язылып куялар», — дип сөйләп тора бит...
Пыскаклап торган көзге яңгыр астында Мәдинә биргән озын плащларны, резин итекләрне киеп урман юлыннан «ауга» барганда тел очындагы шушы сораулар «өзелеп төште». 
 
— Малайла-ар! — дип сузып җибәрде Мәдинә, җилкәсенә салган мылтыгын рәтли-рәтли. — Дөресен әйткәндә, ауга ничек керешкәнемне бер-ике сүз белән генә аңлатып та бирә алмыйм. Әтием сунарчы иде минем. Ул аудан кайткач, куян койрыгын сорап алып, шуның белән уйнап утырганнарым истә. Җәнлек-хайваннарны балачактан ук үлеп яраттым. Гомумән, табигатьне... 
 
80-еллар башында мәктәпне тәмамладык. Ул чакта яшьләр калага китү ягын карый иде. Безнең чыгарылыштан комсомол бригадасы төзеделәр дә, без, бер төркем, авылда калдык. Савымчы булып фермага эшкә килдем. Яшьтән мал-туар карап, печән чабып, кар көрәп — гел авыр эш эшләп үссәм дә, фермага килгәч бик авыр булды. Эшеннән түгел, олы савымчылар никтер үз итмәде. Алга таба Тубылда укырга кереп, зоотехник-ветеринар белгечлеге алып чыктым. Кечкенәдән маллар арасында булгач, аларның физиологиясен яхшы белгәч, укуы җиңел булды, имтиханнарны экстерн рәвештә бирә идем. Үзебезне татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан Гөлнур әнкәй килене булырмын дип башыма да килми иде. Тик нәкъ менә аның улы Равис белән дуслашып киттек. Армиягә озаттым. Ул әйләнеп кайткач өйләнештек. Бер-беребезне бик яратып гомер итәбез. Әнкәй искиткеч уңган кеше, мин дә һәр эшне тел-теш тидермәслек итеп башкарырга күнеккән. Еллар үткән саен бер-беребезне күбрәк аңлый, кабул итә бардык.
 
...Урман авызында ук диярлек авыл зираты икән. Беренче карашка ук игътибарны алгы планда тезелеп киткән бүрәнә чардуганнар җәлеп итә. Алар себер татарлары телендә «астана» дип йөртелә торган изгеләр каберләрен хәтерләтә. Мәдинә әйтүенчә, элеккеге чардуганнар шундый кыяфәттә булган, хәзер инде металлдан куялар икән. Вакыт тыгыз булганга һәм өстән яңгыр да коеп торганга, зиратны иркенләп карап булмады. 
 
Менә ул Себер урманы. Килгәннән бирле аюлар, бүреләр, пиченнәр һәм тагын әллә ниткән ияләр телдән төшмәгәнгә, як-якка карап, сагаеп кына атлыйбыз — меңъяшәр нарат, чыршы, каеннар арасыннан әллә ниләр карап торадыр төсле. 
 
— Без бүген берни дә атмыйбыз, кызлар, — дип, Мәдинә безнең «ауга» кузгалгандагы курку хисен сыпырып ала. — Ауга бу вакытта чыкмыйлар. Мин сезгә мылтык корып, төзәп күрсәтәм. Аннары минем сукмаклардан йөрербез, бәхет елмайса, җиләк җыярбыз... 
 
Һәрберебезгә мылтыгын тоттырып, «аттырып» күрсәткәннән соң, Мәдинә дәвам итте:
— Атарга өйрәнүгә килгәндә, Төмәнгә барган саен тирга керми калмый идем. Төз ата идем. Бәлки сунарчы әтиемнән дә киләдер бу сәләт. Ирем Равис яшьтән ауга йөргән кеше. Әле өйләнешкәнче үк мылтык белән эш итү кагыйдәләрен бик шәпләп өйрәткән иде. Ун ел элек ул машина белән бик хәтәр авариягә эләкте. Шуннан аягы авырта торган булып калды. Ауга йөрү тукталды. Ә аучы йөрәге яна, сызлана бит моның! Әйтмәсә дә сизәм бит инде мин. 
 
