поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2019 Фаҗига

Татарстанда аяныч фаҗигадән соң тикшерү дәвам итә

Кыш китәргә ашыкмаса да, яз үзен сиздерә. Кояш та башкача, елмаеп карый, урамда яз исе. Көннәр җылына башлау белән кар эри, йорт түбәләрендә боз күбәя, сөңге, кар өеме төшү куркынычы да арта.

Күптән түгел генә Казанда Глушко урамындагы бер ишегалдында йорт  түбәсеннән кар төшеп, чит ил машинасының тәрәзәсен ваткан иде. Машина бер хәл, Чаллыда сигез яшьлек бер бала өстенә теплица түбәсеннән бозлы кар төшеп зыян китергән. Аны тиз арада хастаханәгә озатканнар. Бала җиңелчә имгәнүләр белән котылса, Лениногорскийда кар өеме астында калган пенсионер хатынның гомерен саклап кала алмаганнар. Бу вакыйга күпләрне тетрәндерде.
 
Бәла аяк астында дип юкка әйтмиләрдер, мөгаен. 1939 елгы ханым Лениногорск районының Тимәш авылына кызына кунакка килгән булган. Кызы кияве белән эш буенча шәһәргә киткән, кайткан төшләренә әниләрен таба алмаганнар. Баксаң, пенсионер 2 метр тирәсе биеклектән төшкән кар өеме астында калган була. Тикшерү фаразлары буенча әби өч сәгатькә якын кар астында яткан, һава җитмәүдән тончыгып үлгән. Бу эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
 
Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәкара үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча баш белгече Таһир Вәлиди аңлатуынча, күп катлы йортларда боз сөңгеләрен юк итү, түбәләрне кардан чистарту идарәче компания җаваплылыгында. Йорт торак милекчеләре ширкәтенә караса, бу мәсьәләне килешү төзелгән подрядчы оешмалар кайгыртырга бурычлы.  Шәхси йортларда исә түбәдәге кар, боз сөңгеләре өчен йорт милекчеләре үзләре җавап бирә.
 
–  Гомумән, күпкатлы йортларда боз сөңгеләре барлыкка килергә тиеш түгел, сезонлы сөңгеләр аңлашыла, әгәр дә алар гел барлыкка килә һәм еш очрый икән, димәк, йортның җылылык системасы дөрес эшләми, түбә җылытылырга тиеш түгел, бу җылылык өчен артык чыгымнар дигән сүз, моннан  тыш,  боз сөңгеләре барлыкка килүгә дә сәбәпче була”, –  ди Таһир Вәлиди.
 
Сак бул!
 
Гадәттәш тыш хәлләр министрлыгы белгечләре көннәр җылыну сәбәпле йорт түбәләреннән кар, кәрнизләрдән боз сөңгеләре төшәргә мөмкин дип кисәтә. Шуңа да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Йорт, бина стеналарына якын килмәскә тырышыгыз. Биналардан чыкканда, кергәндә боз сөңгеләренә, түбәдәге карга игътибар  итегез. Аеруча балаларның куркынычсызлыгын кайгыртыгыз.
Автомобильләрегезне йорт янында ук калдырмагыз.
 
Әгәр дә йортыгызның түбәсенә кар күп җыелганын күрсәгез, идарәче компаниягә, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез.
Шәхси йортларда түбәләрне милекчеләр үзләре карап тора. Түбәдән кар төшергәндә саклык сорала.
 
Халык игътибарын җәлеп итү өчен коммуналь хезмәткәрләр махсус саклык чаралары күрергә, әйтик биналарга, йортларга  кар яки боз төшү куркынычы барлыгын хәбәр итүче игълан-такталар урнаштырырга тиеш.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 12.03.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»