|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2019 Редакция баганасы
""Матбугат.ру"да реклама эшли икән - бер көн эчендә никадәр кайтаваз!"Әле кичә генә "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә татар яңалыклары бүлегенә эш сөюче, эшли белүче, камил телле һәм тәҗрибәле җитәкче кирәк дигән игълан урнаштырган идек. Сайтыбыздагы реклама бер көн эчендә күпләп кайтаваз җыеп өлгергән. "«Матбугат.ру»да реклама эшли икән, игълан урнаштыруга шунда ук шалтырата, яза башладылар. Резюме җибәрүчеләр, шалтыратучылар бик күп булды, иң мөһиме барысы да кирәкле кешеләр", - дип рәхмәт әйтте безгә “Татарстан” ДТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.
Үз чиратыбызда, ярдәм итә алганыбыз өчен сөенеп, без дә барлык партнер һәм укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Кәефләрегез яхшы булсын!
--- |
Иң күп укылган
|