Менә чираттагы яз килеп җитте. Табигать уянды. Урманнан безгә бик тә таныш «Чюиф!» та «Чуиф!» дигән авазлар ишетелә башлады — кыр тавыкларының туе башланган, ягъни тавыклар әтәч сайлый дигән сүз бу. (Без инде «тавыклар токка җыелган» дип сөйлибез.) 
Рависым иртә таңнан торып баса да болдырга чыгып урман тавышларын тыңлый. Гөрләшепме-гөрләшә инде тавыклар! Бер көнне Равис әрнүле тавыш белән әйтеп куйды: «Их, Мәдинә, бер генә елны да кыр тавыгы итен авыз итми калган юк иде бит минем!..» Шулхәтле кыен булып китте. «Равис, мылтыкны бирсәң, мин сиңа тавык алып кайтам!» — дигәнемне сизми дә калдым. «Ал!» — диде бу, мине шаккатырып. 
Мылтык белән эш итәү кагыйдәләрен белсәм дә, мин бит ирем алып кайткан әтәчләрне «шушы кадәр матурлыкка ничек корал күтәрмәк кирәк!» дип елый-елый йолкыган кеше!.. Аннары, малайга ияреп барып, тавыкларның туен күреп, аңымны югалтыр дәрәҗәдә хозурланган-әсәрләнгән кеше... Ләкин вәгъдә — иман, дигәннәр... 
 
Кичке токка яшь әтәчләр җыела. Иртәнгегә — барысы да. Төнге сәгать икедә торып чыгып киттем — төркемнең куркынычсызлык өчен җавап бирә торган баш күзәтчесе иң биек агачка килеп кунганчы (ул кичтән дә бер-ике тапкыр бу урынны карап әйләнеп киткән була) барып өлгерергә кирәк. Алдан барып «скрадок» (җирне казып ясалган яшеренү урыны) ясаган идем, шунда кереп яттым. Тирә-як дөм-караңгылык эчендә. Менә баш күзәтче килеп үз урынына урнашты. Бу вакытта калган кошлар кымшанмый, тып-тын агачларда утыра. Бераздан баш күзәтче сигнал бирде һәм, малайлар!.. Алан, ниндидер кыргый бер көчкә буйсынган сыман, хәрәкәтләнә башлады... Мәҗүси авазлар, канат тавышлары, караңгыда әле югарыга, әле түбәнгә атылучы ак тасмалар... — әлеге сихри күренеш мине чынбарлыктан аерып, бөтенләй башка дөньяга алып кереп китте. Аланда әйтерсең лә оркестр шаман музыкасын уйный иде... Бу музыкада челтерәп аккан; ташларга бәрелә-бәрелә ыргылган; язгы ташкын булып гөрләгән; чишмә булып бәреп чыккан су тавышлары һәм тагын әллә ниткән авазлар бар иде... Әле бер, әле икенче әтәч, үз җырына хозурланудан тотлыгып калгандай, тамак төбе белән «Чуфш-ш» дигән аваз чыгарып ала... Аннары алар, койрыкларын веер кебек җәеп, дерелдәгән канатларын салындырып, мәгърур-горур кыяфәттә бер-берсенә таба атылды, һәм әтәчләрнең бәйге-бию тантанасы башланды... Әнкә кошлар иркә тавышлары белән аларны дәртләндереп торды... Бераздан алар тамактан чыгара торган авазны кисәк туктатты да дәррәү агачларга менеп кунды. Җирдә иң көчле, иң дәртле биючеләр генә калды. 
 
Мин өнсез идем. Кинәт кенә ике әтәч, бер тавык килеп чыктылар да, әтәчләре китте, тавыгы нәкъ миңа таба турылады. Атып җибәрдем... Ул җиргә килеп төште, яралы килеш алга таба талпынды, һәм инде этем барып эләктереп алды... 
Менә шулай итеп, Рависыма, күкрәгемә кысып, әнкә кош күтәреп алып кайттым. Ирем сөенеченнән нишләргә белмәде. Аннары кыр кәҗәләре дә ала башладым. Шуннан китте инде... 
 
Тормыш шулай корылган...
Ә болан (поши — ред.) алырга мин бик озак әзерләндем... Кызлар, сез менә хәзер «нинди кыргыйлык!» дип утырасыздыр, әмма тормыш шулай корылган... Бернишли алмыйсың!
 
Боланга ауга сентябрьнең 15ләрендә чыгалар. Бу чорда аларның туйлары була. Боланның колагы бик уяу, борын-ирен мускуллары бик сизгер. Җил искән яктан барсаң, шундук сизә. Болан, ботак сыгылуына карап, моның җилме, кешеме икәнен һич ялгышмыйча аера. Болан аласы кеше алдан разведкага йөри. Иртән, кичен барып, аның йөри торган сукмагын эзлисең. Ул гел бер үк сукмактан йөри. Төгәл бер үк вакытта үтә. Үзе йөргән урындагы һәр ноктаны белә. Мин, боланның тояк эзенә кулымны куеп, аның яшен, зурлыгын, авырлыгын билгели алам. Моны мин үзем өйрәндем. Баштагы 17 (!) боланны мин алмадым. Ит күп, нигә дип тиктомалдан киекнең җанын кыйыйм? Чын аучы үзенә кирәген генә алырга тиеш. Һәм чын аучы яралы киекне тапмыйча ташлап калдырырга тиеш түгел, аткан икән — табарга тиеш! 
 
