• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Март Марсель Әхмәтҗанов
  • 26 Март Вадим Лигай
  • 26 Март Светлана Говорунова
  • 26 Март Абдулла Дубин
  • 26 Март Рабит Батулла
  • 26 Март Данис Зарипов
  • 28 Март Ренат Әюпов
  • 28 Март Фирүзә Җамалетдинова
  • 29 Март Рөстәм Абязов
  • 29 Март Илфат Фәйзрахманов
  • Бик эйбэт юа торган Гринвей салфеткаларына заказ жыям. Барлык сорауларыгызга жавап бирэм. Ерак ара киртэ була алмый. 89274242952 ватсап
  • 2.0×1.6 размерлы яхшы хэлдэге кровать сатам,матрасы белэн бергэ. Бэясе 5.500.ДК.Химиков куршесендэ.89272469637
  • Яхшы хэлдэге МТЗ тракторы сатыла. 2008 елгы. Яна КУН 10 ( сэнэк хэм чумеч белэн) Бэясе 760000 89600386415
  • Актаныш. Челтэрлэр сатыла. 89625646471
  • Массаж ясыйм, кыйбат түгел. Казан, 89053155740
  • Казанда электроплитэ идель сатам бэясе сейлэшу буенча 89173931425
  • Арча районы асрар өчен 2 бозаулаган сыер сатып алабыз, ак төстә 89196882154
  • Две работающие девушки татарки с маленькой собачкой весом до 4кг Срочно снимем 1комнатную кв,гостинку.своевременную оплату,порядок и чистоту гарантируем.тел.89520483824; 89274622846.город Казань,районы все рассматриваем кроме Авиастроительного района.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723

 

 

 
Архив
 

14.03.2019 Җәмгыять

Кием әзерләгез. Март “елак” булачак

Синоптиклар әнә шулай дип кисәткән. Яз кояшын көтә-көтә дә арып бетмәгәек. Коткаручылар исә ташуга әзерләнергә кушкан. Моңа кадәр, быел март кыш ае булачак, дип фаразлаган синоптиклар ялгышты. Мартның беренче көн­нәреннән үк һава торышы җылытты. Бу атнада урыны белән 20 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.

Тик илнең күпчелек төбәклә­рен­дә яшәүчеләргә, шул исәптән Татарстан халкына яз дип сөенергә иртәрәк, дигәннәр. Чын яз апрельдә генә башланачак, ди. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе юеш кар, көчле җил һәм томан турында кисәткән. Атна дәва­мында көндез термометр баганасы 4 градус җылы күрсәтсә, төнлә ун градуска кадәр суытырга мөмкин. Шуңа күрә аяк асты бик тайгак. Көндез җебегән кар төнлә бозлавыкка әйләнә дә куя. Хәер, бәла аяк астында гына түгел. Узган ялларда Чаллыда икенче сыйныф укучысы, түбәдән боз сөң­гесе төшеп, хастаханәгә эләккән.
 
Язның беренче ае бик “елак” булырга да охшаган. Халык сынамышларына ышан­саң, 11 март иртәсендә томан булса, яңгыр күп явачак. Россия Гидрометцентры вәкиле Людмила Паршина әйтүенчә, яз кояшы болытлар артыннан сирәк кенә күренәчәк. Быел кояш, гомумән, саранланган икән. Мәскәү халкы, мәсәлән, кыш буена нибары 82 сәгать кояш күргән. Югыйсә норма буенча әлеге күрсәткеч 123 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Анысы да монысы, Татарстан коткаручылары язгы ташуга әзерләнергә кушкан. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикадагы 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. 16 меңнән артык кеше дигән сүз бу! Бигрәк тә Казан тирәсендә­ге бистәләрдә яшәүчеләрне кисәткәннәр. Алдан аяк киенеп, документларны су үт­кәрми торган пакетка тутырырга, ким дигәндә өч көнгә җитәрлек азык-төлек запасы җыярга һәм җылы кием­нәр әзерләргә киңәш итә белгечләр.
 
Белгечләр исә чаң суга: Россия Арктикасында глобаль җы­лыну процессы плане­таның башка төбәкләрен­дәгегә караганда кискен­рәк һәм тизрәк бара, диләр. 1976 – 2018 еллар аралыгында анда уртача еллык температура ун ел саен 0,69 градуска күтәрелгән. Бу дөнья­дагы җылыну темпларыннан 4 тапкыр тизрәк икән.
 
2018 ел нәтиҗә­ләре аеруча сискән­дерә торган: төньякта гадәти нормадан 2,48 градуска җы­лырак бул­ган. Җылыну нәти­җәләре сөендерерлек түгел: тоташ боз катламы торган саен төнь­як­карак күчә, бары тик Арктикада гына очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы юкка чыга. Болай барса, ак аюларны мамонтлар язмышы көтүе ихтимал. Җылыну тәэсирен без үзебездә дә ныграк сизәбез: җылы кышларны җиңелрәк кичү сәбәпле, талпаннар нык үрчи. Галимнәр чаң суга: тундра, хәтта тау тундралары да юкка чыгуга таба бара. Таулардагы урманнар зонасы торган саен биеккәрәк үрли.
 
Быелгы кышның җылы килүе “Газпром” кесәсенә дә бик нык суккан әнә. Европадагы җылы кыш нәтиҗәсен­дә, бердән, газга бәяләр тү­бәнәй­гән, икенчедән, Көн­батыш илләре Себер газын сатып алуны киметкәннәр. Быелның февраль аенда Евросоюзга газ озату 13 процентка киме­гән. “Газпром” мең кубометр газны 248 долларга сатарга планлаштырса, Европа газы туплана торган Нидерланд хабында зәңгәр ягулыкны көнендә үк сатып алу бәясе 197 долларга кадәр төшкән.
 
Галимнәр озак сроклы перспективада глобаль җы­лыну нәтиҗәсендә Арктика бозлары эреп тигезлек­ләр­не су баса башлавы көтелә дип куркыталар. Глобаль җылыну бармы-юкмы дигән сорауга авыл кешесенә җавап бирү җиңелрәк. Инде берничә ел рәттән язгы ташу күргән юк диярлек. Кышын туңмаган җир язга бик начар сыйфатлы булып өлгерә: сукалау авыр, бә­рәңгене таш кебек каткан кантарлар арасына салырга туры килә.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.03.2019
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D