 
Ә бусы... Рависымның туган көне үтте дә икенче көнне урманга чыгып киттем. Башта җиләк җыярга туктадым. Боланнарның туй вакыты бу, бәйге вакыты: өлкән боланнар бер-берсе белән алыша, яшьрәкләре карап, сугышырга өйрәнеп тора. Бәйге тәмамлангач, җиңгән болан җиңү тавышы бирә. Аннары инде әнкә болан белән парлашып китеп бара. Мин әлеге җиңү авазын ишеттем дә туктап калдым. Шунда юлны бер болан кисеп үтте. Кайтканда эзләрне карыйм: дөрестән дә туйлары башланган. 
 
Икенче көнне этне алдым да киттем. Болан үтәсе урынга барып, усак артына постым. Җилне тикшердем — минем яктан түгел. Болан чыкты, як-ягына карады да алга атлады. Мин калак сөяге турысына төзәп аттым. Болан туктады да тагын китте. Тагын аттым. Ул борылып карады да агачлар арасына кереп югалды. Ул яралы, ләкин көчле, ераграк китәргә тырыша. Ята, тора да тагын китә, ята... Мин кайтып киттем. Равис маллар карый иде, икәүләп тагын урманга киттек. Юк болан! Аннары Равис авылдан Азат дигән аучыны ияртеп килде. Янында гына әйләнеп йөрибез, таба алмыйбыз бит! Күрмим, әмма сизәм, хәрәкәт бар, якында гына боланым! Шул якка турылап аттым, тагын аттым... Берзаман сулышы ишетелде, авыр сулый. Агачка ышыкланып яткан да... Азат чалып эшен бетерде аннары. Рависка әйттем: «Синең туган көнең иде, беренче боланым — сиңа бүләгем», — дидем. «Мин синең белән моңа кадәр дә горурлана идем, хәзер гомергә горурланачакмын инде!» — диде Рависым. 
 
Ул боланның итен кем генә авыз итмәде! Авыл кешеләренә, ятим-ятимәләргә, ялгыз карт-карчыкларга — бөтенесенә өләшеп чыктык.  «Мәдинә бөтен авылга болан ите тараткан» дигән хәбәр Төмәнгә кадәр барып җиткән иде инде. 
 
Көтелмәгән очрашу
Мәдинә, атлап барган җиреннән туктап, агач ботагына бәйләнгән зәңгәр тасмага төртеп күрсәтә:
— Урманга барганда кесәмә менә шушындый җете тасмалар тутырам мин. Адашудан саклый алар. Урман гел үзгәреп тора бит ул, онытылыбрак китсәң, адашуыңны көт тә тор! Аюны менә шулай адашып йөргәндә алдым бит мин!
 
Тәгән дигән авыл ягына чыгып киттем бер (яз көне анда кечкенә аю эзе күргәнем бар иде инде). Мелдеригә төштем. Кумачида гөмбә күп иде. Үзем белән бөтен кирәк-яракны алып чыктым. Керә-керә аңладым: бүтән якка киткәнмен. Эт булса алып чыгар иде, эт юк. Йөрим-йөрим. Ауган агачлар очрый башлады. Сизәм: нидер бар кебек. Эчем белән сизәм. Мылтык, пычак әзер. Мылтыкны күтәрдем. «Пуф-фф» дигән аваз ишетәм. Шыгырдау бар ниндидер. Миңа китеп кенә барасы бит, юк, мин моңа каршы барам. Шулчак каршымда аю калкып чыкмасынмы! Туп-туры күзгә-күз караштык... Куркудан бер-бер артлы аттым да җиргә чүктем. Равис әйтә иде: «Аюның колагы калкып торса, ул — исән, шәлперәйгән булса, үлгән була», — дип. Ә мин моны күрмим бит! Яңадан мылтыкны кормакчы булам, юк, мылтыгым җиргә терәлә, кора алмыйм. Көчкә күтәрелеп, тиз генә гильза тыгып куйдым. Әкрен генә артка чигә башладым. Агачка тасма бәйләп куйдым. Миңа хәзер моннан исән-сау чыгарга кирәк. Кайсы якка барасын белмим. Аптырагач яулыгымны әйләндереп яптым — адашканда шулай итәләр. Йөдәп беттем. Сазлык булырга тиеш иде, ориентирны таба гына алмыйм бит. Бераздан агачлар сирәгәйде. Урман чиген сөреп чыкканнар икән, шуннан авыл ягын чамаладым. Кайтканда тәнем бөрештереп сыгып алган кебек иде. Хәлне сөйләп биргәч, Равис ачуланды да соң инде! «Әйдә, аюны алып кайтыйк!» — дигәч тә «Бармыйм!» — дип кырт кисте. Бер танышым әллә кайчан шаярып кына: «Аю атсаң әйтерсең әле», — дип әйтеп куйган иде, шуңа шалтыраттым. Башта ышанмады. Аннары машина белән килеп җитте. Аюны көчкә таптык. Йөрәгенә эләккән моның — авызыннан кан киткән. Башына эләккән булса, мине умырып кына аткан булыр иде. Равис әлегә кадәр сорамый кайсы урында атканымны — аның өчен шулкадәр зур тетрәнү булды ул. 
 
Әкият героена әверелгән куян
Шаккатарсың: куян атканы юк икән Мәдинәнең! «Атмыйм, алар әз», — диде ул. Һәм безгә куян белән бәйле бер тарих сөйләде. Шундый итеп сөйләде, ирексездән күз яшьләребез бәреп чыкты... 
 
— Бервакыт мин июль аенда урманда куян баласы таптым. Аланда, зу-ур ак гөмбә күләгәсендә бөрешеп утыра иде ул. Дер-дер килеп торган нәни йомгакны кулыма алуга аңладым: нәнүс инде кемнеңдер тырнагына эләгергә өлгергән һәм алда үзен көткән аяныч язмышы белән килешкән иде. Куянны алып кайтып, тартмага куйдым. Башта сәгать саен әз-әзләп җылы сөт эчертеп, аннары инде туралган кишер, үлән биреп тәрбияли башладым. Куян шулкадәр тиз ияләнде, тартманы тырнап ашарга сорый башлады, хәтта төнлә торып ризык бирә идем. Берзаман ул зур куянга әверелде. Без, улыбыз Динар белән, аны читлеккә күчереп, яңа сауган сөт, кишер, алма, кәбестә белән сыйлап торуыбызны дәвам иттек. Без аңа Пушок дип исем дә куштык. Куян бер Динар өчен генә түгел, авылның бөтен баласы өчен уртак юанычка әйләнде. Уйный-уйный да, үзе белән әвәрә килгән бала-чага чыр-чуы астында йоклап та китә торган иде. Көз якынлашты. Шулай бер көнне Динарыма әйтәм: «Улым, куян үсте, аны урманга чыгарырга кирәк, ул урманда яшәргә, табигать шартларына күнегергә тиеш бит», — дим. Динарның коты алынды: «Әни, юк, юк! Беркая җибәрмибез!» — ди. Ике айдан тагын шул ук сүзне кабатладым. «Әни, тагын бер генә атна!» — диде Динарым. Шул төнне куяныбыз качкан бит! «Улым, Пушок чыгып киткән бит!» — мин әйтәм. И елады Динарым! Кишер алып, дуслары белән урманга да барып карады — тапмады куянны. Ул аны без чыгарып җибәргән дип уйлады инде, көчкә ышандырдык үзе киткәненә. Елады-елады да миңа әйтә: «Әни, мин беркайчан да аучы булмам инде, миңа һәрбер куян безнең Пушок булып күренер... Мин бары шуны гына телим: ул безне беркайчан да онытмасын иде...» — ди... Берзаман күршебез кергән, «куяныгыз кое янында кишер кимереп утыра», ди. Чыксак, бакчада георгиннар төбендә тыныч кына утыра бу — беркем дә тимәсен белә бит инде. Шул көннән башлап, кайта, урманга китә, яңадан кайта — менә шулай йөри башлады. Эткә генә эләгә күрмәсен дибез. Менә беренче кар төште. Куяныбызның эзләрен кайда күрсәк, шунда кишер, яфрак эләбез. Кыш җитеп, салкыннар башлангач, тагын күздән югалды бу. 
 
Яз җитте, яшел чирәм калкып чыкты. Көтү чыкканчы, хайваннарны аязга чыгарабыз бит инде. Кичке якта сыерлар артыннан чыгып киттем. Бер уңайдан умырзаялар да өзим әле дип иелсәм, ни күрим, куяныбыз утыра! Йөрәгем шатлыктан урыныннан чыгардай булып тибә башлады. «Пушок, җаныкаем! Исәнсең икән бит! Шулкадәр сагындык бит без сине! Шулкадәр борчылдык!» — дип өзгәләндем. Ә ул «нигә борчылырга! Менә бит мин!» дигән кыяфәттә тыныч кына арт аякларында утырып тора. Утырды-утырды да, ашыкмый гына кузгалып, урманга таба сикереп китте Пушок. Туктап, борылып карады, аннары урман эченә кереп күздән югалды. Бәлки черки кууы булгандыр, әмма ул миңа хәтта кул болгаган кебек тә тоелды. Бөтен күзәнәкләрем белән сиздем: бу аның мәңгегә хушлашуы иде... 
 
Кайтып сөйләдем. 
— Аны төлке тотып ашаячак! — дип кайгыга төште Динарым. 
— Юу-ук, ул төлкегә тоттырмый!
— Син бит аны картая дисең!
— Әйе, ул картаеп бабайга әйләнә. Таякка таянып урманнан чыга да куян балалары җыелып уйнаган җиргә килә. Балалар аңардан: «Бабай, сине коткарган зәңгәр күзле малай турында сөйлә әле!» — дип үтенәләр. Ул меңенче тапкыр шул ук бер хикәятне сөйли дә: «Балалар, сез зәңгәр күзле малайдан курыкмагыз, ул сезгә тими!» — дип тәмамлый...
 
«Светлый путь» дигән өлкә газетабызда менә шундый байтак «табигать язмалары» дөнья күрде минем... 
 
Аучы табигатьне яратырга, сакларга тиеш. Мин һәр ауга бик җентекләп әзерләнәм. Тәһарәтләнеп, догаларымны укыйм. Ходайдан мине хәвеф-хәтәрдән саклавын сорыйм. Һәм аудан кайтып киткәндә урман иясенә хәер биреп калдырам, икмәкме, конфет-мазармы — мин бит аның биләмәсенә үтеп кердем... 
 
Шушы арада боланнарның туй чоры башланачак. Минем күңел урманда була инде андый көннәрдә. Башта шуларның ярсыган тавышларын тыңлап әсәрләнеп йөрим. Барып, читтән генә күзәтеп кайтам. И ул манзараны сезгә дә күрсәтергә иде! Боланнар акыра, кыр кәҗәләре... Сүзләр белән сөйләп бирә торган күренеш түгел ул, үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бигрәк тә — ай яктысында. Табигатьнең тылсымлы бер әкияте кебек инде.  
 
...Бүген генә килеп тапкан-танышкан, берничә сәгать эчендә гомерлек дустыбыз кебек якын кешегә әверелгән Мәдинәнең мавыктыргыч дөньясыннан аерыласы килмәсә дә, безгә кайтыр юлга чыгарга кирәк иде. Әле бит Ахманга кереп, Гөлнур апаның мич ризыкларыннан авыз итәсебез, Хәсән Туфан йөргән сукмакларга тагын бер кат баш иясебез бар... Аннары, каяндыр машина табып, Тарманга кайтып китәргә кирәк. Ләкин без бирегә, насыйп булса, тагын әйләнеп килербез әле. Форсаты да чыгып тора бит: аучы Мәдинә, архивларда казынып, 2019 елда Ахман авылына нигез салынуга 300 ел туласын ачыклаган. Димәк, алда безне уртак эшләр көтә: Ахман белән Кайбыч арасындагы җепләрнең очын эзләргә керешәбез... 
 
Зират капкасы йозакта...
Кайда да булса яшәгән халык турында күбрәк беләсең килсә, аларның зиратын кара, диләр. Шул фикерне истә тотып, без дә, Тарманга кайткач, авылның зиратын кереп карарга булган идек... Юк, монда теләгән һәркем турыдан-туры зиратка кереп чыга алмый икән. Зират капкасы йозакта! Мондый хәлне беренче күрүебез булганга, аптырап калдык. Йозагы авыл мулласының кулында икән. Аңлавыбызча, аның безне зиратка кертәсе килмәде. Сәбәбе биредә җирләнгән Изгеләрдә (үзләре аларны «Яхшылар» диләр) дип аңладык. 
 
— Корбан, Ураза гаетләрендә, иртән гает намазыннан соң, картлар зиратка барып, яхшыларга, каберстанда яткан барлык әрвахларга дога кылалар, — дип сөйләп китте Катя. — Яхшыларның күмелгән урыннарын чит кешеләр белергә тиеш түгел, аны муллалар балаларына һәм бик ышанычлы кешеләргә генә әйтеп калдыра. Кайчандыр ул урыннар такта белән уратып алынган булган, такталары инде күптән череп беткән. Муел (шомырт) агачлары белән уратып алынган ул урын хәзер үзенә күрә бер утрау кебек, эче буш, анда куак та, үлән дә үсми, әйтерсең, агачлар түгәрәкләнеп басып, каберлекне саклап торалар.  
 
Бу яхшылар — шәехләр булган алар — авылдан-авылга йөреп, Ислам динен таратканнар. Шул ук вакытта халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгәннәр. Кешеләрне сүз белән ышандыра алмаганда, барысы да Аллаһы Тәгаләдән дип, үзләренең көчен могҗиза күрсәтеп раслаганнар. Тик моны яшерен генә эшләгәннәр. Бер хатын шәехнең су өстеннән атлап килгәнен күргән. «Кызым, син мине күрдең, кешегә сөйләп йөрмә, бәхетле бул!» — дип киткән шәех. 
 
Алар икәү булган, озын буйлылар (каберләре дә озын булган). Аларның изге китаплары булган, үлгәннән соң китапларны үзләре белән күмәргә васыять итеп калдырганнар. Бу китаплар яман ниятле кешеләрнең кулына кереп, яманлык кылмасыннар дип курыкканнар. Шуңа күрә күмелгән урыннары да хәзергә кадәр сер булып сакланадыр. Эске авылында яшәгән Җәләлетдин хәзрәтне өйрәтеп калдырганнар алар. Җәләлетдин хәзрәт үләр алдыннан Уразбикә мамага (бездә шундый имче бар иде) әйтеп калдырган: «Син кешеләрне дәвалыйсың, мин үлгәч, минем кабер өстемә бар, үзең бар, курыкма, — дигән. — Анда бармаклары тырпаеп торган кул шикелле бер үлән үсеп чыгар, син аны өзеп ал, шуның белән кешеләрне дәвала», — дигән. Барса, чынлап та үлән үсеп тора икән. Ул үләнне «Мәрьям ана кулы» диләр. Уразбикә мама үләнне алып кайтып киптергән. Аның белән күп кешеләрне дәвалады ул. Иң элек кипкән үләнне суга салып карый, им килешәсе булса, үлән кул учы кебек җәелеп китә, им булмыйсы икән, куырылып килә. 
 
Уразбикә мама бер әбине дәваларга барган җирендә, эшен бетергәннән соң, үләнне киптерергә дип мич кырыена куя да, чәй эчәргә утыра. Шунда бер карчык керә, үләнне күреп ала һәм урлап чыгып китә. Үлән югалгач, билгеле, аңардан шикләнәләр, тик ул алганны раслый алмыйлар. Байтак еллар үткәч, үлән бу әбинең кызында килеп чыкты. Ул аның белән файдаланган, кеше урламасын дип, пакетка салып, тәненә бәйләп йөргән. Бу хатын сыер савып утырган җиреннән егылып үлде, үлән хәзер аның кызында, Пышна авылында. Мин ул үләнне күрдем. Аны зиратка алып барып күмәргә кирәк дип уйлыйм, чөнки ул урланган, бу кешеләр кулында булырга тиеш түгел. 
Җиде саклану догасын белмәсәң...
 
Уразбикә мама минем инәмне дә дәвалады. Мин кечкенә чакта без торган өй җенле булган, инәмә җен ияләшкән. Инәм белән Уразбикә мамага йөрүебезне хәтерлим. Ул инәлек тә (кендек әбисе) иде. Бик оста инәлек булган ул: соңгылыкка карап, бу хатынның тагын ничә бала китерәсен дә, балаларның кызмы, малаймы буласын да белгән. Аның: «Йөз балага инәлек булсаң, йөз дә беренчегә җен инәлек итеп чакыра», — дип сөйләгәне истә калган. Үзе белән дә шундый хәл булган. «Хатыным бәбили», — дип берәү чакырырга килгән. Таныш кеше түгел икән. «Төмәнгә китеп барабыз, хатыным юлда авырый башлады», — дигән. «Ә, юлаучылар икән, юл кешесенә ярдәм итми ярамый», — дип әби ияреп киткән. Бер өйгә барып кергәннәр. Керсә, өй таныш та кебек... Инде әби кая эләккәнен чамалый башлаган. «Кайда икәнеңне инде үзең дә аңлыйсың, бисмилла әйтеп эшләмә бер эшеңне дә», — дигәннәр моңа. Бала тугач, баланы юарга сөт алып килгәннәр. Шунда әби сиздерми генә кулындагы йөзеген сөткә төшергән. Соңыннан: «Әби, син безгә бик зур яхшылык эшләдең, инде чәй эчеп ал», — дип өстәлгә чакырганнар. Өстәл янына утыргач, әби, онытылып, бисмилласын әйтеп җибәргән. Караса, үзе чүплек башында утыра, ризыклар урынында ат тизәкләре икән. Өенә кайткач, киленчәгенә: «Киленчәк, сөтең кайда? Алып кер әле», — дигән. Алып керсә, сөт яртылаш кына калган, әбинең йөзеге сөттә икән. Өстен бисмилла әйтеп япмыйча, ачык калдырган булганнар сөтне...
 
Уразбикә мама картайгач, Хәйрелҗамал мама инәлек булып йөри башлады. Уразбикә мама аңа да әйткән: «Йөз дә беренче инәлеккә җеннәр чакырырлар, курыкма, алар сиңа зыян салмас», — дигән.
 
Калби мама (Калбиҗамал) бар иде тагын. Балага уза алмаган киленнәрне чүлмәк белән имләгән ул. Шулай ук кешеләрнең бөкләсен дә (грыжа) бетергән. Кемнедер дәвалаганда үзенә җен күчкән, имеш. Калби маманың оныгының да кулын җиңел диләр. Ул көл белән имли. Көлне стаканга саласың да өстен күк чүпрәк белән каплыйсың. Укып, махсус сүзләрне әйтә-әйтә өстенә кулың белән басасың. Аннан стаканны әйләндереп каплыйсың. Урта җире буш калса, күз тигән була. Бик гаҗәп ул, фокустагы кебек: стаканның төбендә көл, өстендә көл, урта җире буш, әмма көле коелмый. Имләгәннән соң бу көлне кеше йөрми торган җиргә күмәргә кирәк. Имләргә мине Рәйхана җиңги өйрәтте. Бала аякка баса алмаса, аякландыра, күз тисә, төтенләп имли иде җиңги. Абыйның да кулы сизә иде. Андый кешеләр юк хәзер авылда. 
 Кешене имләгәндә, начар энергетикасы сиңа күчмәсен өчен, җиде кат дога укырга кирәк. Ул дога миндә бар. «Җиде саклану догасын белмәсәң, кеше имләргә алынма», — ди иде Зәйнетдин бабай. 
 

Көе юкның – көне юк
- Бездәге халык электән үк музыкага һәвәс булган. Авылда гармунчылар бик күп иде, курайчылар бар иде. Камыштан, сазда үсә торган буынтыклы үләннән, берничә тишек тишеп, курай ясыйлар иде. Хәтта каз каурыеннан да курай ясап уйныйлар иде. Гармунга биибез. «Бишле бию»ләр, «Каптырма»лар, төрле уеннар уйный идек. Гармун булмаганда да аптырап тормаганнар, бармак белән сугып көй чыгарганнар да шул көйгә биегәннәр, — дип Катя бармакларын бөкләп тактага суга-суга бию көе чыгарып күрсәтте. Ритмлы бу көйгә чынлап та рәхәтләнеп биеп китәрлек! 
 
— Түгәрәк уеннарда берсен-берсе култыклап басып, җырлап әйләнәләр иде. Анда инде яшьләр генә түгел, олылар да була. Элек ул су буенда, учак тирәли уйналган, клублар ачылгач, клуб эчендә уйный башлаганнар. Уртада гармунчы белән бер кыз була. Түгәрәк башта бер якка әйләнә, шунда берсе: «Кире якка!» — дип кычкырып куя да, түгәрәк икенче якка әйләнеп китә. Монда инде авыл көйләре җырлана, шуңа кушып, кемнең эчендә нинди уй бар, шуны да көйгә салып әйтә: 
 
Җидегән йолдыз якты яна
Җиде төн уртасында.
Җиде уянам, җиде уйланам
Җиде төн уртасында. 
Алма кызыл, алма кызыл,
Без әле алсу гына. 
Сиңа буласы яр түгел, 
Тик алданасың гына...
Аны инде башкалар күтәреп ала. Өчьюллыклар да җырлана:
Утырып торам әле.
Нигә кул салганнарыма
Үкенеп куям әле...
 
Безнең токымда җырчылар булган. Әнием дә җырлый иде. Аның үзенә бер нечкә тавыш, башкалар аңа кушыла алмый иде. 
Авылыбызда бик музыкаль токым, Мусиннар нәселе булган. Революциягә кадәр туган бабайлары борынгы скрипкада уйнаган. Скрипканы ат кылы белән ясаганнар. Әнинең: «Яткан тактада уйный торган бер бабай бар иде», — дип сөйләгәне дә истә калган. Ул, мөгаен, ятаган булгандыр инде. Бер дә аптырап тормаганнар, чиләк төбендә дә көй чыгарганнар. Бигрәк тә, чәчүләр беткәч, Күк теләү үткәргәндә яңгыр тавышлары чыгарып чиләк төбе кагалар иде.
 
 Күк теләүне хәзер дә ел саен үткәрәбез, өч авылда өч көн үтә. Мулла көнен билгели. Элек ризыкны өй борынча җыялар иде: кем ярма, кем он, кем йомырка бирә. Хәзер мәчеткә җыелган садака акчасына үткәрәләр. Итне сатып алалар, Разия сарык бирә, мин тавык бирәм. Күл итәктә Сабантуй кебек халык җыела. Әбиләр казан аса, ирләр итне эшкәртә. Аннан картлар килеп, тезелешеп басып, ике рәт намаз укып, дога кыла. Күк теләүнең үзенең догасы бар. Мулла: «Явым төшемле хәерле еллар булсын, шифалы яңгырлар яусын, яңгырдан сарыктырма, Раббым!» — дип сорый, бабайлар «Амин!» дип тора. Җыелган бар кеше дә аш эчеп бетергәч, су сибешү китә, бер кеше дә коры калмый. Элек, качып өендә яткан кешегә, тәрәзәләреннән кереп тә сибә торган булганнар.
 
Табигатьнең бер кисәге булып, урман-күлләрнең сулышын аңлап-тоеп яшәп яткан себерәкләр яныннан без күңелләребезгә бертөрле серле, самими, якты хисләр алып кайттык. Кайткач та, инде күлләре катты микән, аккошлар китте микән дип, алар сөйләгән матур хикәятләрне кабат-кабат хәтердә яңарттык. «Туган күлләренең бозын авыз итмичә китми әле безнең аккошлар, — дип сөйләгәннәр иде алар. — Ә язын, күлнең бозы эреп беткәнче ашап калырга дип, ашыгып кайталар. Бик зур төркем булып килеп төшәләр безнең күлгә. Бераз ял итеп алгач, бер төркеме яңадан күтәрелеп, тагын да төньяккарак, үзләренең күлләренә очып китә, ә безнекеләр монда кала. Биредә бала чыгаралар, бала үстерәләр. Көзен инде яңадан шул хәл кабатлана: төньяктан китеп баручы аккошлар ишәеп кабат безнең күлгә килеп төшә. Күлнең чит-читләре беренче боз белән челтәрләнгәнче монда торалар, аннан күл бозын кетердәтеп ашаганнан соң, барысы бергә күтәрелеп, авыл өстеннән саубуллашып әйләнәләр дә, юлбашчылары артыннан тезелеп, ерак сәфәргә кузгалалар. Без инде: «Исән-сау гына барып җитә күрегез, канатларыгыз талмасын, каршы җилләр юлларыгызны кисмәсен; киләсе язларга туган якларыгызга әйләнеп кайтырга насыйп булсын!» — дип, бәгыребез өзелеп озатып калабыз кошларыбызны. Ерак сәфәрдә, океаннар кичкәндә кечкенә карлыгачларны үз канатларына утыртып алып чыгалар икән бит алар, бәгырькәйләрем. 
 
Язын кайтканда кошларны санарга ярамый, төркемнәре таркала. Ә менә иң беренче парлы бакчар (сыерчык) күрсәң, шатлык инде. Аны бу елда ялгызларның башлы-күзле булуына юрыйлар. Шуңа һәркем парлы бакчар күрергә тырыша. Яшьләр үз парларын табарга, олылар балаларын тормышлы итәргә өметләнә». 
 
Кара урманнар, тирән сазлыклар эчендә якты өметләр, матур хыяллар, изге хатирәләр белән яшәгән себер дусларыбызга тагын озак-озак еллар аккошларын каршылап-озатып, парлы бакчарларның сайрашуларына сокланып, рухи хәзинәләребезне саклап яшәргә насыйп булсын! 
 
 

---
Түгәрәк уен
№ --- | 16.03.2019
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»